Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Дуслык тауны да күчерә

Илебездә билгелəп үтелə торган дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне якынлаша. Бу бәйрәмнең тарихи тамырлары 1612 елгы вакыйгаларга барып тоташа: төрле милләт һәм дин вәкилләре берләшеп, Россияне дошман кулыннан азат итеп, тынычлыкка ирешәләр. Җиңүгә ирешүчеләр арасында газиз мөселман бабаларыбыз да булган.

news_top_970_100
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Дуслык тауны да күчерә
Россия – күпмилләтле һәм күпдинле дәүләт. Мең еллар дәвамында илебездәге төрле милләт вәкилләре бер-берсен тулыландырып һәм баетып яшиләр. Кайсы милләт булуга карамастан, Россиядә яшәүче һәркем Ватанабызның чәчәк атуын, тыныч, имин һәм мул тормышта яшәвен, татулыкта булуын телидер, мөгаен.

Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең саубуллашу хөтбәсендә болай дип әйткән: “Әй кешеләр! Барыгыз да Адәмнән һәм Һавадан. Аллаһ янында иң кыйммәтлегез, Аңа иң күп хөрмәт күрсәткәнегездер, шуңа күрә гарәпнең, гарәп булмаган бер кемсә өстендә бернинди өстенлеге юк. Гарәп булмаган бер кешенең гарәп өстендә бернинди өстенлеге юк. Ак тәнле кара тәнле кешедән өстен түгел һәм кара тәнле ак тәнледән өстен түгел”, – дигән. Бу сүзләрдән аңлашылганча, без төрле милләт кешеләре булсак та, атабыз һәм анабыз – бер, шуңа күрә бер милләт икенче милләтне кимсетергә, рәнҗетергә тиеш түгел. Бер-беребездә яхшы, матур сыйфатларны күбрәк күрергә, бер-беребезгә карата күркәм мөнәсәбәт булдырырга тырышырга кирәк. Чын мөселман Аллаһы Тәгаләнең мәхлукларын рәнҗетүдән ерак була, аларга шатлык, сөенеч китерә. Икенче хәдис-шәрифтә: “Мөселман кеше теле белән дә, кулы белән дә, гамәле белән дә башкаларны рәнҗетмәс”, - дип әйтелгән.

Төрле милләт һәм дин вәкилләре булсак та, безне уртак Ватаныбыз, тарихыбыз, әхлакый кыйммәтләребез берләштерә. Шул ук вакытта бөтен дөньяда, шул исәптән илебездә зур тизлектә глобальләшү процессы барган заманда, туган телебезне, милли үзенчәлекләребезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу бик мөһим бурыч булып тора. Туган телебез һәм милли үзенчәлекләребез – Аллаһ Раббыбыз тарафыннан бирелгән әманәт, ягъни безгә югалтмый саклау өчен бирелгән бүләкләр.

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, - дигәннәр хикмәт ияләре. Белемнәребез җитеп бетмәгәнгә күрә, еш кына хаталанабыз, үзебезгә һәм башкаларга да зыян китерәбез. Шуңа күрә саф динебезне, бай тарихыбызны һәм рухи мирасыбызны яхшы белергә, гамәлдә кулланырга һәм киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерү – безнең бурычыбыз ул.

Бердәмлек, татулык – татар халкына хас сыйфатлар. Халкыбыз күп гасырлар дәвамында башка милләтләр һәм дин вәкилләре белән үзара дус һәм тату яши. «Күрше хакы – Аллаһ хакы”, диләр бездә. Әнә шуңа күрә татарлар гомер-гомергә уткүреше буып яшәгән халыклар белән дус һәм тату яшәгәннәр.

Халкыбызның шушы күркәм гадәтен дәвам итеп, үз динебезне, милли үзенчәлекләребезне саклап, матур һәм тыныч яшәргә барчабызга да насыйп булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100