Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ун галәмәт булмый торып, ахырзаман җитмәс – Йосыф хәзрәт Дәүләтшин ахырзаман хакында

Ахырзаман җиткәнен ничек белергә? Аның галәмәтләре нинди? Кеше тормышында нинди үзгәрешләр була? Коръәндә һәм хәдисләрдә ахырзаман турында ниләр әйтелә? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчеләренә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сөйләде.

news_top_970_100
Ун галәмәт булмый торып, ахырзаман җитмәс – Йосыф хәзрәт Дәүләтшин ахырзаман хакында

Ахырзаманның исемнәре күп, шуларның берсе - Кыямәт көне. Коръәни Кәримдә аның 20 якын исеме искә алына. Алар арасында “кыямәт көне”, “мәхкәмә көне” бар, рус телендә “судный день”, “конец света” дип тә килә.


Адәм балалары дүрт баскычны үтә

Ахырзаман ул бик зур вакыйга, Аллаһ Тәгаләнең хикмәте белән без – адәм балалары дүрт баскычлы тормышта яшибез. Беренче баскыч - безне Аллаһ Тәгалә әни карынында юктан бар кыла, ягъни безгә аяк-куллар, ишетү-күрү сәләтен бирә. Аллаһ Тәгалә безне киләсе баскычта яшәргә әзерли. Беренче баскыч иң кыскасы, без аны яратылу баскычы дип тә атый алабыз. Һәм икенче баскычта кеше анасы карыныннан чыгып, бу дөньяга күчә. Ул "сынау баскычы" дип атала, яки безнең бу дөньяда яшәвебезнең төп максаты тиешле имтиханны үтәү. Аллаһ Тәгалә күп кенә әби-бабаларыбыз яратып укый торган “Тәбарәк” сүрәсендә әйтә: “Аллаһ Тәгалә юктан бар кылды үлемне, яшәешне сезне сынап карар өчен, арагыздан кайсыгыз күбрәк изгелек кылыр”.

Без бүген яшибез икенче баскычта, ул дөнья дип атала. Әлбәттә, дөнья әни карыныннан зуррак, күпләр өчен әни карыны 8-9 ай булса, дөньяда тормыш күбрәк. Элек, Адәм г.с. вакытында кешеләр 600, 700, 1000 ел яшәгән. Мәсәлән, Нух пәйгамбәр 950 ел яшәгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд замана ахырына якынайган саен, кеше гомере 60-70 елга калыр дигән. Шуңа күрә тормышны озыйнайтырга тырышсалар да, бу ахрызаманның бер галәмәте, адәм балаларының гомерләре кыскара.



Кемнеңдер кабере оҗмах бакчасының бер бакчасы, кемнеңдер тәмугъ чокырының бер чокыры

Өченче баскыч – ул кабер тормышы. Дини телдә ул – бәрзах тормыш дип атала. “Бәрза” сүзе киртә дип тәрҗемә ителә. Ни өчен киртә, чөнки үлем белән без өченче баскычка күчәбез, һәм кире икенче баскычка чыга алмыйбыз. Анадан туган бала туу процессы белән икенче баскычка күчә, һәм кире әнисенең карынына керә алмый. Үлү белән без икенче баскычтан, өченчесенә күчәбез һәм аннан кире кайту юк.

Бераз диннән ераграк кешеләргә ахирәт, җәннәт, җәһәннәм турында сөйли башласаң: “Аннан кемнең кайтканы бар әле”, – дип, тизрәк авызыбызны йомып куярга тырышалар. Анасының карынына кире кергән бала юк, шулай ук теге дөньядан кайтучылар да юк. Бик кайтырлар иде, ләкин аннан кайтып булмый.

Димәк, ахырзаман җитмәгән икән, кешеләр әле җәннәттә һәм җәһәннәмдә түгел, алар кабер тормышында яши, ләкин алар шушы тар кабердә генә ята дигән сүз түгел. Кемнеңдер кабере оҗмах бакчасының бер бакчасы, кемнеңдер тәмугъ чокырының бер чокыры. Әле кыямәт юк, әле мизанга –үлчәүгә гамәлләр куелмады. Кемдер инде каберендә үк җәннәттәге кебек ята, чөнки хәдисләрдә килә: “Аллаһ Тәгаләнең әмере белән фәрештәләр кабердән җәннәткә тәрәз ачарлар, җәннәттәге исләр, җәннәттәге ризыклар аның каберенә керер. Шуңа күрә ул кеше каберендә җәннәттәге кебек ята. Ә кемнеңдер каберенә гамәленә күрә, җәһәннәмнән тәрәзә ачарлар, җәһәннәмдәге ут аның каберенә кереп тулыр”. Шуңа кемдер җәһәннәмдә булмаса да, инде җәһәннәмдә яна. Бу өченче баскыч көтү баскычы булды, аңа кадәр барлыкка килү, сынау баскычлары иде.

