Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хаҗилар юлга кузгалды: “Хаҗга сәфәр итеп кенә түгел, соңгы юл итеп карыйм”

12 августта Татарстаннан беренче төркем мөселманнар Хаҗга юл тотты. 49 кешедән торган делегациядә Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Уфа, Чувашия республикасыннан килгән мөселманнар бар. Әйтергә кирәк, әлеге төркем Согуд Гарәбстанына Татарстаннан гына түгел, Россиядән чыгучы беренче карлыгачлар.

news_top_970_100
Хаҗилар юлга кузгалды: “Хаҗга сәфәр итеп кенә түгел, соңгы юл итеп карыйм”
Алар моңа кадәр бер-берсе турында берни белми иде әле. Әмма ярты сәгать эчендә дуслашып өлгерделәр. “Монда бары тик яхшы күңелле кешеләр генә җыелган. Аллаһы Тәгалә бер урынга гел яхшы кешеләрне генә җыеп китергән”, - диләр үзләре.

Кемдер пышылдап кына догасын укый, кемдер елый-елый балалары белән саубуллаша, өченчеләр исә тыныч күңел белән үз рейсларын көтә.

“Интертат.ру” хәбәрчесе ерак юлга чыгар алдыннан хаҗиларның хәлләрен белеште.

“Бер яшьлек баламны гына уйлыйм"



– Ирем 1998 елда ук Хаҗ кылган иде, – ди Әлмәт районы Елховой авылыннан Гөлфия Фәсхетдинова. – Быел ул тагын сәфәргә җыенды. Ир кешегә үзенә генә барырга ярамый диләр бит. Шуңа күрә мине дә үзе белән алып барасы килде.

Гөлфия ханым тумышы белән Балык Бистәсе районының Биектау авылыннан. 19 яшеннән бирле намазда. Мулла хатыны буларак, мәдрәсәдә балаларга белем бирә. Ире белән алты балага гомер бүләк иткәннәр.

– Өйдә кечкенә балам калды. Кичә генә бер яшь тулды әле. Шуны уйлап кына борчылып килдем юлда. Шулай да дәртләнү бар. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең үзенә кунакка барасың, – дигәндә күз яшьләрен тыеп кала алмады ул. – Икебезгә юллама 270 мең сумга төште. Ирем акчаны алдан ук әз-әзләп җыеп килде. “Алты бала алып кайттым, берәр тапкыр Хаҗ кылып булырмы икән?” дип әйтеп куйган идем. Рәхмәт аңа, тырышты. Аллаһы Тәгалә Хаҗга барырга җыенучыга бәрәкәт бирә ул.

“Сез бу дөньядан аерыласыз”



Хаҗга очучы төркемне озатырга Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде. Ул хаҗиларны тагын да дәртләндереп җибәрде.

“Бер хәдистә болай диелгән: “Кем Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен хаҗ кыла, талашмый, начар сүзләр кулланмый икән, ул туган җиренә яңа туган сабый бала кебек, чип-чиста, гөнаһсыз килеш әйләнеп кайта. Мәккәгә җитәргә 80 чакрым кала, сез ихрам киясез. Ихрам ул кәфенлеккә охшаш. Сез шулай итеп, бер айга бу дөньядан аерыласыз. Исемегез югала, нинди дәрәҗәдә булсагыз да, ул мөһим түгел, хәтта патша булсагыз да, гарәпләр сезгә хаҗи дип эндәшә. Ихрам – хәрәм сүзеннән алынган, сезгә кием дә, дәрәҗә дә, башкасы да хәрәм. Гарәфәт тавында Кыямәт кубарылу көнендә басып догада булырсыз. Ягъни, сезнең сәфәрегез үлемгә охшаш.
Хаҗга барып кайткач, Габдрахман да, ул атланып барган ишәк тә хаҗи була. Сез тәнегез-йөрәгегез, малыгыз белән гыйбадәт кыласыз. Иң олы гыйбадәт – Хаҗ. Барыбызны да берләштерә торган гыйбадәт ул. Чөнки ул шундый гыйбадәт, кайбер көннәрдә 10ар чакрым йөрергә туры киләчәк. Хаҗдагы һәр авырлык өчен савап бирелә. Авыр булачак, сабыр булыгыз, – дип хәерле юллар теләде.

“Без – иң бәхетле кешеләр”


Хаҗга бер барып кайтсаң, тагын да ымсындырып, магнит кебек үзенә тартып тора дип сөйләшәләр юлдашлар үзара. Биредә берничә тапкыр хаҗ кылучылар да бар.

Түбән Камадан Наилә апа Сәләхова да шулар рәтендә. Әмма ул ничә тапкыр Хаҗ кылуын әйтмәде. Әмма сизелеп тора, беренче генә түгел.

– Исәбен әйтмәскә кушалар бит, юкса, аның бер әҗере дә калмый. Тамчы да курку юк. Менә бу залда утыручы биш дистә мөселман – бу мизгелләрдә иң бәхетле кеше, Алланың иң сөекле бәндәләре. Безне шәһәрдән бик матур итеп, зурлап озаттылар. Елап калдылар. Без аларны жәлләп юлга кузгалдык. Чөнки аларга бик авыр, алар хаҗга бара алмый калды, - ди ул.
 
Наилә апа сүзләренчә, Хаҗдан кайткач иң сагындырган мизгелләр – иң авыр вакытлар.

– Бер ай буе якыннардан аерылып тору да куркытмый. Мәчеттән кузгалып китү белән барысы да онытылды. Безнең уйда фәкать Хаҗ гына. Бер ай инде күземне йокы алмады. Ә менә бүген, ни хикмәт, рәхәтләнеп йокладым. Бу – Ходайның бер хикмәтедер, – ди ул.

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, Мәккәгә барырга теләүчеләр арасында ирләр белән хатын-кызларның саны әллә ни аерылмый.

“Чиратка гыйнвар аенда ук бастым”


Казаннан Васил Мөхафәров та әлеге изге юлга күптәннән җыенган.

– 61 яшем тулды. Пенсиягә чыккач, ниһаять, насыйп булды бит! – ди ул шатлыгыннан балкып. – Әле үз бәхетемә үзем ышанмый утырам. Без хаҗда иң озак булучы төркем дә икән әле. 11 сентябрьдә кире кайтабыз, Ходай кушса.

Васил абый 10 ел элек намазга баса. Дистә ел буе Хаҗ кылу теләге йөрәген яндырып яши аның.

– Гыйнвар аенда чиратка 400нче кеше булып бастым. Тур пакеты 125 меңгә чыкты. Хәзрәт шулвакытта: “Гыйнварга кадәр килгән булсаң, 100 меңгә бара идең”, – диде. Әмма уфтанмыйм, Аллаһы Тәгалә юлында бу акча жәл түгел.

Шундый зур, катлаулы юлга җөрьәт икән абый-апалар, араларында 80гә якынлашучы әби-бабайларның бу гамәлен батырлык дип атап буламы икән? Мөгаен, Аллаһыга сыену, аңа табыну бар теләк һәм куркудан өстенрәктер, күрәсең.

– Ходайның иң зур фарыз гамәлен үтәгәндә, бер дә авырлыксыз да булмас, – ди Марат әфәнде Мәнәков. – Юкса, аның тәме дә булмый бит. Ул Башкортстанның Коюргазы районыннан килгән. – Эшләгәндә алай озакка чыгып китеп булмый бит. Әмма Ходайдан һәр намаз саен шушы теләгемне чынга ашыруын сорадым. Әле Мәккәгә аяк басмыйча ышанмыйм, – ди ул.

“Хаҗда үлгән кеше туры җәннәткә керә диләр, безгә ничек язгандыр”


Хаҗ сәфәренә бар тормыштан аерылып китүчеләр дә юк түгел.

“Хаҗга барырга 10 ел җыендым, – диде Түбән Кама шәһәреннән Зәригә Мөхәррәмова. – Быел, Аллага шөкер, насыйп булды. Былтыр да талпынган идем, акча җитеп бетмәде. 68 яшьне тутырдым. Дулкынландыра, әмма куркытмый. Без Аллаһ юлындагы кешеләр, сынавын да, җиңеллеген дә үзе бирер. Якыннарым белән елап аерылыштык. Хаҗга ерак сәфәр итеп кенә түгел, соңгы юл дип карыйм. Мәккәдә үлеп калган кеше җәннәткә керә, ди. Ничек язгандыр, Ходай кулында барысы да. Безнең шәһәрдән бер әби шунда үлеп калырга теләп, 9 тапкыр Хаҗ кылды. Әмма язмагач, ел саен әйләнеп кайта иде. Шуннан кайткач, үз өендә йоклаган җирдән җан биргән. Бу да – бәхетле үлем. Мин дә Аллаһы Тәгаләгә үземне тапшырдым. Безнең ни күрәчәкләр алдан язылып куйган. Моның өчен кайгырырга кирәкми”.

Кесәңә карап сайла


Быел Татарстаннан хаҗ кылырга баручылар өчен өч төрле программа тәкъдим ителгән. Аның иң арзаны, ел башында, 100 мең сум чамасы торган. Бу программага ихтыяҗ зур булган.

Моннан тыш, күбрәк уңайлыклы, туры авиарейслы программалар бар. Аның бәясе – 230 мең сум. Бу программа ашау-эчү, кунакханәдән тәүлек әйләнәсенә трансферны, хаҗ кылучы комплекты (кечкенә букча, тәгәрмәчле зур букча) һәм башкаларны үз эченә алган. Шулай ук “эконом-авиа” хезмәт күрсәтү пакеты бар. Аның бәясе 165 мең сум тирәсе.

Быел Татарстаннан Хаҗ кылырга 1700 кеше барачак. Иң элек 1200 урын бүленгән булса да, ихтыяҗ зур булгач, тагын 500 урын алу бәхетенә ирешелгән. “Киләсе елга Мәккәгә барырга теләүчеләр саны тагын да артыр”, - дип уйлыйм диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. Инде быелдан ук 2018 ел чиратына язылучылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100