Татарча да, Бигиевныкы да түгел: Коръәннең госманлы телендәге бер тәрҗемәсе

24 Июля 2017

Укылган: 547 тапкыр

Автор: Илшат СӘЕТОВ, сәясәт фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре
Мәшһүр татар дин әһеле һәм җәмәгать, сәясәт эшлеклесе Муса Бигиев фигурасы дистә еллар дәвамында тикшерүчеләрне үзенә җәлеп итә. Әсәрләренең оригинальлеге, гаять киң эрудициясе, ислам чыганакларының мәгънәсен ачып бирүдәге кыюлыгы, үзенчәлекле шәхес булуы аның мирасын өйрәнү эшен файдалы гына түгел, мавыктыргыч та итә. Сүз аның төп хезмәтләренең берсе турында бара.

Коръәнне – үз туган телеңдә

Бигиевның кулъязмалары һәм китаплары арасында Коръәннең татарчага тәрҗемәсенә һәрвакыт зур игътибар бирелде. Ул Изге китапны XX йөз башында тәрҗемә итәргә керешә һәм 1911-1912 елларда бу эшне төгәлли. 

Бигиев бу елларда Коръән проблемалары белән бик җитди шөгыльләнә, мисал өчен, 1905 елда «Коръән һәм аның тәфсирләре тарихы» дигән җыентык бастырып чыгара. Бигиевның тәрҗемәсе Изге китапның мәгънәсен татарларга үз туган телләрендә ирештерүдә беренче генә омтылыш булмый. Коръәннең алдарак нәшер ителгән аңлатмалары ирекле тәрҗемә рәвешендә булса да, аларны шулай дип атарга беркем дә җөрьәт итми. Муса әфәнде исә үз стиле турында катгый төстә белдереп, өстенә шундый җаваплылык ала, Коръәннең тәрҗемәсе - «шәригать бурычы» булуын искәртә.

Әмма бу мөселманнар арасында кискен каршылыкка очрый. "Традицион ислам тарафдарлары" бу хезмәтне ислам йолалары, фәне, дин нигезләре һәм Аллаһы Тәгаләгә каршы килә дип таба һәм әлеге тәрҗемәне бастырмас өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Нәтиҗәдә, аны «Өмид» һәм «Әманәт» типографияләрендә дә нәшер итәргә җай табылмый, ул Муса Бигиев исән чагында бер җирдә дә басылып чыкмый.

1922 елда Россиядән чит илгә киткән эшкуар һәм меценат Әхмәтвәли Мәңгәр (аны Муса әфәнденең укучысы Йосыф Уралгәрәй телгә ала) раславынча, әлеге кулъязма Бигиевның Берлиндагы (галим 1930 еллар башында әлеге шәһәрдә яши) мәчет подвалында калган китаплары арасында булырга мөмкин. Әмма, алдагы вакыйгаларга карап фикер йөрткәндә, ул аны үзе белән алган. 

Муса бәй тәрҗемә Коръәнне Төркиядә бастырып чыгару хокукын «Милләт» һәм «Хакка Догру» газеталары хуҗасы, тарихчы Җамал Кутайга тапшырган. «Милләт» үз укучыларына бөек галим Муса Бигиевның үзе тәрҗемә иткән Изге китапны газетага  тәкъдим итүе хакында мөрәҗәгать белән дә чыга. Әмма Бигиев вафат булу сәбәпле, Кутай тәрҗемәне кулга төшерү бәхетенә ирешми. Тарихчы фикеренчә, ул Каһирәнең «Әл-Әзһәр» университетында сакланган. Кутай Җамал күп мәртәбәләр Мисыр вузына мөрәҗәгать итеп карый, хәтта Төркиянең мәгариф министрын эшкә җигә, әмма үз максатына ирешә алмый. 

М.Бигиевның тормыш юлын һәм иҗатын өйәнүче төрек галиме М.Гёрмез бу хезмәтнең «Әл-Әзһәр» университетына тапшырылуына шикләнә. Аның мәгълүматлары буенча, Бигиев үләр алдыннан үз китапларын Төркия Милли китапханәсенә тапшыруны Төркиянең Каһирәдәге илчелегенә васыять итеп калдырса да, аларның алдагы язмышы билгеле түгел. Шулай да Уралгәрәй әлеге китаплар арасында Коръәннең тәрҗемәсе булмавын раслый. 

