Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Зәкят байлыкны арттыра һәм күңелне чистарта

Аллаһ Тәгалә кешегә байлыгын да, малын да бирә, әмма болар – сынау өчен. Сынауны уза алырмы мөселман кешесе, малын ни рәвешле файдаланыр – монысы аның үзеннән генә тора. Мөэминнәр мохтаҗларга ярдәм иткәндә, җәмгыятьтә тигезлек, гаделлек урнаша. Шуңа да Зәкяткә хәер бирү яки кемгәдер кече күңеллелек күрсәтү дип кенә карарга кирәкми. Зәкят – мөселман кешесенең бурычы.

news_top_970_100
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Зәкят байлыкны арттыра һәм күңелне чистарта
Зәкят – җәмгыятьтә гаделлек нигезләрен ныгытучы әһәмиятле социаль-икътисади институт. Ул фәкыйрьләр һәм мохтаҗларга байлыгы билгеле бер дәрәҗәгә җиткән хәлле кешеләр мөлкәтеннән үзләренә тиеш булган өлешне алырга хокук бирә. Мөселман кешесе үз мөлкәтеннән Шәригатьтә расланган өлешен авыр хәлдә калган мөэмин-мөселманга иганә итеп биргәндә җәмгыятьтә гаделлек урнаша. Һәм бу Аллаһ Тәгалә коллары арасында тынычлык-татулык, гаделлек, кадәшлек һәм ярату булдыруга нигез булып ята.

Коръәндә Зәкят, намаз кебек үк, 27 мәртәбә искә алына. Бүген Зәкят җыю һәм тарату белән шөгыльләнүче хәйрия оешмалары бөтен дөнья буйлап ачылган. Мәсәлән, Татарстан мөселманнарының Диния назәрәте каршында күп еллар дәвамында “Зәкят” Хәйрия фонды бик тырышып эшләп килә. Җыелган акчаны фонд авыр чирләр белән интегүче балаларны дәвалауга тота, мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтә.

Зәкят, ураза кебек үк, мөселманнарга Хиҗрәнең икенче елында бурыч итеп куелды.

Дин ягыннан караганда бай дип саналган кеше ел саен үз мөлкәтенең кырыктан бер өлешен фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга бирергә тиеш.

Зәкят түләү түбәндәге шартлар үтәлгәндә башкарыла:

1) мөселман булу;
2) акылы сәламәт булу;
3) балигъ булу;
4) ирекле булу;
5) дин ягыннан караганда бай дип исәпләнү (нисабы булырга тиеш);
6) нисаб җыелганнан соң ай календаре буенча бер ел узарга тиеш.

Зәкят кемгә түләнә?

1) дин ягыннан караганда фәкыйрь булып саналучы;
2) бик ярлы һәм бөтенләй бер нәрсәсе булмаганнарга;
3) әҗәте булганнарга;
4) Аллаһ юлындагыларга;
5) Туган җирләренә кайта алмыйча юлда бүленеп калган юлчыларга.

Зәкятне туган-карәшләргә дә түләргә була: абый-энеләргә, туганнарның балаларына, ата-ананың абый-апаларына – тик аларның дин ягынан караганда фәкыйрь һәм мохтаҗ булып саналуы шарт.

Кемгә Зәкят түләнми?

1) ата-анага, әби-бабайларга;
2) үз балаларыңа, оныклар, оныкчыкларга;
3) дин ягыннан караганда бай саналучыга;
4) шулай ук ир кеше үз хатынына Зәкят түли алмый, һәм киресенчә;
5) мөселман булмаган кешегә.

Зәкят түләгәндә нисаб күләме

Нисаб - кешенең бурычларын исәпкә алганнан соң калган малы, сәүдә мөлкәте булмаган байлык нисабка кертелми. Мондый кеше дин ягыннан караганда бай дип санала, һәм ай календаре белән бер ел узганнан соң бу мал-мөлкәттән Зәкят чыгару аңа фарыз була (бу очракта байлыкның бер ел эчендә кимүе яки артуы әһәмияткә ия түгел).
Зәкят 8 төр малдан түләнә:

1) Алтынның нисабы - 96 яисә 80.18 грамм.
2) Көмеш: 595 яки 561 грамм.

Башка төр кыйммәтле металлардан һәм кыйммәтле ташлардан Зәкят чыгарылмый.

3) Акча: алтын нисабы кадәр суммада.
4) Сәүдә малы (сату өчен тәгаенләнгән) шулай ук алтын нисабынан чыгып исәпләнә.

Шушы дүрт төр малдан ел саен аның 1/40 өлеше, ягъни 2,5% күләмендә Зәкят чыгарыла.

5) Бәрәннәр-кәҗәләр: нисаб 40 баш тәшкил итә (40 ның берсе Зәкят итеп бирелә).
6) Үгезләр һәм буйволлар: нисаб 30 баш тәшкил итә (30 дан бер баш нисаб итеп чыгарыла, үгез бер яшен тутырган булырга тиеш).
7) Дөяләр: нисаб 5 баш тәшкил итә (5 баш дөясе булган кеше бер бәрәнне Зәкяткә бирә).
8) Авыл хуҗалыгы продукциясе: нисаб 5 веск (950 яки 653 килограмм) тәшкил итә.

Механикалаштырган юл белән су сибеп үстерелгән уңышның 1/20 өлеше Зәкяткә чыгарыла.

Табигый шартларда (яңгыр белән генә сугарылып) үскән уңышның 1/10 өлеше Зәкяткә түләнергә тиешле.

Файдалы казылмаларның 1/5 өлеше Зәкят итеп түләнә.

Харис бин Вахб әйтте: «Мин Пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) әйткән сүзләрен ишеттем: “Сәдака бирегез, чөнки, чыннан да, сезнең өчен шундый вакытлар килер ки, кайчан кеше кемгә хәер бирим микән дип эзләр дә, алучы беркемне таба алмас, ә хәерен кемгәдер бирергә теләгәндә ул кеше: “Кичә китергән булсаң, алган булыр идем, ә бүген инде мин аңа мохтаҗ түгел”, - дип әйтер”. Кызганычка каршы, бу хәдистә бәян ителгән вакытлар, Зәкят беркемгә кирәк булмаган чаклар әлегә килеп җитмәде. Без элеккечә җәмгыятьнең төрле катламнарга бүленгәнлеген күреп торабыз, әлбәттә, бу кешеләр күңелендә ризасызлык тудыра. Шулай булгач, яхшылык кылырга ашыгыгыз – Аллаһ Тәгалә моның өчен игелеге белән кайтарыр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100