Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан бәйрәме-2017: 20 мәйданчык, 2 меңнән артык бәрән, мохтаҗларга 10 тоннадан артык ит

Быелгы Корбан бәйрәмен Татарстан мөселманнары Диния назәрәте аеруча киң колачлы итеп уздырды. Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете яхшы әзерлек белән, югары дәрәҗәдә оештырылды, шуңа да мөселманнар гына түгел, республиканда яшәүчеләрнең барчасы да, милләтенә-диненә карамастан, аны шатлык һәм күтәренке кәеф белән бәйрәм итте.

news_top_970_100
Корбан бәйрәме-2017: 20 мәйданчык, 2 меңнән артык бәрән, мохтаҗларга 10 тоннадан артык ит
Студентлар һәм карт-карчыклар, инвалидлар һәм йортсызлар, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күп балалы һәм мохтаҗлыкта булган гаиләләр – барысы да Корбан бәйрәмен түземсезлек белән көтте. Нинди диндә булуына һәм милләтенә карамастан, алар бу көннәрдә мөселманнар кулыннан корбан итен бүләк итеп алды.



  Казанда һәм районнарда корбан чалу өчен махсус урыннар булдырылды, аларны ТР Роспотребнадзор оешмасы, ТР Баш ветеринария идарәсе, ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм башка тиешле органнар таләпләренә туры китереп җиһазладылар. Казанда гына да корбан чала торган 20 махсус мәйданчык эшләде. Бәрәннәрнең барысы да санитар тикшерү һәм ветеринар эшкәртү аша узды. Корбан чала торган көннәр дәвамында малның тиресен, башларын, яшарга яраксыз калдыкларын җыеп, эшкәртү белән шөгыльләнүче оешмалар хезмәт күрсәтте.

  Корбан бәйрәменең бөек максаты – мохтаҗларга, фәкыйрьләргә ярдәм күрсәтү, аларны ит белән сыйлап, сөендерү. Татарстан мөселманнарының Диния назәрәте ел саен бу эшне зурлап башкара. Быел да корбан ите авыр хәлдә калган гаиләләргә һәм социаль оешмаларга тапшырылды. Барлыгы 2250 корбан бәрәне һәм 50 сыер мохтаҗларга өләшенде. Корбанга тиешле мал Диния назәрәтенең “Зәкят” һәм “Ярдәм” хәйрия фондларына, Татарстанның Сукырлар җәмгыятенә, Татарстанның 11 мәдрәсәсенә, Арча, Балтач, Азнакай һәм Яр Чаллы мөхтәсибәтләренә тапшырылды, алар итне мохтаҗларга өләште. Шулай ук бәйрәмне оештырган һәм мал суюда эшләгән ихтыярыйларга да корбан ите бирелде.



    Корбан итенең иң күп өлешен “Зәкят” Хәйрия фонды таратты – 10 тоннадан артык ит мохтаҗларга барып иреште. Гаетнең өч көне эчендә 700 дән артык мохтаҗ кеше кулына 8 әр килограмм ит тапшырылды. “Зәкят” фонды кайгыртып торучы мохтаҗларның берсе, Татарстан мөфтиятеннән ярдәм алган Татьяна Рябцева сүзләренә караганда, Корбан бәйрәме төрле милләттән һәм төрле диндә булган кешеләрне берләштерә, бер-берсенә якынайта, миһербанлы һәм шәфкатьле булырга өнди. Бу яшь ханым авыр формалы ДЦП белән чирләүче кызны тәрбиягә алган, ул аны берүзе карый. Сигез яшьлек бала хәрәкәтләнә дә алмый, моның өстенә, күзләре дә күрми.

“Мин мөселман түгелмен, ләкин фондның чакыруын зур сөенеч блән кабул иттем һәм монда мөселман бәйрәменә килдем. Мөмкинлектән файдаланып, барлык мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котларга телим. Монда кешене дин буенча аерып тормыйлар – һәркемгә ярдәм итәләр”, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Татьяна.

 Татарстан Диния назәрәте исеменнән шулай ук ТР Инвалидлар җәмгыяте, ТР Бөек Ватан сугышы ветераннары җәмгыяте, “ТР күп балалы гаиләләре” Иҗтимагый оешмасы әгъзаларына да азык-төлек белән ярдәм күрсәтелде. Оешмалардан – “Әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү, бала алган гаиләләрне әзерләү һәм аларга ярдәм күрсәтү” дәүләт бюджет оешмасына, “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәге”, “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты, Республика балалар психоневрологик санаторие, Казанның әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм ятим балалар өчен 11 нче номерлы интернат-мәктәбе, Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1 нче номерлы интернат-мәктәбенә ярдәм оештырылды. Корбан ите шулай ук А.Вавилова исемендәге Хәйрия фонды, “Альпари” һәм “Казан әниләре” хәйрия фондларына да тапшырылды.



    Корбан гаете алдынан “Зәкят” фонды авыр чирләр белән интегүче балалар өчен акча җыю акциясе дә уздырды. Җыелган акчага ДЦП ның авыр формасы белән чирләүче 10 яшьлек Павлик Воробьев һәм Тимур Фазлыевка дәвалау курслары узарга мөмкинлек булачак.



   “Аллаһ Тәгалә малы булган кешеләргә ярлылар һәм мохтаҗларны кайгыртырга, аларны ашатырга, бөтен кешеләр белән яхшы мөгаләмәдә булырга куша, - дип билгеләп үтте Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин республикада узган Корбан бәйрәменә нәтиҗә ясаганда. – Коръән Шәрифтә әйтелгән – “Аллаһуның үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек итегез. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһ, әлбәттә, сөйми!” (“Ән-Ниса” сүрәсе, 36 нчы аят). Ә Мөхәммәд Пәйгамбәр (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) әйтте: “Күршесе ач булып, үзе тук булучы мөэмин түгелдер”, - диде. Шуңа да, әгәр кешенең ниндидер мөмкинлекләре бар икән, аларны изге эшләр башкаруга тотарга кирәк, һич тә бары тик үзеңне тагын да баету өчен генә түгел. Бу көннәрдә үз малыннан өлеш чыгарып, корбан чалып, мохтаҗларны куандырган һәркемне Аллаһ Тәгалә ике дөнья игелекләре белән бүләкләсен. Эшләре тагын да уңышлы, тормышлары җитеш һәм бөтен булсын!”


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100