Ничек кенә булмасын, соңгы вакытка кадәр Бигиевның бу хезмәте юкка чыккан дип саналып килде. Советлар Союзы чорында Ленинград дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы А.Т.Таһирҗановка (1907-1983) якын торган белгечләрнең кайберләренә кызыклы бер "серне" яшереп саклый. Муса әфәнденең хатыны архивның бер өлешен саклап кала алуы һәм үләр алдыннан аны кече кызы – профессорның җәләл җефете Ф.М.Таһирҗановага тапшыруы билгеле була. 2000 еллар башында Фатыйма Муса кызы үзендә сакланган бу кыйммәтле документлар турында ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты хезмәткәрләренә хәбәр итсә дә, ул чагында сөйләшүләр тупикка терәлә.

Гасыр табышы

Моннан 10 еллар чамасы элек Коръән белгече Ефим Резван М.Бигиевның архивы белән кызыксына башлый. Ул күренекле татар галиме Зыя Камалиның оныгы белән таныша, ә ул аңа Бигиевның хезмәте Петербургта авторның кызында саклануын әйтә. Резван үз аспирантына аны эзләргә куша. Нәтиҗәдә, гаилә дә, Коръән дә табыла. «Рукопись и судьба» дигән фильм төшерелә, ул Фатыйма ханым үлгәннән соң, 2007 елда экраннарга чыга. 2010 елда Казанда ике томлык җыентык дөнья күрә. Аның берсе - Муса әфәнденең оныгының хатыны Альмира Таһирҗанова тарафыннан төзелгән уникаль документлар, хатлардан тупланган «Книга о Мусе-эфенди, его времени и современниках» дигән җыентык, икенчесе исә Бигиев тарафыннан татарчага тәрҗемә ителгән Коръәннең факсимилесы була. Ике томлыкның берничә тапкыр презентациясе үткәрелә, ул Татарстанның гына түгел, бөтен төрки-мөселман дөньясының иҗтимагый тормышында зур вакыйгага әверелә.

Моннан берничә ел элек мәкаләнең авторы «Бигиев хезмәтенең факсимилесы» белән танышкач, аның чын булуы берникадәр шик уятты. Басманың авторы да, датасы да, типографиясе дә күрсәтелмәгән, китап турында башка мәгълүматлар да юк иде. Төп нөсхәнең төгәл күчермәсе булырга тиешле стереотип басма хакында сүз алып барсак, бу бик тә сәер тоела: типографияләрдә әлеге мәгълүматларны күрсәтергә тиешләр иде бит. Моннан тыш, типографиянең, китапны нәшер итү өчен рөхсәте булмый торып, сигнал экземплярны бастырып чыгаруы да сагайта. Репринттагы төп битләрнең саны (771) шикне тагын да көчәйтте. Бигиевның 1912 елда дөнья күргән «Озын көннәрдә руза» дигән китабының тышлыгында исә басмага әзерләнгән Коръән тәрҗемәсе турында болай диелә: «Алла теләсә, китап уртача форматлы, 400 биттән торачак, теле җиңел, бәясе арзан булачак». Ни генә булмасын, ул чагында әлеге фактлар мине ниндидер гамәлләр кылырга этәрмәде.

«Татарча» дияргә тел бармый...

Узган елның августында, «Коръәннең татар телендәге төп тәрҗемәсе»н, кемдер бүгенге татар теленә аударганын көтеп җиткерә алмагач, әлеге эшкә үзем керештем. Әмма «Әл-Фатиха» сүрәсен тәрҗемә иткәннән соң һәм кайбер сүрәләрнең аятьләре белән җентекләп танышкач, моның Бигиевныкы булуына карата шигем күп тапкырлар артты.

Беренчедән, тәрҗемәнең тулысынча төрек-госманлы телендә булуына игътибар иттем, анда татар теленә хас элементлар юк иде. Һичшиксез, Бигиевның теле, узган гасыр башындагы күп кенә башка татар авторларыныкы кебек үк, гарәп-фарсы һәм угыз-төрек элементларын үз эченә ала. Мин исә Бигиев әсәрләренең тел үзенчәлекләрен өйрәнгән Р.Р.Габделхаков белән килешәм. Ул болай яза: «Бигивның теле И.Гаспринский тарафыннан эшләнгән «урта лисан»га туры килә».

М.Бигиев теленең госманлы теленнән аермасы галимнең Казанда һәм Төркиядә дөнья күргән «Коръән Кәрим тәрҗемәсе» дигән мәкаләсен үзара чагыштырып карагач та, ачык күренә. Башта ул 1912 елда Казанда нәшер ителгән «Халык назарына берничә мәсьәлә» дигән җыентыкта, аннары 1913 елда Истанбулда «Ислам дүньясы» журналында басылып чыга. Асылда, алар бер үк текст булса да, Истанбул басмасында кайбер сүзләр һәм гыйбарәләр госманлы телендәге сүзләргә үзгәртелгән. Әйтик, Казан басмасындагы «үз» сүзе госманлы телендәге «кенди», татар телендәге «дөрес» сүзе «догру»га (һ.б.) алыштырылган. Бу – Бигиев теленең госманлы теленнән аерылуын тагын бер мәртәбә раслый.

Репринт басманың шрифты да күзгә ташлана, ул революциягә кадәрге татар басмаларыннан аерылып тора, шулай ук анда ﯔ һәм ﮔ хәрефләре дә юк. 2010 елгы басмадагы шрифтның «Өмид» типографиясендә (Коръәннең тәрҗемәсе дә шунда басылырга тиеш була) дөнья күргән югарыда телгә алынган җыентыктагы шрифттан аермасы һәр белгечкә көн кебек ачык.

Өстәвенә, алдарак искә алынган «Коръән Кәрим тәрҗемәсе»ндә М.Бигиев Изге китапны тәрҗемә иткәндә таянган 10 принципны санап үтә. Алар арасында филологик анализның әһәмиятен һәм мөселман дин белгечләренең аңлатмаларына (тәфсир һәм тавил) иярү кирәклеген инкарь итүне аерым билгеләп үтү зарур. Мәкаләдә шулай ук Коръәнне укыганда (кыйраәт) аермалар (алар сүз һәм гыйбарәләрнең мәгънәсен үзгәртә) күзәтелгән очракта, автор мөмкин булган кадәр аңлатма бирәчәген әйтә. Әмма тәкъдим ителгән тәрҗемәдә бу принциплар сакланмый.

Коръәнне кем тәрҗемә иткән?

Нәтиҗәдә, мин болай дип фараз кылам: беренчедән, әлеге басма М.Бигиевның тәрҗемәсе түгел; икенчедән, Муса әфәнде Коръәннең госманлы теленә тәрҗемәләреннән актив файдаланган һәм ни өчендер әлеге телне «урта лисан»га җайлаштырмаган.

Әлеге фаразларны тикшерү өчен Коръәннең госманлы теленә тәрҗемә ителгән, 1927 елга кадәр (ул елны М.Бигиев хаҗдан Россиягә кайтышлый соңгы тапкыр Истанбулга сәфәр кыла һәм аның үзе белән китаплар алу мөмкинлеге була) дөнья күргән барлык басмаларын карап чыгарга кирәк иде. Һәм мин, репринтның төрле билгеләре буенча чыганакны табу өчен, китапханәләрдәге электрон каталоглардан чыганакларның үзен һәм тәрҗемәләргә багышланган мәкаләләрне эзләргә керештем. Нәтиҗәдә, тәрҗемәнең атамасы (репринтның тышлыгында «Тәрҗемә-и шәрифә» дип язылган иде), тәрҗемә авторы тарафыннан кулланылган стандарт мөселман гыйбарәсенең («Бисмилләхи-р-рахмани-р-рахим») үзенчәлеге, бизәү стиле һәм басманың күләме буенча тәңгәллекләрне берләштереп, мин мондый фикергә килдем: Бигиев тәрҗемә иткән Коръәннең төрек авторы Сөләйман Тәүфик тәрҗемәсенең репринты булуы бик тә ихтимал. Бу – Коръәннең төрек теленә тәүге тәрҗемәләреннән берсе була. Шик-шөбһәләрне куып тарату өчен мин әлеге китапның бер нөсхәсенә заказ бирдем һәм аны 2010 елда Россиядә дөнья күргән басма белән битен-биткә чагыштырып чыктым.



Сулда - төрек оригиналының, уңда 2010 елда басылган репринтның тышлыгы.

