Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Иман нәрсә ул?

Безнең динебез Ислам дип атала. Аңа Аллаһы Тәгалә шундый исемне биргән. Ислам ул – барлык кешеләрнең дине. Ислам универсаль һәм иң соңгы дин дә. Ислам – акыл һәм белем, тынычлык һәм тәртип, кеше инанган әйберләрне гамәлгә ашыру дине.

news_top_970_100
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Иман нәрсә ул?

Халкыбыз һәм үсеп килүче буынның динне өйрәнүгә карата мөнәсәбәте, кайбер дини сорауларны аңлап җиткермәве мине әлеге мәкаләләр сериясен әзерләргә этәргеч бирде. Бу мәкаләләрнең күләме зур булмаса да, аларда яшәү дәверендә һәр мөселман кешесе белергә тиешле гыйлем тупланган. Аларда кыска, гади, аңлаешлы формада Исламдагы төп мәсьәләләр каралачак. Минем төп максатым шуннан гыйбарәт: бу мәкаләләр һәрдаим вакыт җиткерә алмый торган бүгенге кеше тормышындагы бушлыкны тутырсын иде. Алар Ислам динен өйрәтүдә яңа формага әверелер дип өметләнәм. Шулай итеп, кешенең иманы хакында сөйләшик.

Нәрсә ул иман? Ул гакыйдә – иман турында догмалар, идеяләр һәм күзаллаулар системасы. Ислам дине белгече, Хәнәфи мәзһәбе хокук белгече, имам ән-Нәсәфи гакыйдәне иман символы дип атаган. Безнең Аллаһы Тәгаләгә ничек ышанырга тиешлегебезне белү менә ни өчен кирәк.

Ислам күрсәтмәләре

Алар өч өлешкә бүленә:

ИГЪТИКАТ иманга бәйле мәсьәләләрне үз эченә ала. Мисал өчен, иман баганалары, мөселман кешесе ышанырга тиешле әйберләр.
ГЫЙБАДӘТ мөселман кешесе башкарырга тиешле гамәлләр белән бәйле мәсьәләләрне карый. Әйтик, Ислам дине баганалары.
ӘХЛАК мөселман кешесе үтәргә тиешле мораль-этик нормалар һәм әдәп белән бәйле барлык мәсьәләләрне күздә тота.

Иман

Иманның ике төре бар:


Иҗмәли-иман − гомуми иман.
Тәфсили-иман − мәгънә һәм дәлилләрен белгән хәлдә, иманның барлык баганаларына инану.

Иман күзлегеннән кешеләр

Иман күзлегеннән, кешеләр дүрт категориягә бүленә:

1) Мөэмин − хак дин (Ислам дине) тарафдары.
2) Кяфер − хак дингә ышанмаучы.
3) Монафыйк - икейөзле кеше.
4) Мөшрик - күп Аллага ышанучы.

Иманның шартлары

Алар түбәндәгеләр:

1) Сүз белән раслау һәм күңелең белән ышану.   
2) Үлем ишек шакыган мизгелгә кадәр ышану.
3) Дин кушканнарның барысына да, аларның файда китерәчәгенә тирәнтен инану. Аларның берсен дә кире кагарга һәм кимсетеп карарга ярамый.
4) Әйткән сүзләрең һәм кылган гамәлләреңә карата бик тә игътибарлы булырга, диннән ваз кичүгә китерү ихтималы булган барлык нәрсәләрдән сакланырга кирәк.

Иман баганалары

Иманның алты баганасы бар:

1) Аллаһының барлыгы һәм берлегенә инану.
2) Аллаһының фәрештәләренә инану.
3) Аллаһының китапларына инану.
4) Аллаһының пәйгамбәрләренә инану.
5) Ахирәт көненә һәм үлгәннән соң терелү хак икәнлегенә инану.
6) Тәкъдиргә, ягъни яхшылык һәм яманлык Аллаһы Тәгаләдән икәнлегенә инану.

Сыйфатү-зәтийә

Аллаһы Тәгаләнең сыйфатү-зәтийәсе алты:

1) Вүҗүд: Аллаһы Тәгаләнең бар булуы.
2) Кыйдәм: Аллаһы Тәгаләнең башлангычы юклыгы.
3) Бәка: Аллаһы Тәгаләнең ахыры-азагы юклыгы.
4) Вәхдәният: Аллаһы Тәгаләнең бер генә булуы.
5) Мүхаләфәтүн лил-хәвәдис: Аллаһы Тәгаләнең һичбер мәхлукка да охшамавы.
6) Кыям-бинәфсиһи: Аллаһы Тәгаләнең беркемгә дә, бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавы.

Сыйфатү-сүбүтийә

Аллаһы Тәгаләнең сыйфатү-сүбүтийәсе сигез:

1) Хәят: тере булуы.
2) Гыйлем: белүче булуы.
3) Сәмиг: ишетүче булуы.
4) Бәсар: күрүче булуы.
5) Ирадәт: аның теләге булуы.
6) Кодрә: көче һәрнәрсәгә җитәрлек булуы.
7) Кәлам: сөйләүче булуы.
8) Тәквин: юктан барлыкка китерүче булуы.

Аллаһы Тәгаләнең әлеге сыйфатлары атамалардагы атрибутларга охшаган. Мисал өчен, Аллаһы Тәгаләне белүнең башы да, ахыры да юк, ул онытуга яки үзгәртүгә дучар ителмәгән. Аңа күрү өчен күзләр кирәкми, ул шулай ук яктылыкка да, башка әйбергә дә мохтаҗ түгел. Аңа ишетү өчен колак та кирәкми, ә сөйләме исә авыз, иреннәр, тел һәм тавыш дулкыннарына мохтаҗ түгел.

Дәвамы бар.     

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100