Камил хәзрәт Сәмигуллин: Нинди хис соң ул мәхәббәт - 3

19 Октября 2017

Укылган: 1298 тапкыр

Фото: Салават Камалетдинов
Мәхәббәт – Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә җибәргән иң зур бүләге ул. Күңелләребезне әлеге хис белән тутырып, Ул безне үзенә тагын да якынайта. Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате белән, кеше бу дөньяга яратырга һәм яратылырга дип килә. Мәхәббәт утында янмый торып, чын тормышны танып белү мөмкин түгел. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә хакына яратыгыз.
Иң бөек хисләрнең берсе булган мәхәббәткә багышланган алдагы мәкаләләремдә мин Аллаһы Тәгаләне, Пәйгамбәребезне (с.г.в.с.), әти-әни һәм балаларыбызны, хәләл җефетебезне... ярату хакында яздым. Бу мәкаләдә исә мөселман кешесен мәхәббәт призмасы аша тагын бер яктан – шат күңелле, актив һәм ачык кеше буларак ачарга телим.

Мөселманнар, чыннан да, тормышка гашыйк. Чөнки ул безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк ителгән һәм мәңгелек тормышка әзерләнү өчен кыйммәтле хәзинә булып тора. Мәңгелек камиллеккә ирешү өчен тиешле бөтен нәрсәне бүләк итә торган тормышны ярату, аны саклау һәм Аллаһы Тәгаләгә хезмәт иткәндә куллану – шуннан да кыйммәтрәк тагын нәрсә булырга мөмкин! Изге Коръәндә болай диелә: «Ий Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм безне җәһәннәм утыннан сакла». (Бәкара сүрәсе, 201 аять).

Яшьлекне ярату… Халык көйләрендә аңа дан җырлана. Яшьлек - Аллаһы Тәгаләнең тагын бер зур бүләге ул. Мөселман кешесенә әлеге вакытны үзеңне камилләштерү өчен кулланырга кирәк. Аның алдында торган иң зур һәм мөһим бурыч – белем эстәү. Бишектән алып – тәхеткәчә. Шуның белән бергә, кеше белемнең иң зур өлешен нәкъ менә яшь чагында ала. Белемле инсан – ул сыйфат ягыннан бөтенләй башка төрле кеше. Аның тормышны тирәнтен кабул итүе һәм әйберләргә тәнкыйть күзлегеннән каравы дөньяны «кара» һәм «ак»ка аермый, безне чолгап алган чынбарлыкны гадиләштерми.

Чыннан да, яшьлектә Аллаһыга табыну картайгач үзенең мул җимешләрен бирә. «Лаеклы ялга чыккач табына башлармын әле», - дип әйтү дөрес түгел. Чөнки картайгач башка сәбәпләр табыла. Ничек кенә теләсәң дә, каршылыкларны җиңә алмаячаксың. Мондый сылтауларның барысы да – шайтанның хәйләсе генә. Картлык көнеңдә үкенү хисе кичермәс өчен, Аллаһы Тәгаләгә яшь чакта ук табынырга кирәк. Моны хәзердән үк башлагыз.

«Әгәр ышанмасагыз, җәннәткә кермәячәксез, - дигән Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.). - Әмма сез бер-берегезне яратмый торып, камил иман белән ышанмаячаксыз». (Бохари, Мөслим). Әлеге хәдис – диндәшләргә карата мәхәббәт турында. Ул Аллаһы Тәгаләнең безне яратырга өндәвен тагын бер мәртәбә раслый. Шунлыктан, безнең мәхәббәтнең көчсезлеге иман һәм турылыклы гамәлләребезнең зәгыйфьлегеннәндер. Иман ләззәтен тою һәм бу хисне тагын да көчәйтү өчен нәрсә эшләргә соң?

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) әйткән: «Өч сыйфатны үзендә берләштергән кеше иман ләззәтен тоячак: Аллаһы Тәгалә һәм Аның илчесен бөтен нәрсәләргә караганда да артыграк сөючене, теге яки бу кешене Аллаһы Тәгалә хакына гына яратучыны, үзен Утка дучар итүләрен теләмәгән кебек үк, Аллаһы Тәгалә үзен дәһрилектән коткарганнан соң анда кире әйләнеп кайтырга теләмәүчене». (Бохари, Мөслим).

