Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Савапны кәсеп итүдә ярышыгыз". Мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көнендә, бөек мөселман бәйрәме – Гыйд әл-адха, Корбан бәйрәме билгеләп үтелә. Бәйрәм белән мөселманнарны котлаган шәхесләр бәйрәмнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен билгеләп үтте.

news_top_970_100
"Савапны кәсеп итүдә ярышыгыз". Мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә
Мөселманнарны Россия Президенты Владимир Путин:  «Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Бу дини бәйрәм кешеләрне берләштерүгә, мәхәббәт, игелек һәм мәрхәмәтлек кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә.

Россия мөселманнарының ата-бабаларының бай мәдәни, рухи мирасын саклавы, үсеп килүче буында ата-бабаларыбызның тарихына, гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләве куанычлы хәл.

Мөселман җәмгыятенең тормышы яхшы эшләр һәм башлангычларга бай. Социаль, мәгариф, мәгърифәтчелек инициативаларын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирелә. Мөселман оешмаларының дәүләт һәм иҗтимагый институтлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә керткән өлеше, илебездә милләтара һәм диниара диалогка ярдәм итү зур кыйммәткә ия". 


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Галиев мәчетендәге бәйрәм намазында катнашты.

"Күбебез Аллаһы Тәгаләгә ихлас ышанып, әйләнә-тирәбезне яхшыртырга, миһербанлырак һәм гаделрәк итәргә омтылып яши. "Савапны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз", – диелә Коръән Кәримдә. Мәңге хак бу гыйбарәгә нигезләнеп яшәгән һәр мөселман тырышып эшли, хәерле гамәлләр кыла, мохтаҗларга, көчсезләргә сизгер һәм мәрхәмәтле мөнәсәбәт күрсәтә, аларга ярдәм кулы суза, шул рәвешчә үз җанына иман нуры һәм сафлык өсти.

Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән Татарстанда Корбан гаете – зурлап уздырыла торган иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Традицион рухи хәзинәләребезне кадерләп саклау, ныгыту аша без бергәләп шәхеснең төрле яклап үсешенә шартлар тудырабыз.

Татарстан мөселманнарының игелекле хезмәте күпмилләтле республикабыздагы алгарышка омтылып яшәү рәвешенә тулысынча аваздаш.

Быелгы Корбан бәйрәме тагын да тантаналырак, мулрак һәм шатлыклырак узсын! Сезгә иминлек, тынычлык, Ходай ярдәме белән барлык эшләрегезне уңышлы башкаруыгызны телим! Бәйрәм мөбарәк булсын, хөрмәтле татарстанлылар!" - диелә Татарстан Президенты котлавында.


Мәскәү мэры Сергей Собянин: "Мәскәүнең мөселман җәмәгатьчелеге хәйрия эше белән шөгыльләнә, шәһәрдә тынычлык һәм килешү саклауда зур эш башкара. Җәмәгатьчелекнең башкаладагы актив эше киләчәктә дә нәтиҗәләрен китерер". "Известия" газетасы язуынча, бүген Мәскәүдә Корбан бәйрәмен билгеләп үтәргә рекордлы күләмдә мөселманнар килгән.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров котлавында мөселман җәмәгатьчелегенең яшьләрнең әхлагын тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрне саклауда зур эш башкаруы әйтелә. "Корбан бәйрәм якты, юмарт һәм шатлыклы бәйрәм булсын, ә безнең яхшы гамәлләр диннәр арасындагы килешүне һәм халыклар арасындагы рухи туганлыкны ныгытсын", - диелә.


Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин бәйрәм вәгазендә Аллаһның кешеләрне берләшүгә өндәвен, әмма кешеләрнең үзләрен бер-берсенә каршы куюын әйтә. "Дин темасына бәхәсләр мөселман өммәтен аера. Мондый гамәлләр тәкәбберлек, ә тәкәбберлек - гөнаһ, - диде ул.

Кешеләр арасындагы дуслык - яхшы гамәл, ә мөнәсәбәтләрне туктату әхлак бозылу күрсәткече. Әхлаксызлык дошманлыкка, көндәшүгә китерә, ди мөфти. "Кешеләргә яхшылык теләү сулау һәм ашау кебек үк гадәти гамәл булырга тиеш. Шуны гадәт иткәндә генә без үзебез һәм якыннарыбыз, башкалар өчен тыныч киләчәк булдыра алабыз. Киләчәк безнең кулларда. Барысына да тырышмыйча гына ирешеп була, җирдәге бөтен яхшы әйберләр болай гына килә дип уйларга кирәкми. Уңыш та. муллык та, шатлык, бәхет тә Аллаһка килгәннән соң гына, безнең тырышлыктан соң гына була... Нәкъ менә шуның өчен без намаз укыйбыз, Ураза тотабыз, зәкят-сәдакә бирәбез, Хаҗга барабыз, гөнаһтан тыелабыз, яхшы гамәлләрр кылабыз", - ди Равил Гайнетдин. 

"Бу көннәрдә Раббыбыз белән рухи элемтәне тоюны, яхшы гамәлләр кылып Аңа якынаюны, якын кешеләребез белән бәйрәм итүнең шатлыгын тоярга язсын. Кан коелган, шәһәрләр, авыллар җимерелгән якларга Аллаһ тынычлык китерсен. Раббыбез, Сиңа ялварып һәм мактап мөрәҗәгать итәбез. Аллаһ, аларны кабул кыл", - диде вәгазендә Равил Гайнетдин.


Татарстанның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетендә Корбан гаете вәгазендә гаилә кыйммәтләре, ата-аналарның балалар, балаларның ата-аналар алдындагы бурычлары турында сөйләде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәмнең тарихын искә төшерде. Ибраһим пәйгамбәрнең балалары булмый. Аллаһтан сорагач, картайган көнендә аның улы Исмәгыйль туа. Аллаһ аны корбан итеп китерергә боера. Ибраһим пәйгамбәр, Аллаһка бирелгән кеше буларак, моны кабул итә. "Раббыбызга кешенең корбан булуы түгел, тәкъвалыгы кирәк, шуңа күрә ул Исмәгыйльне хайван белән алыштырырга куша", - дип сөйләде мөфти.



Вәгазьнең зур өлеше гаилә мөнәсәбәтләре турында иде. "Гаиләдә үз мәнфәгатьләребезне генә кайгыртсак, игелек килер микән? Чын мәхәббәт ул үзең турында онытып, бер-берсенә уңайлык тудырудан ямь табу. Балалар әниләренә, ир - хатынына, хатын - иренә хезмәт итүдән тәм таба алмый икән, тавыш-гауга чыга. Сөекле кешеңә җылы бирмичә, җылы таба алмыйсың", - дип сөйләде мөфти.

Алга таба мөфти балаларны ярату турында сөйләде. "Балаларны яратасызмы дип кешеләрдән сорасаң, әйе диләр, ә үзләре гомерләрен акча җыюга сарыф итәләр. Ата-ана уйлап бетерми, балаларын Интернетка һәм урам законнарына тапшыра. Картлыгыңда рәхәт күрәсең килсә, балаларыңа игътибар бир. Ата-ана үз баласына бирә ала торган иң зур бүләк ул - тәрбия", - диде ул.

Мөфти баланың ата-аналары каршында ун бурычы булуын искәртте. Бала ата-анасын ашатырга, киендерергә, кирәк булганда ярдәм итәргә, чакырганда җавап бирергә, аларның әмерен үтәргә, йомшак тавыш белән сөйләшергә, ата-анага исеме белән дәшмәскә, ата-ананың артыннан барырга, үзенә теләгәнне ата-анасына да теләргә һәм алар өчен дога кылырга тиеш.



Вәгазьнең азагында мөфти Корбанның ни өчен кирәк булуы хакында сөйләде. "Раббыбез безнең корбанда мохтаҗ түгел. Корбан чалып без тугрылыгыбызны, милкебезне корбан итәргә әзер икәнлегебезне күрсәтәбез. Малыңны мохтаҗларга өләшү кешеләр арасындагы аермаларны бетерә, мохтаҗлар бай күршеләре өчен дога кыла, байлыгының рәхәтен күрсен дип әйтә", - диде ул.

Мөфти вәгазен изге теләкләр белән тәмамлады. "Кеше каны коелмасын, хайван каны гына коелсын. Кадерле дин кардәшләребез, Раббыбез нәфесебезне җиңеп чалган корбаннарыбызны, кылган догаларыбызны, барлык яхшы гамәлләребезне кабул итсен. Ата-аналарның рәхмәтләрен ишетергә язсын", - диде ул.


Бәйрәм уңаеннан мөфти хәзрәт Рөстәм Нургали улына бәһасез истәлекле бүләк – ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Хозур” нәшрият йортында республика башлыгы өчен махсус тәүге нөсхә рәвешендә бастырылган Коръән мәгънәләренең татарчага тәрҗемәсен тапшырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100