Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Репост ясап алынган яки бүләк ителгән хаҗ юлламасын куллану дөресме?

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сүзләренчә, мал хуҗасы хаҗ юлламасын төрле кызыктыргыч ысуллар белән бүләк итәргә мөмкин һәм андый хаҗ дөрес санала.

news_top_970_100
Репост ясап алынган яки бүләк ителгән хаҗ юлламасын куллану дөресме?
Динебезнең бишенче баганасы булган хаҗ гамәлен үтәүнең кайбер шартлары турында Татарстанның Казан шәһәрендәге Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сөйләде.



– Хаҗ кылу гыйбадәте кайчан башланган, аның кыскача тарихы нинди?

– Хаҗ – мөселманнар өстендә фарыз гамәл булып тора, алай гына да түгел, ул ислам диненең 5 нче баганасы.

Хаҗның башлангычы Ибраһим пәйгамбәр (с.г.в.) яшәгән чорда, ягъни моннан 4 мең ел элек башланган. Аллаһы тәгалә пәйгамбәренә кешеләрне хаҗга өндәргә әмер иткән. Коръәндә бу хакта шулай әйтелә: “Кешеләргә хаҗ кылуның тиешлеген игълан ит, алар сиңа җәяүләп тә, арык дөяләренә атланып та килерләр” (“Хаҗ”, 27).

Шул көннәрдән бирле җир өстендә яшәүче иман ияләре Аллаһы йорты булган Кәгъбәтулла янына киләләр, бөек гыйбадәтне башкарып, гөнаһлары ярлыкануны сорыйлар.

– Хаҗ кылу кемнәр өчен тиеш?

– Хаҗ һәр мөселман, балигъ, матди һәм физик яктан мөмкинлеге булган һәр кешегә фарыз. Хатын-кызларга исә тагын бер шарт өстәлә: бергә сәфәргә чыгарлык мәхрәме белән баруы. Әлбәттә, хаҗ кылуның үз тәртипләре, билгеле мәрасимнәре бар. Изге сәфәргә ният итүчегә ул тәртипләрне өйрәнү зарур булып тора. Алар өчен махсус хаҗ дәресләре оештырыла.

– Ничә яшьтән хаҗ кылырга мөмкин?

– Закон ягыннан караганда, балигълыкка ирешкән бала әти-әнисенә ияреп хаҗга барырга мөмкин. Виза, дәүләт чикләрен узу – гадәти процедура, нотариуста расланган чит илгә чыкмый торган әтисе яки әнисенең язмача ризалыгы таләп ителә. 18 яшьтән алып мөселман кеше виза алу шартларын үтәсә, үзе генә дә хаҗ визасын алырга мөмкин.

Пәйгамбәребез бер ананың баласын күтәреп хаҗ кылуын күргән һәм: “Сиңа моның әҗере булыр”, – дигән. Сабыйның хаҗы дөрес саналса да, бәлагатькә ирешкәч аңа хаҗ кылу фарыз була. Пәйгамбәребез: “Кайсы гына сабый хаҗ кылып та, соңыннан бәлагатькә ирешсә, аңа хаҗ кылу тиеш була”, – дигән.

– Кемнәргә хаҗ кылу тыелган?

– Хаҗ кылу – мөселман булмаганнарга тыелган. Андыйларга Согут хөкүмәте виза бирмәячәк. Шулай ук дәүләт кануннары буенча, 45 яшькә кадәрле хатын-кыз хаҗ визасын бары тик ире яки якын туганы (мәхрәм) белән барган очракта гына алырга мөмкин. Визага кәгазьләр тапшырганда туганлыкны яки гаиләле булганлыкны исбатлаучы туу, никах таныклыгы булырга тиеш.

– Башка кеше исеменнән кылынган хаҗ дөрес буламы?

– Хаҗны башка кеше исеменнән кылганда ике шартны үтәү тиеш. Беренчесе – ул үзе өчен Хаҗ кылган, ягъни фарызлыгын өстеннән төшкән булырга тиеш. Икенчесе – аның исеменнән хаҗ кылына торган кеше яки үлгән, яки физик яктан берничек тә хаҗ гамәлен үти алмаган (артык карт, сәламәтлеге чикләнгән) кеше булырга тиеш. Әгәр кеше башкалар ярдәмендә йөри алса, ул кеше өчен Хаҗ кылу ярый. Гомумән, мөмкинлекләре чикләнгән кардәшләребез өчен бүген хаҗ кылу җирләрендә күп уңайлыклар тудырылган. Таваф кылганда махсус юллары, пандуслар бар.

– Хатын-кызлар һәм ирләрнең хаҗ кылу үзенчәлекләре нинди?

– Хатын-кызларның гыйбадәт тәртипләрендә ирләрдән кайбер аермалары бар. Хаҗ сәфәрен оештыручы операторлар хаҗилар өчен махсус дәресләр оештыра. Тулырак мәгълүматны алардан сорарга мөмкин.

Хатын-кызларның айлык күрем көннәре дә хаҗга туры килергә мөмкин. Ул көннәрдә тәваф кылу тыела. Шулай ук хатын-кызлар өчен ихрамга кергәндә махсус киемнәр каралмаган. Ә ирләр, белгәнебезчә, ике ак тукымага төренә.

– Бүләк итеп бирелгән хаҗ дөрес саналамы?

– Әлбәттә, динебез хаҗ юлламаларын бүләк итүне хуплый, чөнки бу кешеләргә хаҗ кылу мөмкинлеген тудыра. Кайбер кешеләр унар мәртәбә хаҗга бара бит. Андыйларга, бәлки, башка кешеләрне хаҗ белән сөендерү дә саваплы булыр иде. Күпме дин юлында тырышып йөрүче кешеләр бар, хаҗ юлын капларга акчалары җитми. Шуңа күрә, бүләк ителгән хаҗ дөрес санала.

– Хәзер хаҗ юлламасын социаль челтәрләр аша уйнату очраклары да бар. Мәсәлән, репост ясаган яки ниндидер сорауга җавап биргән өчен юллама алырга мөмкин. Моның хөкеме нинди?

– Мал хуҗасы хаҗ юлламасын төрле кызыктыргыч ысуллар белән дә бүләк итәргә мөмкин һәм андый хаҗ дөрес санала.
Соңгы вакытларда иганәчеләр хисабына төрле бәйгеләр оештырыла һәм җиңүчеләргә хаҗ юлламалары бирелә. Мәсәлән, яхшы укучы шәкертләрне, Коръән бәйгеләрендә җиңүчеләрне хаҗга җибәрү аларның күңелләрен күтәрә һәм тагын да зуррак тырышлыкларга этәрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100