Ике дус хакындагы бер хикәят сөйләп үтәсем килә. Авылда ярлы гына бер гаиләдә үскән Абдулла, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, институтка укырга керә. Биредә ул үзенең якын дусты Мостафаны һәм мәхәббәтен очрата. Дөрес, Мостафадан тыш, әлеге мәхәббәтнең, дуслык кебек үк, икесенә бер булуы хакында берәү дә белми. Егетләр бер кызга гашыйк була, ә ул Абдуллага кияүгә чыга. Шуңа да карамастан, Мостафа дустына кыз яучылау һәм туй үткәрүдә булыша. Күп еллар уза, Абдулла карьера баскычы буйлап югары күтәрелә һәм Мостафага эшендә күп мәртәбәләр ярдәм итәргә тырыша. Әмма дустының ярдәме сәдака биргән кебек кенә кабул ителә. Алар хәтта Мостафа бөлгенлеккә төшкәч тә очрашмыйлар. Һәм, ниһаять, ул югары урын биләгән дустының ишеген шакый. Әмма аны кире борып чыгаралар. Тормышының иң авыр вакытында Мостафа кыенлыклар алдында ялгызы торып кала. Шулай да бер очрак аның язмышын тамырдан үзгәртә. Ул зәркән кибетенә эшкә урнаша. Көннәрдән беркөнне аларның кибетенә бер карт керә һәм үзенең гадәти булмаган үтенечен җиткерә: ул үзе белән алып килгән портфельне саклауга алуларын сорый һәм әгәр 3 айдан әйләнеп килмәсә, аны бөтенләйгә калдырырга тәкъдим итә. Ул кире әйләнеп килми, ә портфель тулы алтын-көмеш була. Мостафа сәүдә эшләрен тагын да киңрәк җәелдерә, гаилә кора. Яшь парларны туй көне белән котларга Абдулла да килә. Язмыш шаяруы диярсең: ул - кәләшнең абыйсы, зәркәнче – аның дусты, ә портфель калдырып киткән карт әтисе булып чыга. Мостафаның тормышында берни дә үзеннән-үзе килеп чыкмаган. Чынлыкта, туганнар булу өчен, дингә ихластан ышану да җитә. «Барлык диндарлар да – туганнар», - дигән Аллаһы Тәгалә. Без – дуслар яки иптәшләр түгел, ә нәкъ менә туганнар.

Күргәнегезчә, кешеләр бер-берсен яратсын өчен, сәбәпләр дә, факторлар да күп. Аллаһы Тәгаләнең Яңадан туу көнендә нәрсә дип әйтәчәген беләсезме? Ул болай дип сораячак: «Минем бөеклегем хакына бер-берсен яраткан кешеләр, сез кайда? Бүген, Минем күләгәдән тыш, башка бертөрле дә күләгә төшмәячәк көндә, Мин аларны Үз күләгәм белән каплаячакмын!» (Мөслим). Бер-берегезне яратыгыз.



Фикерләр








Дин

Мөселман хатын-кызлар ярминкәсе: Ирләрне кертмичә генә эксклюзив продукция саттылар

Казанда беренче тапкыр мөселман хатын-кызлары өчен хәләл ярминкә узды. Бу ярминкә балигъ булган бер генә ир-ат заты булмавы һәм тәкъдим ителгән продукциянең эксклюзив булуы белән үзенчәлекле иде.

Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Туган тел – газиз бабалар мирасы

Соңгы вакытта кайбер дин кардәшләребезнең туган телебезгә карата битарафлыгы аеруча ачык күренә: имеш, татар телен белү нәрсәгә кирәк. Туган телебезгә шундый мөнәсәбәт бай тарихыбызны, тамырларыбызны, рухи мирасыбызны белмәүдән килә.

Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Бездә татарча сөйләшәләр!"

Бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани әйткән: “Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый. Алар: милли тел, милли кием һәм милли гореф”. XIX йөз ахырында яшәгән һәм иҗат иткән галимебез әлеге сүзләрнең XXI гасыр башында көн кадагына сугар дип уйлаганмы икән? Ничек кенә булмасын, бүген ислам, татар халкының иң хәтәр чакларындагы кебек үк, янә татар теле сагына чыгарга мәҗбүр. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла