Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбанлык алганда, сатулашу тыела - корбан сарыгын кайдан алырга һәм ничек дөрес чалырга

Мөэмин-мөселманнарның олуг бәйрәмнәреннән саналган Корбан гаетенә дә санаулы көннәр генә калып бара. Быел Корбан бәйрәме җомга көнгә, Белем көненә туры килә. Быел Казанның 24 мәчетендә һәм бер махсус хайван сую комплексында борынгыдан килгән дини йоланы үтәргә мөмкин булачак.

news_top_970_100
Корбанлык алганда, сатулашу тыела - корбан сарыгын кайдан алырга һәм ничек дөрес чалырга

Дин лидерларыбыз гаетны оешкан, күркәм төстә узачагын ышандыра.

Үткәрү вакыты 

1 сентябрьдә республикабыз мәчетләрендә Корбан гаете үтәчәк. Дини бәйрәмнең төп чарасы Казанның Галиев мәчетендә башкарылачак. Татарстан Яңа Гасыр каналы аша турыдан-туры трансляция дә оештырылачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдергәнчә, Казан иман йортларында вәгазъ иртәнге бишенче яртыда башлана. Шәһәрдә җәмәгать транспорты иртәнге 4 тә йөри башларга тиеш. Гает намазы 5 кә тәгаенләнгән. Намаздан соң мөселманнар корбан чалырга кузгалачак.

Хәйрия

Соңгы елларда дини йолага ноу-хау да килеп керде. Ягъни Татарстан Диния нәзарәте каршында оешкан “Зәкят” хәйрия фонды корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Фонд аша һәр теләгән кеше сарык сатып алып аны мохтаҗларга тараттыра ала. Акчагызны әлеге фонд хисабына күчерәсез дә, фонд хезмәткәрләре сезнең исемннән корбан чалдырып ятимнәргә, мескеннәргә, фәкыйрьләргә, инвалидларның йортларына ук илтеп тапшыра ала. Моннан тыш сез “Зәкят”та корбан хикмәтләре буенча үзегезне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап ала алачаксыз. Фонд хезмәте түләүсез! Гомумән Диния нәзарәте корбан итен республика мөхтәсибәтләрендәге мохтаҗларга, шәкертләргә, ятимнәргә, аз керемле гаиләләргә, инвалидларга һәм ялгыз картларга , төрмәләргә дә таратырга карар кылган. Корбан ите белән башка милләт вәкилләрен дә сыйларга мөмкин.

10 мең корбанлык

Быел Казанда гына да 10 меңләп корбан чалыначак, дип фаразлый дин лидерларыбыз. Узган елгы саннарга күз салсак ул алты мең тирәсен тәшкил итә иде. Республика күләмендә чалына торган корбанлыкларның фәкать 30 проценты гына Татарстанныкы. Калган 70е күрше төбәкләрдән китерелә. Быел мәсәлән, Оренбург, Волгоград, Әстерханнан күп санда хайван китереләчәк. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, Татарстан чикләрендә полиция хезмәткәрләре, республикага фәкать сау-сәламәт малның узуын тикшереп тора. Татарстанның ветеринария хезмәткәрләре ышандырганча, мөселманнарга сыйфатлы товар гына барып җитәчәк.Күңел калебебездә йөрткәне бернинди шиксез башкарып чыгарбыз, дип ышанасы килә.

Корбан сарыгы бәясе 

Татарстан мөфтиеннән киңәш: Корбан сарыгын сайлаганда сатулашу урынсыз, ягъни ярамый. Шулай да матур мөгезле, яхшы йонлы, симез сарык чалдыру саваплырак булачак. Корбан сарыгы бәясе узган елныкыннан артмаган диярлек. Быел алар 7 мең сумнан башлап сатылачак.

Сарык, кәҗә, сыер-үгез, буйвол, дөя

Корбанлык хайванның кайсы җенестән булуы мөһим түгел.Бер еллык сарык яисә кәҗә сую хуплана. Әгәр дә сарык ярты еллык, әмма көр һәм таза, чиста ите 20-25 кг булса, шулай ук рөхсәт ителә. Мөгезле эре хайваннар 2 яшьлек, ә дөя 5 яшьлек булырга тиеш. Эре мөгезле хайван, дөя бер кешедән дә, 7 кеше исеменнән дә чалына ала.

Корбанга мыер, үгез, буйвол, сарык, кәҗә һәм дөя китерә, ди дин белгечләре. Калган хайваннар корбанга ярамый.

Ният

Эре хайванны күмәкләп корбанга китерергә теләүчеләр колагына:һәр кешенең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми икәнен дә онытмагыз!

Корбан чалу кайчан мәҗбүри?

Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә, ятимәләрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез. Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен  корбан  чалу вәҗиб гамәл санала. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары быел нисаб күләме 20 мең, дип килеште. Гаиләдә артык 20 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.

Изге йола тарихы

Мөселманнарга корбан чалу йоласының тарихы борынгыдан килә... Аллаһы Тәгалә ике пәйгамбәрне зур сынау белән сыный. Ибраһим пәйгамбәр улы Исмәгыйльне  корбан  итәргә алып  барганда, Аллаһның рәхмәтеннән сөрелгән шайтан аңа килеп вәсвәсә кыла. «Сине әтиең үтерергә алып бара. Кач, тизрәк», – ди. Сөекле әти-әнисенең һәм Раббысының сүзеннән чыгарга ияләшмәгән бала: «Мин Аллаһ әмеренә каршы килмим. Әтием барын да белеп эшли», – дип, мәлгуньне ташлар атып куып җибәрә.Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән Исмәгыйльне саклап кала. Ата кешегә Аллаһ тарафыннан  корбан  буларак куй бирелә. Шул көннәрдән бирле, изге йола итеп, Корбан гаете билгеләп үтелә».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100