Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Пәйгамбәрлек – Аллаһы Тәгаләдән бүләк

Намуслы, гадел, ышанычлы, зирәк, гөнаһсыз – болар барысы да пәйгамбәрләр турында. Пәйгамбәрләр - Аллаһы Тəгалəнең фикерлəрен, хәбəрлəрен (вәхи) һәм Изге китапларын бөтен кешелек дөньясына тапшыру миссиясен башкарган. Аларның төп вазифасы – бераллалыкка һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне сакларга чакыру. Пәйгамбәрләргә инану иманның дүртенче баганасы булып тора.

news_top_970_100
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Пәйгамбәрлек – Аллаһы Тәгаләдән бүләк

Пәйгамбәрләрнең сыйфатлары. Алар бишәү:

1) Сыйдк (тугрылык): пəйгамбəрлəр тугрылыклы. Алар беркайчан да ялган сөйлəмəс.

2) Əманəт (ышанычлылык): пәйгамбәрләр һəр нəрсəдə үзлəренə ышаныч уята, аларга хаинлек яки монафыйклык кебек сыйфатлар хас түгел.

3) Фəтəнəт (зирәклек): пәйгамбәрләр бик акыллы һәм югары интеллектка ия затлар.

4) Гыйсмəт (гөнаһсызлык):  пәйгамбәрләр гөнаһ эшлəрдəн тулысынча сакланган.

5) Тəблигъ (чакыру): пәйгамбәрләр Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен һəм тыюларын берничек тә арттырмыйча һәм киметмичә кешелəргə тапшыра.

Пәйгамбәрлек итү – Аллаһы Тәгаләнең бүләге ул. Пәйгамбәрлеккә хезмәт һәм тырышлык куеп ирешүе мөмкин түгел. Кешеләргә 124 000 (яки 224 000) пәйгамбәр җибәрелгән. Шуларның 313е (яки 305-315е) бер үк вакытта илчеләр дә булган.

Рәсүл (илче) − кешеләргә яңа дини канун һәм яңа боерыклар җиткерү өчен җибәрелгән пәйгамбәр. Шул рәвешле, илчеләрнең  һәркайсын пәйгамбәр дип әйтә алабыз, әмма һәрбер пәйгамбәр дә илче түгел. Коръәндә барлыгы егерме биш пәйгамбәрнең исеме телгә алына: Адəм, Идрис, Нух, Һуд, Салих, Ибраһим, Лут, Исмəгыйль, Исхак, Якуб, Йосыф, Əюп, Зөлкəфил, Шөгаиб, Муса, Һарун, Ильяс, Əльйәса, Юныс, Давыд, Сөлəйман, Зəкəрия, Яхья, Гайсə һəм Мөхəммəд  галəйһиссəлам. Коръәндә тагын өч затның исеме телгә алына, алар пәйгамбәр булганмы, әллә тугрылыклы коллармы – бу хакта төгәл генә мәгълүмат юк. Алар - Локман, Гозəир һəм  Зөлкәрнəйн.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100