Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Нинди хис соң ул мәхәббәт?

Кешеләр гасырлар дәвамында мәхәббәт турында язса да, әлеге серле феномен тирәсендә кайнар бәхәсләр әле дә тынмый. Психологлар, шагыйрь һәм язучылар, физиологлар, фәлсәфәчеләр һәм кеше рухының башка инженерлары мәхәббәткә билгеләмә бирергә тырыша. Кайберләре бер-берсен тулыландыра, ә еш кына аларның фикерләре тамырдан аерылып тора. Мин дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешегә бирелгән иң зур бүләк – ярату серен ачарга омтылыш ясап карарга булдым. Әйдәгез, мәхәббәт турында сөйләшик әле. Мөселманнарга хас, мәңгелек ярату хакында...

news_top_970_100
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Нинди хис соң ул мәхәббәт?
Нинди хис соң ул – мәхәббәт? Күпләр әлеге сүзләрне әйтә, әмма барысы да бу рухи халәтне башыннан кичерми. «Ярату» дигәндә, «җенси якынлык»ны күздә тоталар яки аны бер-береңә ияләшү белән бутыйлар. Хәер, бер-береңә ияләшүгә караганда, нәфрәт мәхәббәткә күбрәк тә охшаган.

Мәхәббәт башка бер әйбердә эреп югалырга әзер булуны аңлата. Әгәр ихластан яратасың икән, димәк, үзеңне югалту никадәр әһәмиятсез бер әйбергә әйләнсә, кеше синең өчен шулкадәр кадерлегә әверелә дигән сүз. Ярату – бернинди шартларга карамыйча бирелү ул. Әгәр һичьюгы бер шарт кына кала икән, димәк, башка кеше түгел, син үзең мөһимрәк. Димәк, син һаман тормышның төп мәгънәсе булып каласың, ә икенче берәү бары тик чарага әверелә. Син аннан файдаланасың, эксплуатациялисең, анда канәгатьлек табарга телисең – әмма үзең төп максат булып каласың.

Шундый бер гыйбарә бар – ярата белү. Ә сез беләсезме, ни өчен әлеге сәләт бөтен кешегә дә бирелмәгән? Чөнки бу хистән куркалар. Мәхәббәт болай ди: башканы максат итеп куй, ә үзең анда эреп югал. Бер гарәп шагыйре ихлас мәхәббәтен түбәндәгечә белдергән:

َوَ َمَا ﹶَاََنا ﹺباﹾَلَباِغِي َعَﹶلي اﹾلُحُبِّ رُشَْوَﹰة ضَعِيٌفٌ هًُوًي يبَْغَي عَﹶليِْهِ
ﹶثوَاٌبٌ

«Мин үз мәхәббәтем өчен ниндидер ришвәт, ниндидер түләү, кара-каршы хис һәм ниндидер бүләк тә өмет итмим. Чөнки мондый мәхәббәт көчсез була һәм озакка бармый».

Кешенең мәхәббәткә ихтыяҗы никадәр зур булуын кем яхшырак беләдер – сөю утында яна, әллә бу хистән мәхрүм кешеме – анысы билгеле түгел. Ул ни өчен кирәк дигәндә, әгәр кеше чын мәхәббәтен очратмый икән, ул аңа алмаш эзли башлый. Башта син көчле теләкне мәхәббәт дип атыйсың, аннары – бер-береңә ияләшүне. Шуны танырга кирәк: хәтта ялган мәхәббәт тә канәгатьлек хисе бирә. Иртәме-соңмы син аның ялган икәнлеген аңлыйсың. Үз-үзеңә: «Мәхәббәт вәгъдә ителгән рәхәтлек бирмәде, киресенчә, мин тагын да бәхетсез, мескенгә әверелдем», дип әйтәсең һәм үзеңне алданган, өмете өзелгән кеше дип хис итәсең.

Ялган мәхәббәтнең төп сәбәбе – үз нәфесеңне тыя белмәү. Нәфес болай ди: башкаларны буйсындыр, юл бирмә, аны үз колыңа әверелдер. Мәхәббәт исә сине сөйгәнең кочагында эретә, бер-береңне кайгырту шатлыгы бүләк итә. Ялган мәхәббәт өметеңне өзгәч, ярату хисе дә кими. Әйтик, сезнең кайчан да булса үз автомобильләренә гашыйк кешеләрне күргәнегез бармы? Аллаһы Тәгалә болай дигән:

Сынар өчен күңел сөйгән нәрсәләрдән: хатыннар, балалар, сыер, кәҗә кебек дүрт аяклы хайваннар, җыйган алтын, көмешләр һәм зиннәтләнгән йөгерек атлар һәм иген кебек нәрсәләр Аллаһыдан кешеләргә сөекле ителде. Бу нәрсәләр дөнья тереклеге, ләкин барчасы бетәчәк, алар аз нәрсәләрдер, аларны һәм дөньяны калдырып, Аллаһыга кайтырсыз. Әгәр Коръән белән гамәл кылып, әзерләнеп барсагыз, иң яхшы урын Аллаһы хозурында. (Әл Гыймран сүрәсе, 14)

Кешенең чын мәхәббәт объекты нәрсә соң? Чын мөселман кешесе безне юктан бар кылган Аллаһы Тәгалә һәм аның илчесе Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (с.г.в.с.) дә артыграк беркемне дә яратмый. Әмма аның йөрәгендә башка төрле мәхәббәт тә яши: әти-әнисенә, балаларына, тормыш иптәшенә, дусларына... карата булган ярату. Һәм ниһаять, Аллаһы Тәгалә безнең күңелләребезгә тормышны, дөньяны, яшьлекне, бөтен матур әйберне ярату хисе салып калдырган. Ул чагында нигә соң безнең йөрәгебездә берьюлы берничә объектка карата ярату хисләре урын алган һәм ни өчен мәхәббәт безнең ихтыярга бәйле түгел? Укучының башында, беренче чиратта, әнә шундыйрак сораулар туадыр, мөгаен.

Мөселман кешесе үз йөрәгендә Аллаһы Тәгаләгә карата мәхәббәткә урын бушату өчен кемне яки нәрсәнедер яратудан ваз кичмәскә тиеш. Гап-гади хакыйкатьне аңларга кирәк: бөтен нәрсәне дә Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт күзлеге аша яратырга кирәк. Әйтик, тәмле ризык һәм җимешләрне Ходай биргән бүләк дип кабул иткән кебек. Ул чагында мәхәббәт Аллаһы Тәгаләгә карата хөрмәт һәм Аны ихлас ярату билгесе булачак, теләк һәм нәфестән саклаячак. Аллаһы Тәгалә хакына мәхәббәт һәрвакытта да чын, ул юкка чыкмый һәм өметне өзми. Ул - мәңгелек.

Бөек галим һәм суфи Али Хәйдәр Ахискави көннәрдән беркөнне шундый хәлгә юлыккан. Галим янына аннан дәресләр алырга, мөрит булырга теләгән бер егет килгән. «Кемне дә булса яратканың булдымы?» - дип сораган аннан Ахискави. «Юк», - дип җавап биргән егет. «Әгәр мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белмисең икән, Аллаһы Тәгаләне ничек яратырсың соң?» - дигән суфи. Сөекле Пәйгамбәребезне (с.г.в.с.) беркайчан да догадан калдырмагыз.

Әй, Ходаем! Үзеңнең һәм Сине яраткан башка кешеләрнең мәхәббәтеннән ташлама.
(Тирмизи, Әхмәд)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100