Моннан тыш, Муса әфәнденең оныгы Мөхәммәт Таһирҗановның хатыны Альмира Таһирҗанова чакыруы буенча, Санкт-Петербургка юл тоттым һәм гаиләдә сакланган нөсхә белән төрек басмасын чагыштырып карау мөмкинлегенә ия булдым. Минем фаразларым тулысынча расланды - «Бигиев хезмәте» С.Тәүфик тарафыннан төрек-госманлы теленә тәрҗемә ителгән Коръәннең тулы күчермәсе булып чыкты. Ул 1926 елда Истанбулда Yeni Şark Kütüphanesi (Яңа Шәрык Китапханәсе) нәшриятында әзерләнеп, Әхмәд Камил типографиясендә (Terceme-i şerife- Türkçe Kur’an-ı Kerim. İstanbul: Yeni Şark Kütüphanesi, Matbaa-i Ahmed Kamil, 1926.6+771 S.) дөнья күргән.

Дюмадан әл-Газалига кадәр

Тормышындагы һәм иҗатындагы бик тә кызыклы якларга тукталмыйча гына, әлеге хезмәтнең авторы хакында берничә сүз әйтергә кирәктер. Тәрҗемәче, журналист һәм язучы Сөләйман Тәүфик Әл-Хөсәйни [Оззорлуоглы] (1861-1939) - 160тан артык әсәр авторы. Ул гарәп, француз, итальян телләрен белгән, Гюго, әл-Газали, Золя, Конан Дойль әсәрләрен, беллетристика, балалар китаплары тәрҗемә иткән. Сөләйман әфәнде шулай ук атив рәвештә публицистик эшчәнлек белән дә шөгыльләнгән: 1908-1927 елларда ул 3 газета гамәлгә куйган һәм 12 газетада баш мөхәррир булып эшләгән. Ул сугыш, күрәзәлек турында китаплар, тарихи романнар, мәсәлләр язган.

Коръәнгә килгәндә, Сөләйман бәй аны 1897 елда тәрҗемә итә башлаган һәм 10 елдан соң бу эшне төгәлләгән (дөресрәге, ул Фәхреддин әр-Разиның тәфсирен төрек-госманлы теленә аударган). Бигиев очрагындагы кебек үк, аңа әлеге хезмәтне нәшер итәргә рөхсәт бирмиләр. 1908 елда Госманлы империясендә булган инкыйлабтан соң гына ул аның бер өлешен бастырып чыгара. Сөләйман бәй үз хезмәтенең тагын бер өлешен 1924 елда, Төркия Республикасы игълан ителгәннән соң гына укучыларга ирештерү мөмкинлегенә ия була. Төрле яктан яңгыраган тәнкыйть сүзләре һәм әлеге уңайдан Дин эшләре департаментының тискәре белдерү белән чыгуына бәйле рәвештә, әсәрнең төп өлеше нәшер ителми. Ниһаять, 1926 елда төрле типографияләрдә эчтәлекләре бер-берсенә охшаш ике басма дөнья күрә, аларны автор әр-Рази тәфсиреннән тәрҗемә нигезендә әзерли. Аларның берсе - «Тәрҗемә-и шәрифә / Тюркче Кур’ан-и Керим» (771 бит), «Тюркче Кур’ан-и Керим» (808 бит) дигән исем астында басылып чыга. Кайберәүләр кереш өлештә үз мәкаләсен бастырган мәшһүр галим Әхмәт Җәүдәт-пашаны әсәрнең авторы дип уйлап ялгыша. Тагын бер елдан соң Сөләйман Тәүфик үз тәрҗемәсен тагын да тулырак вариантта («Кур’ан-и Керим Терджумеси / Тюркче Мусхаф-ы Шериф») һәм тагын бер версиясен («Тюркчели Кур’ан-и Керим») нәшер итә. 1926 елда дөнья күргән 771 битлек хезмәт нәкъ менә «Бигиев тәрҗемәсе»нә әверелә дә. Ни өчен шулай килеп чыга соң? Минем фикеремчә, моны ике версия белән аңлатырга мөмкин.

Беренчесе: Сөлөйман Тәүфик барысын да алдаган, Муса Бигиев тәрҗемәсен каяндыр табып, аны төрекләр өчен җайлаштырган. Муса әфәнде исә «үзенең, әмма төрекләшкән» вариантны үз архивында сакларга ниятләгән. М.Бигиевның әлеге томны 1926 яки 1927 елда Мәккә һәм Истанбулга сәфәре вакытында Россиягә алып кайтуы бәхәссез. Әмма күп кенә шартлар әлеге версиянең чынлыгында шик уята. Мисал өчен, С.Тәүфик 1907 елда Бигиевның тәрҗемәсен ничек тапкан да, аны 1908 елда нәшер итә башлаган соң? Ул вакытта Муса әфәнденең үзенең дә эшләре иң кызган чагы булгандыр бит? Һәм ни өчен М.Бигиев соңгы көннәренә кадәр үз тәрҗемәсенең дөнья күрмәвенә борчылган?

Икенче версия дөреслеккә күбрәк туры килә. Муса Бигиев 1926-1927 елларда Мәккә һәм Истанбулга ике сәфәренең берсендә Коръәннең төрек-госманлы теленә тәрҗемәсе белән кызыксынып, аны Россиягә алып кайткан. Багажын тикшергәндә проблемалар килеп чыгудан куркып, Муса әфәнде китапның басылып чыккан урыны һәм елы, нәшриятның исеме, кереш өлеше язылган битләрне юкка чыгаргандыр, шунлыктан әлеге китапның Россиядәге бердәнбер нөсхәсе аның китапханәсенә шундый кыскартылган вариантта килеп эләккәндер, мөгаен. 1931 елның маенда, галим чит илгә китеп ярты ел үткәннән соң, аның өлкән улларын кулга алалар һәм бүлмәсендә тентү үткәрәләр. Муса әфәнденең хатыны Әсма Бигиева печатьләнгән ишекне ачып, конфискацияләнгән китапханәне алып чыгар алдыннан берничә китап, эш дәфтәре һ.б. кәгазьләрне яшереп өлгерә. Ире хакындагы әлеге истәлекләрне ул гомере буе саклый, Коръән тәрҗемәсенең аерым-аерым битләрен брошюра итеп терки һәм сөрген вакытында, яшәү урыны эзләп бер урыннан икенчесенә күчеп йөргәндә дә үзеннән калдырмый. Альмира Таһирҗанова сүзләренчә, аның каенанасы, Муса әфәнденең кызы Фатыйма әлеге Коръән турында: «Әнием әтиемнән калган Коръән тәрҗемәсен кадерләп саклады», - ди. Бу сүзләрне төрлечә шәрехләргә мөмкин, әмма Коръән тәрҗемәсенең төп нөсхәгә туры килүен лингвистик экспертиза ачыкларга тиеш иде. Репринтны нәшер итәр алдыннан аны үткәрмәгәннәр, күрәсең.

Татарчага тәрҗемә ителгән Коръәннең сигнал экземпляры да булгандыр. «Әманәт» типографиясендә Коръән тәрҗемәсенең тулы тиражы басылып чыгуына сугыш, шуннан соң башланган революция һәм сәяси стройның үзгәрүе комачаулаган дип уйларга нигез бар. Шунысын да искәртик: Муса Бигиев әлеге типографиянең милектәше булган, ул аның өчен шрифтлар ясаган.

Әмма төп сорау ачык кала: Бигиев тәрҗемәсе кайда соң? Минем фикеремчә, Муса әфәнде бик тә кадерле әлеге кулъязманы үзендә саклагандыр һәм аны Төркиядә эзләргә кирәк. Ул 1949 елда Төркия илчелегендә эшләгән төрек дипломатларының кайсы да булса берсенең гаилә архивында тузан җыеп ятадыр, яки Әнкара милли китапханәсендә сакланадыр һәм тикшерүчеләрнең якты дөньяга чыгаруын көтәдер, мөгаен. (Саетов И.Г. Ни татарский и ни Бигеева: История одного Османского перевода Корана. Ислам в современном мире. 2017;13(1):59-70. DOI:10.22311/2074-1529-2017-13-1-59-70).

Фикерләр








Дин

Эшмәкәр мөселман хатын-кызы ничек киенергә тиеш?

Мөселман хатын-кызлары эшмәкәрлек өлкәсендә уңышка ирешә аламы? Бизнес-леди образы нинди ул? Казанда мөселман хатын-кызлары өчен оештырылган “Иртәнге бизнес чәй”дә әнә шул хакта сөйләштеләр.

Дин

Үлгән кешенең әйберләрен нишләтергә? Хәзрәт аңлатмасы

Хәзер муллык заманында яшибез. Мал-мөлкәт, өй тулы җиһаз, шкаф тулы кием-салым. Тик бер нәрсә дә мәңгелек булмаган кебек, адәм баласы да бер көн, бар байлыгын калдырып, җир йөзеннән китә. Аның гомер буе җыйган малы, әйберләре - барысы да өелеп кала.

Дин

Дин галимнәре: төшләр өч төрлегә бүленә

Адәм балалары гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә. Шулай да, «Йоклап үтә икән лә гомерем», дияргә ашыкмагыз!

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла