Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уңыш җыелды – гошер сәдакасын бирер вакыт җитте

Уңышның күп өлеше инде бакчалардан җыеп алынды, капчык-әрҗәләргә салынып, базларга салынды. Ә аның уннан бер өлешен мохтаҗларга яисә дини, социаль оешмаларга илтергә онытмадыгызмы?

news_top_970_100
Уңыш җыелды – гошер сәдакасын бирер вакыт җитте

Гошер сәдакасының үзенчәлекләре турында “Татар-информ” агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сөйләде.

Гошер сәдакасы ул – Аллаһы Тәгаләгә мул уңыш өчен рәхмәт йөзеннән бирелә торган сәдака дип аңларга кирәк. Гошер сәдакасы түләнергә тиешлеге турында Коръәннең “Бәкарә” сүрәсендәге 267 нче аятьтә дә әйтелә. “...Җирдә чыккан байлыкны сәдака итеп бирегез...” диелә анда.

Җәлил хәзрәт аның зәкятнең бер төре булып саналганын әйтте. “Гошер җирдә үскән игеннән, башка уңыштан чыгарыла. Су сибеп үстергәннең 20дән бере, яңгыр суы белән үскәненең 10нан бере бирелергә тиеш”, - дип белдерде ул.

Баш казый әйтүенчә, кайберәүләр “хәрам ризык ашаганым юк, үзем җитештерәм, үзем үстерәм” дип әйтсә дә, уңышның уннан бере Аллаһы Тәгалә өлеше булуын да истә тотарга тиеш. “Намаз укырга, ураза тотарга, хаҗ кылырга өйрәткән кебек, безгә кешеләрне гошер бирергә гадәтләндерергә кирәк. Бу – безнең бурыч”, - дип белдерде ул. Җәлил хәзрәт элегрәк күмәк һәм шәхси хуҗалыкларда бәрәңге күпләп утыртылган чорларда гошер сәдакасын бирү традициясе булса да, соңгы елларда моңа игътибар сүрелүен билгеләп узды.


Элек имамнарны халык яшәткән

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов баш казый сүзен җөпләп, революциягә кадәр гошер бирү бик популяр булуын, элек мәдрәсәләр, мәчетләрнең гошер хисабына яшәгәннәрен әйтте.

– Авылда 100 хуҗалыкның һәркайсы берәр капчык бәрәңге бирсә дә, мәчеткә 100 капчык килгән дигән сүз. Мәчет ятимнәргә, мохтаҗларга өләшкәч, бәрәңгесе артык калса, әле сата да ала. Менә сиңа коммуналь хезмәтләргә түләргә акча. Менә шул гошер була да инде. Мәчетләргә бу зур ярдәм, газ, электр уты өчен түләү мәсьәләсендә финанс ягыннан авыр булуын беләбез. Элек имамнарны халык яшәткән, ә хәзер имамнар сәдака сорый, бу дөрес түгел. Элек мәчетләр бай булган, үзләре дә хәйрия эше белән шөгыльләнгәннәр, мохтаҗлык кичермәгәннәр, - ди ул.


Гошер сәдакасы республикада кайчан җыела башлый?

Гошер сәдакасының республикада җыела башлавы тарихына килгәндә, Җәлил хәзрәт моңа төп сәбәпче мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов булуын әйтте. Ул 90нчы елларда “әйдә, бер авылны билгелик тә, гошер бәйрәме оештырыйк әле”, дип әйткән булган.

– Без Готыф абый (Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның әтисе – Т.И. искәрмәсе) белән киңәштек тә, ул Арча районы Хәсәншәех авылында абруйлы имам иде. Күмәк хуҗалыклар да бу эшкә кушылсыннар дип, анда бу чараны башлап җибәрдек. Мәчеттә вәгазьләр укыдык, шәхси хуҗлыкларда атлар да бик күп иде, ат җигеп, аларны бизәп, догалар кылып, өйләр буенча йөреп, бер "КамАЗ" арбасыннан артык бәрәңге җыеп, Казанның "Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы" мәдрәсәсенә озаттык. Аннары Кукмара районы Ядегәр авылында булды мондый бәйрәм, Балтач районы Алан авылында да оештырылды, дип сөйләде Җәлил хәзрәт Фазлыев.


Гошер сәдакасын иң күп бирүчеләр кемнәр?

Бүгенге көндә республика мөхтәсибәтләрендә 156,2 тоннага якын яшелчә, шул исәптән, бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, шулай ук алма һәм бал җыелган. Шушы азык-төлек “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге, “Зәкят” хәйрия фонды кебек хәйрия оешмаларына, мөселман уку йортларына, социаль учреждениеләргә, коррекцион мәктәпләргә, социаль ашханәләргә, балалар йортларына, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә җибәрелә.

Гошер сәдакасы бирүдә балтачлыларга тиңнәр юк, алар инде 22 тонна тапшырган. Арча (20 тонна), Буа (20 тонна), Теләче (15 тонна), Балык Бистәсе (12 тонна), Бөгелмә (10 тонна) районнары да актив.

– Балтачта кешеләр ишегалдына бәрәңгесен, кәбестәсен, кабагын чыгара, машина җыеп йөри. Бу традициягә әйләнгән. Мулла нинди булса, мәхәлләсе шундый. Мөхтәсибе нинди, районы да шундый, - ди Мансур хәзрәт.

Җәлил хәзрәт Фазлыев үзе дә гошер сәдакасын күпләп биргән елларны искә төшерде.

– Элек күп утырта идек бәрәңгене. 1986 елны 1200 чиләк эре бәрәңге алып кергән идек бакчадан. Мин үзем 1981 елда өйләндем, хатыным әйтә: “Сезгә килен булып килгәч, гаҗәпләндем, тормыш та авыр гына, бурыч та бар, ди. Берәр тонна бәрәңгене бушка бирү башыма сыя алмады, ди.  Без электән бәрәңгене санап керттек, уннан берсен читкә атып бара идек. 1988 елда балалар укыта башладым, дәфтәр дә, китап та, ручка да кирәк иде. Гошер бәрәңгесен сатып, балаларга шул акчага ала идем, дип хатирәләрен яңартты, - баш казый.

Бүгенге көндә гошер сәдакасы 18 районда җыела, ә барлыгы 48 район мөхтәсибәте исәпләнә.

– Гошерне бар кеше дә бертөрле генә кабул итми: “Ничек инде, күпме үстердем, су сиптем, чүбен утадым, шуны бирергә тиешме”, дип әйтүчеләр бар. Коръәндә әйтелгән икән, димәк, түләргә тиешбез. Аллаһы Тәгалә киләсе елда уңышны тагын да мулдан бирер дигән өмет белән. Безнең бурыч – казыйларның, имамнарның халыкка гошернең нәрсә икәнен аңлату. Дингә игътибар арткач, халыкка зәкят, фитыр һәм башкалар турында аңлатыла башлады. Гадәттә, Аллаһы Тәгаләдән “сәламәтлек, байлык бир”, дибез, хәзер исә гошер, зәкятны күбрәк бирергә мөмкинлек бир дип сорыйлар, - ди Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

Гади халыкны гына түгел, инвесторларны да гошер сәдакасын бирергә күндерү зарур. Җәлил хәзрәт шуңа игътибарны юнәлтте.

– Бу мәсьәлә аксый әлегә. Быел Татарстанның иген кырларыннан 5 миллион тоннадан артык уңыш җыелган икән, 500 мең тоннасы гошер булырга тиеш. Без шушы әйберләрне шул ук инвесторларга өйрәтергә, исләренә төшерергә тиеш. Алар әле гошер сәдакасын тулысынча чыгармый, - ди ул.


Тиешле гошерне бирмәсәң, Аллаһы Тәгалә яңгырын вакытында бирмәс

Гошер сәдакасы бирүчеләргә Аллаһыдан рәхмәт булмый калмый.

– Хәтерләсәгез, Кол Шәриф төзелеше вакытында һәр гектардан 2 центнер уңышны Кол Шәриф төзелешенә бирергә дигән килешү бар иде. Шул елдан соң 20 елга якын гел уңышлы ел килеп торды. Тиешле гошерне бирмәсәң, Аллаһы Тәгалә яңгырын вакытында бирмәс, ди. Бирсә дә, яңгырда хайваннар өлеше генә булыр, ди. Күпме коры ел булды аннары. Болгар ислам академиясенә сәдакаләр биргән иделәр, быел тагын нинди матур уңыш. Аллаһы Тәгалә нәрсәдер бирмичә сорамый. Күмәк хуҗалыклар, инвесторлар өстендә дә шушы бурыч бар, - дип ассызыклады баш казый. 