Дүртенче, төп баскыч – ул ахирәт тормышы, ягъни бөтен кешеләрнең тормышлары үтте, яшисе кешеләр яшәп китте, хәзер инде Җир шарының әҗәле җитте. Ахырзаман килеп, җир шары җимерелә, үлгән бөтен кешеләр күпмедер вакыттан соң яңадан кубарылып тора, Аллаһ Тәгалә каршына җыела, һәм бу кыямәт көне дип атала. Намазда кыям дигән хәл бар – ул басып тору дигәнне аңлата. Кыямәт көнендә бөтен кеше басып торачак, һәркемнең гамәлләре тикшерелеп, әлбәттә, изгелекләре үлчәүнең бер ягына, явызлыклары икенче ягына куеп үлчәнә. Кемнедер Аллаһ Тәгалә сират күпере аша гиздереп җәннәткә кертәчәк, ә кемдер сират күпереннән егылып җәһәннәмгә керәчәк. Җәһәннәмгә кемдер мәңгелеккә керәчәк, ә кемдер вакытлыча, ләкин ахыр нокта кемдер җәһәннәмдә, кемдер җәннәттә мәңге калачак.

Ничек адәм баласының әҗәле җитеп, үлем фәрештәсе аның җанын алып китсә, менә шуның кебек җирнең әҗәле җитеп, бу дөнья да бетү ахырзаман була. Шушы ахырзаманнан соң дүртенче баскыч – мәңгелек тормышыбыз башлана.

Ахырзаман җитүнең ун зур галәмәте бар

Дөнья бетү бик тиз булса да, аның галәмәтләре бар. Ул галәмәтләр, безне бераз гына вәгазьләп алу өчен, алдан килә. Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең хәдисләрендә, Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә менә шушы ахырзаман алдыннан җирдә нинди эшләр эшләнәчәк, нинди вакыйгалар булачагы хакында безгә алдан хәбәр бирде. Без ахырзаман галәмәтен күрәбездә, Аллаһ Тәгалә, пәгамбәребез әйткәннәр чыннан да килде бит дип, ахырзаманның якынаюын тоеп торабыз.

Ахырзаман галәмәтләренең зурлары бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзенең хәдисендә, ахырзаманның ун зур галәмәте бар дип әйтте, ләкин ун зур галәмәт башланганчы аның кече галәмәтләре булачак. Аның турында галимнәр аерым, дини чыганакларга таянып китаплар да язган. Зур галәмәтләр килә башласа, алар бер туктамый килеп бетә һәм ахырзаман җитә. Хатын-кызның муенындагы төймәсе өзелеп, бер-бер төшеп киткән сыман, ахырзаманның зур галәмәтләре бер-бер артлы килеп, дөнья бетәчәк. Әлегә зур галәмәтләр башланмады, ләкин инде кече галәмәтләрне без күрәбез.


Мөхәммәд пәйгамбәр килүе үзе бер галәмәт

Кече галәмәтләрне галимнәр берничә төргә бүләләр. Әле булмаган галәмәтләр, ләкин аларның булачагы көтелә, булган һәм кабатланмый торган һәм булган, ләкин кабатланып тора торган галәмәтләр бар.

Булган галәмәтләргә хәтта сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәтнең с.г.в. җир өстенә килүе дә керә. Ул алдагы дини китапларда хәбәр ителгән галәмәт булды, һәм борынгы халыклар, Мөхәммәд пәйгамбәр килгән икән, димәк, тиздән, дөнья бетәчәген белделәр. Мең ярым ел үтсә дә, ул кешелек тарихында тиздән дип атала, безгә генә озын кебек.

Шулай ук сөекле пәйгамбәребез кайбер тарихы вакыйгаларны, нинди илләрең алынуын, мөселман диненә күчүен әйтте. Пәйгамбәребез кешеләрнең сыйфатлары үзгәрүен дә әйтте. Мәсәлән, бер хәдистә: “Ике төркем кешеләр бар. Алар икесе дә җәһәннәм әһелләре булыр, ләкин минем аларны күргәнем юк", – ди, ягъни пәйгамбәребез вакытында андый кешеләр булмаган. 

"Беренчесе: урам буйлап төркем-төркем ирләр йөрер һәм аларның билләрендә сыер койрыгына охшаган нәрсәләр булыр. Алар шушы сыер койрыгына охшаган нәрсә белән кешеләрне кыйнап йөрерләр". Шулай ук кулларына әйберләр тотып, халыкны куркытап йөрүче скинхендларны әйтә алабыз. Дубинка белән халык куып йөргән хезмәткәрләрне дә атарга була. Әгәр мондый эшләр гаделсезлек белән эшләнсә, урыннары утта дип әйтелә. "Һәм икенчесе: хатын-кызлар киенгән булыр, ләкин ялангач булырлар”. Бүген күп кенә хатын-кызларга җәйге челләдә: “Син ялангач” дип әйтсәң, “Нишләп, киенгән бит”, – дип җавап кайтара. