Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хыянәттән соң никах яңарталармы? (сорау-җавап)

Хыянәт – тормышыбызда еш очрый торган күренеш. Хыянәт иң тату гаиләне дә юк итәргә сәләтле. Шуңадырмы, төрле илләрдә хыянәтчеләрне каты җәзага да тарталар.

news_top_970_100
Хыянәттән соң никах яңарталармы? (сорау-җавап)

Төркиядә бер-берләренә тугрылык саклый белмәгән ир һәм хатыннарга 5 ел төрмә яный. Мөселман илләрендә үлемгә кадәр барып җитәргә дә мөмкин, дип сөйлиләр...  

Кайбыч районыннан килгән хатны тәкъдим итәбез:
Никах яңарту дигән төшенчәне ишеткән бар. Нинди очракларда никах яңартыла? Хатын белән 20 ел яшибез. Хатынымны яратам. Шулай да күптән түгел генә, чит хатын белән җенси мөнәсәбәткә кердем. Ялгыштым. Бу хакта хатынга әйтмәдем. Уңайсызланам, борчылам, кичермәс, дип куркам. Муллага барып, яңадан никах укытсам, күңел тынычланмасмы икән? Хыянәтне никах белән юкка чыгарып булмасмы?

 Әнвәр   

Әнвәр соравына Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә:

– Әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһу! Аллаһы Тәгалә сезгә үзенең сәламен, рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде! Никахны яңарту турында Коръәндә һәм сөннәттә әйтелмәгән. Ләкин кайбер галимнәр фикеренчә, диннән чыгара торган сүзләр әйтелсә яки гамәлләр кылынса, никахны яңарту хәерле. Сезнең очракта никахны яңартырга кирәкми. Тәүбә кылыгыз. Аллаһы Тәгалә, ширектән кала, барлык гөнаһларны гафу итүче. Бу турыда Коръәндә болай дип әйтә:
لاَ تَقْنَطُوا مِن رَّحْمَةِ اللهِ إِنَّ اللهَ يَغْفِرُ الذُّنُوبَ جَمِيعًا
إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ
Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәгез. Аллаһ (тәүбә иткән) барча гөнаһларны ярлыкаучы. Хактыр ки, Ул чиксез ярлыкаучы, хәтсез мәрхәмәтле («Зүмәра» сүрәсе, 53нче аять).

Тәүбәләребез кабул булсын өчен өч шарт үтәлергә тиеш. Беренче шарт үткән заманга карый, икенчесе – хәзерге заманга һәм өченчесе – киләчәк заманга:
1) кылган гөнаһ өчен чын күңелдән үкенү;
2) шушы гөнаһны башка кылмау;
3) киләчәктә бу  гөнаһлы гамәлгә киредән кайтмаска ният кылу.

Шушы шартларны үтәп, ихластан тәүбә кылсагыз, Аллаһ күңелегезне тынычландырыр, рәхмәтен ирештерер. Хатыныгызга карата булган мәхәббәтегез, сүзләрегездә  генә түгел, гамәлләрегездә дә күренсен. Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләгезгә исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп итсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100