Республика мөхтәсибәтләрендә җыелган 156,2 тоннага якын яшелчәне Мансур хәзрәт Җәләлетдинов аз дип билгеләп узды.

– 156 тонна ул безнең республика өчен бик аз. Согуд Гарәбстанында чүл булган җирләрдә дә үстерәләр, гошерен бирәләр. Бездә бит һава шартлары да, яңгыры да бар, - ди ул.

Баш казый гошер сәдакасын җыю җайга салынмау, транспорт мәсьәләсе хәл ителмәү кебек проблемаларны билгеләп үтте. Кемнәргәдер гошер сәдакасын илтү бик мәшәкатьле һәм чыгымлы.

– Үзәкләштерелеп җыю оештырылмаган. “Зәкят” фондына әйтәм: Зур техника булдырыгыз, дим, - ди хәзрәт.

Баш казый колхозлар үстермәгәч, мәктәпләр дә авыр хәлдә калганын шәрехләп үтте.

– Кукмарада 15 килограмм бәрәңге җыйган мәктәп директорын гәҗитләргә язып чыктылар. Адәм көлкесе, 2 чиләк бәрәңге бирү хуҗалыкка берни түгел, ә шуның өчен директорны гаепләделәр. Алар аны гошер итеп җыеп, башта мәчеткә илтеп бирсә, аннары мәхәллә советы мәктәпкә бирүне хәл итсә, закон бозу да булмас иде анысы, - ди ул.

Гошер сәдакасы буларак бирелгән уңышны саклау проблема түгел. Хәзер күп кенә мәдрәсәләр яшелчәләрне саклау өчен базлар төзи. Бәрәңге дигәч тә, үз нечкәлекләре бар, ди Җәлил хәзрәт. Ул җирдән чыккан уңышның уннан бере бирелергә тиешлеген, әмма җирдән чыкканы барысы да ашарга яраклы, озак сакланырга яраклы түгеллеген искәртте.

–  Яшел, черек, кисек, вак бәрәңге дә була бит, шуңа күрә бу гошер буенча мәсьәләләр бик күп. Голәмәләр Шурасына да әйтәм: утырып бер фикергә килик кайбер мәсьәләләр буенча дим, - ди ул.

Хәер, сәдакасын бирүчесе булса, саклау проблема түгел. Мансур хәзрәт Җәләлетдинов әйтүенчә, кайбер мәдрәсәләр җаен тапкан инде, яшелчәләрне кышка әзерли. “Мин беләм шундый мәдрәсәләрне: кәбестәне тозлыйлар, иттән тушенка ясыйлар”, - ди.

                                                                     

Гошер сәдакасы кемгә тиеш?

Шулай да, Җәлил хәзрәт әйтүенчә, 156 тонна ул әле Татарстанда шуның кадәр генә гошер сәдакасы җыелган дигән сүз түгел. Мохтаҗ туганнарына, күрше-күләнгә, ятимнәргә бирүчеләр дә бар.

– Әти баласына, бала әтисенә, онык бабасына, бабай оныгына гына бирә алмый, туганнарына бирә ала. Үзе зәкят чыгарырлык кешенең гошер алуы дөрес түгел. Бай кеше гошергә мохтаҗ дип саналмый. Кайсы кеше дога кылырга тиешлеге мәҗбүри ди, бу алай түгел, ул мохтаҗ булырга һәм сөенергә тиеш. Сөенсә – иң зур дога шул. Диненә карамастан кемгә дә бирергә була.

Гошер сәдакасына фитыр сәдакасына кебек үк дога кыласы. Гошер сәдакасының барысы да Казандагы дини йортларга килә дигән сүз түгел. Әйтик, әлмәтлеләр Әлмәт мәдрәсәсенә, ютазылылар Урыссу мәдрәсәсенә китерергә мөмкин.

– Гошерне уңышны алгач та бирү хәерле. Әмма туганыңның фатирында күпләп сакларга урыны булмаса, яз көне бирсәң дә ярый. Гошер дигәндә, ул бит туганлык җепләрен дә ныгыта. Барасың, хәлен белешәсең, аралашырга бер сәбәп була, - дип уңай якларын билгеләп узды Җәлил хәзрәт.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов гошер сәдакасын бирергә теләчүеләргә якындагы мәчеткә: “Гошер сәдакам бар иде, килеп алып китегез”, - дип мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100