Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан чалу кемгә вәҗиб? Корбанлык мал нинди булырга тиеш?

Корбан чалу – кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм мөселманнарга кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе.

news_top_970_100
Корбан чалу кемгә вәҗиб? Корбанлык мал нинди булырга тиеш?
Корбан сүзе гарәпчәдән “якынаю”, “якын булу” дип тәрҗемә ителә. Бу мөбәрәк бәйрәм көненә мөселманнар алдан ук хәзерләнә. Корбан чалу турында пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән:“Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр”.

2017 елда Корбан бәйрәме 1 сентябрьгә туры килә.


Көндәлек тормышта кирәк булган әйберләрдән тыш, көмеш нисабы кадәр малы булган кешегә үзенең исеменнән корбан чалып, гаиләсен һәм фәкыйрьләрне хөрмәтләү – вәҗиб. Бу эш зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә Корбан гаете намазыннан соң яки 11нче һәм 12нче зөлхиҗҗәдә башкарыла. Әмма 12нче зөлхиҗҗәдә кояш батканнан соң чалу дөрес булмый.

Корбанлык малга таләпләр

- Корбан итеп дөя, сыер, сарык яки кәҗә кебек пар тояклы хайваннар гына чалына. Ат кебек хайваннар, тавык, каз ише кошлар корбанга ярамый;
- Сарыклардан башка маллар ана затыннан булырга тиеш;
- Куй, сарык һәм кәҗә – һәрберсе берәр генә кеше исеменнән корбан ителә, ә сыер яки дөяне җиде кеше исеменнән корбан чалу рөхсәт ителә;
- Корбанга дигән куй, сарык яки кәҗәгә бер яшь, сыерга ике яшь һәм дөягә биш яшь тулган булырга тиеш;
- Корбанлык мал зур һәм симез булса, алты айлык куй һәм сарыкны корбан итеп чалырга да мөмкин, әмма бер яше тулмаган кәҗәне корбанга чалу ярамый;
- Савабын бер мәет исеменә багышлау нияте белән аның исеменнән корбан чалу дөрес була;
- Корбанның тиресен яки шул тиренең бәясен фәкыйрь кешегә сәдака итеп бирү яхшы гамәл. Корбанның тиресен сатып, акчасын үз кирәгеңә тоту ярамый, әмма сатмыйча күн яки тун тегү рөхсәт ителә;
- Корбанлык өчен ак яки күк төсендәге, бөтен әгъзалары камил, сәламәт, зур мөгезле симез тәкә хәерлерәк санала;
- Бик ябык, йөри алмаслык аксак; бер колагының, бер мөгезенең яки койрыгының өчтән бер өлеше киселгән; бер күзе сукыр, колаксыз яки койрыксыз хайваннар корбанга ярамый;

Хайванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы яткан хайванга карап, түбәндәге доганы укый:
Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лил-ләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) әү (мин фүләәнәтә бинти фүләән).

Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Рабби, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит.



Шуннан соң: йа, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип, «Бисмилләһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чала.

(Әһмәдһади Максуди “Гыйбадәте Исламия”, Нурислам Ибраһим “Гыйбадәт китабы” ярдәмендә әзерләнде)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100