Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Туган тел – газиз бабалар мирасы

Соңгы вакытта кайбер дин кардәшләребезнең туган телебезгә карата битарафлыгы аеруча ачык күренә: имеш, татар телен белү нәрсәгә кирәк. Туган телебезгә шундый мөнәсәбәт бай тарихыбызны, тамырларыбызны, рухи мирасыбызны белмәүдән килә.

news_top_970_100
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Туган тел – газиз бабалар мирасы
Ә бит газиз халкыбыз гаять бай рухи хәзинә тудырган, гомумкешелек мирасына үзеннән зур өлеш керткән. Мең еллык язма әдәбияты булган халыклар дөньяда бик сирәк! Бабаларыбыз безнең эраның бишенче гасырларында ук үз алфавитларын булдырганнар.

Туган телебездә олуг галимнәребез динебезнең төрле фәннәре (гакыйдә, фикһ, тәҗвид, сира, әхлак һ.б.) буенча китаплар язып калдырганнар, бөек шагыйрьләребез, язучыларыбыз бик матур әдәби әсәрләр иҗат иткәннәр. Шуңа күрә танылган галим Миркасыйм Госманов (1934-2010) әйтеп калдырган: “Халыкның милли йөзен, милли рухын, милли төсмерен билгеләүче әйбер була һәм татарларда ул, иң беренче чиратта, китаплылык”.


Телебезне, гореф-гадәтләребезне белмәү, өйрәнмәү, безне рухи яктан зәгыйфьләндерә, ярлыландыра, динебездән ваз кичүгә дә китерергә мөмкин. Милләтләр кирәк булмаса, Аллаһ аларны яралтмас, аятьләре белән әһәмиятен дә аңлатмас иде. Милли үзенчәлекләрне, шул исәптән туган телебезне санга сукмау Аллаһка каршы килү була. Туган телебезне өйрәнү, белү һәркайсыбыз өчен тиешле гамәл. Балаларыбызга дини тәрбия белән бергә милли тәрбия дә бирү зарур.

Татар телебез искиткеч матур һәм камил. Аны өйрәнүгә омтылырга кирәк. Туган телебезне яхшы белсәк, рухи мирасыбызны, бай мәдәниятебезне өйрәнә алачакбыз, башка төрки телләрне аңлыячакбыз. Гаиләләребез, туган-тумачаларыбыз һәм дин кардәшләребез белән ана телебездә аралашыйк. Хаталар булса да, рус сүзләре кушылса да, туган телебездә сөйләшик. Никадәр күбрәк сөйләшсәк, телебез шулкадәр яхшырак, камилрәк булыр.

Аллаһы Тәгалә барчабызга динебезне, туган телебезне, милли үзенчәлекләребезне саклап, изгелекләр кылып, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100