Мөселман кешесенә эротик фильмнар карарга ярыймы? (сорау-җавап)

29 Апреля 2017

Укылган: 194 тапкыр

“Хәзер минем иң якын дустым мәчеткә йөри. Әмма безнең дуслык сүрелә башлады, чөнки тормышка карашларыбыз үзгәрә. Ул миңа: “Мөселман кешесенә эротик фильмнар карарга ярамый!” - ди. Бу, чыннан да, дөресме?”


– Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ!

Мөселман өммәтеннән булганнарга эротик фильмнар карау катгый рәвештә тыелган.

Мондый мавыгулар яхшыга алып бармый. Гөнаһ кечкенәдән башлана. Шайтан беркайчан да адәм баласы янына килеп, зур гөнаһ кылырга кушмый, ә акрынлап-акрынлап кына үз артыннан өстери. Зина кылу кебек гөнаһлар да башта менә шундый оятсыз кинолар караудан башлана. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Мөэмин ирләр ярамаган нәрсәләрдән күзләрен сакларга тиеш”. Хәдисләр буенча да шул ук хөкем. Әгәр дә безнең каршыбызга  килеп чыккан ялангач тәнгә  ихтыярсыз күзебез төшкән икән, Раббыбыз моны кичерә, ә менә кабат шуңа күзебезне күтәреп карасак, бу гөнаһ була. Үзебезне тыелган (хәрәм) әйберләргә караудан нәфесебезне тыябыз, күзебезне саклыйбыз икән, йөрәгебезне дә пычрактан аралыйбыз, дигән сүз. Бер хәдистә пәйгамбәребез әйтә: “Текәлеп карау - ул шайтанның йөрәккә кадалган уклары”, - ди. Йөрәккә кадала һәм ул йөрәктә кала... Башка илләрдә, мәсәлән, гарәп илләрендә мондый проблема юк. Анда хатын-кызлар тулысынча төренеп йөриләр. Димәк, ир кеше бу нәрсәдән сакланган. Россия шартларында исә, үзебезне тиешле вакытта күз зинасыннан тыеп кала алсак, гөнаһлы эшләрдән саклана алсак, иншә Аллаһ зур савапка ирешәбез.

Фикерләр








Дин

Эшмәкәр мөселман хатын-кызы ничек киенергә тиеш?

Мөселман хатын-кызлары эшмәкәрлек өлкәсендә уңышка ирешә аламы? Бизнес-леди образы нинди ул? Казанда мөселман хатын-кызлары өчен оештырылган “Иртәнге бизнес чәй”дә әнә шул хакта сөйләштеләр.

Дин

Үлгән кешенең әйберләрен нишләтергә? Хәзрәт аңлатмасы

Хәзер муллык заманында яшибез. Мал-мөлкәт, өй тулы җиһаз, шкаф тулы кием-салым. Тик бер нәрсә дә мәңгелек булмаган кебек, адәм баласы да бер көн, бар байлыгын калдырып, җир йөзеннән китә. Аның гомер буе җыйган малы, әйберләре - барысы да өелеп кала.

Дин

Дин галимнәре: төшләр өч төрлегә бүленә

Адәм балалары гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә. Шулай да, «Йоклап үтә икән лә гомерем», дияргә ашыкмагыз!

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла