Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү яшьләре: "Татар теленең кирәклеген идеологик яктан аңлау мөһим"

Мәскәү татарларының "Штаб" оешмасы Мәскәү мөфтияте белән берлектә "Беренче намаз" дип аталган чираттагы акция уздырды. Чараның максаты - яшьләрне татар халкының рухи кыйммәтләре белән таныштыру. Акциядә катнашучылар диннең телне саклау сәләте барлыгына басым ясый.

news_top_970_100
Мәскәү яшьләре: "Татар теленең кирәклеген идеологик яктан аңлау мөһим"
- Россия мөселманнары Диния назәрәте "Штаб" оешмасы белән берлектә "Беренче намаз" дигән чара уздырды. Аллага шөкер, без мондый чараларны даими рәвештә үткәреп торабыз һәм моңа кызыксыну арта гына бара. Киләчәктә дә мондый чаралар уздыруны дәвам итәрбез дип уйлым, - дип үз фикерләрен җиткерде Мәскәү шәһәре мөфтиятенең яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Рамис Якупов. 




Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев фикеренчә, нәкъ менә мөселман дине татар милләтен саклап калган.

- Яшь кеше үзенең тамырларын белсен өчен, аның милли, дини, гражданлык тәңгәллеге булырга тиеш. Мөселманны татар кешесенә, Мәскәү кешесен белән татарстанлыга яки Россия патриотын үз республикаңның патриотына каршы куеп чагыштырырга ярамый. Безнең тәҗрибәбез дә, кирәкле кадрларыбыз да бар. Алар бигрәк тә Мәскәүдә күп. Эшчәнлек нәкъ шушы югарылыкта, шушы иҗтимагый оешмаларда күзәтелә. Ләкин үсеп килүче буынның яңа технологияләр ярдәмендә башка, виртуаль дөньяга кереп китүе генә борчуга сала, бүтән төрле кыйммәтләргә табыналар, чит йогынтыларга биреләләр. Ә безнең ата-бабаларыбызның мәдәниятен, теле, гореф-гадәтләрен, реаль тарихын белү, шәхесне һәм аның милли үзаңын формалаштыру, ул үзеннән-үзе барлыкка килми. Алар моны аралашуда, үзеңнән олырак кешеләр, яшьтәшләр белән күрешкәндә саклаячаклар һәм милләтебезне дә саклап калачаклар - дип сөйләде Римзил Вәлиев. 



- Бу чарада "Штаб" тагы кешеләр белән, рухи кыйммәтләр, татар милләтен, татар телен саклау һәм дин турында сөйләштек - дип белдерде Мәскәү шәһәренең "Штаб" татар оешмасы координаторы Гөлнара Яруллина.



- Яшьләрне җәлеп итә, монда кешеләр хәзрәт вәгазьләрен тыңладылар, кайберләре үз гомерләрендә беренче тапкыр намаз укыдылар. Мин моны бик зур эш дип уйлым, Иншаллаһ, моның өчен Рөстәм Фәизович Аллаһның рәхмәтенә ирешер, - дип фикерләре белән уртаклашты чарада катнашкан Артур Айсулов.



- Беренчедән, без үзебезнең мөселман икәнебезне аңларга тиешбез. Бүгенге сөйләшү вакытында шундый нәтиҗәгә килдек: яңа татар гаиләләре - ире дә хатыны да татар булганнар - безгә килеп: "Балабызга нинди исем кушарга икән?", дип киңәш сорыйлар, без: "Әбүбәкер, Мөхәммәд" дип әйткәч, алар: "Юк, без руслар арасында яшибез бит" дип каршы киләләр. Әлбәттә, мондый карашның ничек һәм кайдан килеп чыкканы билгеле. Без үзебезнең алдыбызга максат куймасак, моны безнең өчен беркем дә эшләмәячәк. Татарның язмышы - татарларның үз кулларында, - дип сөйләде Рәмис Якупов. 

- Әти-әниләргә, олыларга теләгем шул: үз балаларын дөрес тәрбияләсеннәр иде. Аларның тормыш юлдашын сайлар вакытлары җиткәч, кемгә өйләнергә, кемгә кияүгә чыгарга дигән сорау алдында калмаслык булсын. Әгәр алар татар икән аларның бер генә вариант булырга тиеш - татар кешесенә өйләнергә яки кияүгә чыгарга, бу әлбәттә, безнең милләтне саклау өчен мөһим фактор булып тора. Әгәр дә без башка милләтләр арасында югалсак шанслар бик аз кала. Безнең үзәк - Казан. Әлбәттә, Татарстаннан чыккан кешеләргә, гомумән, татарларга үзләренең телен, мәдәниятен саклап калсын өчен, Татарстан сәясәтенең башка регионнарга, чит илләргә юнәлдерелгән булуын телибез, - диде Артур Айсулов.



- Бөтен Россия татарлары, бу бигрәк тә Татарстан татарлары тел проблемасы белән очрашты. Бу бик нык борчый һәм татар теле, милләте проблемаларын тирәнтен анализлауга китерде. Балага балалар бакчасыннан ук аңлатсыннар иде, мәсәлән, Европа илләре мисалында. Әйтик, Швейцариядә - дүрт дәүләт теле, Финляндиядә ике дәүләт теле. Мин күптән түгел генә Тунистан кайттым, анда да ике дәүләт теле һәм бу илдә яшәгән һәрбер кеше дә гарәп телен дә, француз телен дә белә, - дип сөйләде "Штаб" татар оешмасы координаторы Рөстәм Ямалеев



- Безнең максат - татар интеллегенциясен, күбрәк укымышлы, зыялы кешеләр тәрбияләү. Алар лидерлар һәм тиешләр, беренче чиратта гаилә җанлы кешеләр булырга тиешләр. Шулай ук балаларын да зыялы итеп тәрбияләсеннәр иде. Һәм без бу юнәлештә берләшеп яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгарбыз, татарлар бетеп баручы милләт түгел, ә перспективалы кешеләр икәнен исбатларбыз дип уйлыйм, - дип сөйләде чарада катнашкан Илдар



- Мин яшьләргә, мөселманнарга беркайчан да үз диннәрен, үз милләтләре алдындагы җаваплылык хисен онытмауларын, татар телен өйрәнүләрен телим, бу бик мөһим. Әби-бабайлар үз оныкларына татар телен өйрәтсеннәр, балалар телгә өйрәнсен өчен, өйдә күбрәк туган телдә сөйләшсеннәр. Татарлар, башкортлар, мөселманнар укыган рус мәктәпләрендә дә татар теле, башкорт теле дәресләре булсын иде, - дип үз теләкләрен җиткерде Венера Нигъмәтуллина.



- Мәскәүдә татар теле башкачарак, - дип сүзен дәвам итте Рөстәм Ямалеев. - Без бу проблеманың чишелешен Мәскәүдә күрәбез, моның өчен без һәр җирдә дә татар теле мохите, татар оешмалары булдырырга тиешбез. Бу хәтта ниндидер кухня гына да булырга мөмкин, ә һәр рус мәктәбендә татар сыйныфлары булса бу камил дәрәҗәдә булыр иде. Монда беренче, унберенче класс укучылары да җыела ала, бу мәктәптә үзенә күрә татар оешмасы, татар территориясе  булып тора. Бу балаларны укытыр өчен татар теле укытучыларны да җәлеп итеп булыр иде. Бу әлбәттә факультатив рәвештә була, ләкин ул Мәскәүнең һәм Мәскәү яны шәһәрләренең һәрбер мәктәбенә бик мөһим. Мин үзебезнең татар мәктәпләре турында әйтмим дә, анда әлбәттә татар телен тирәнтен өйрәнү булырга тиеш. Шулай ук һәрбер микрорайонда олы яшьтәге кешеләр өчен җыелу урыннары булдыру кирәк, алар анда килеп кичке намаз укый алылар иде. Бу арендага алынган фатир, ниндидер офис яки мәктәптәге класс бүлмәсе булырга мөмкин, әмма алар күп булырга тиешләр. Анда татар иҗтимагый үзәкләре оештырылырга, соңыннан алар татар автономияле үзәкләренә әйләнергә, бергәләп бәйрәмнәр уздырырга тиешләр. Ләкин без Татарстанда шундый проблема белән очраштык: анда идеология юк, балаларга: "Татар телен өйрәнегез!" дип кенә әйтү аз, алар татар теленең кирәклеген идеологик яктан аңларга тиешләр. Минем уйлавымча, безнең бар да яхшы булачак, без оптимистик рухлы, без татар теле яклы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100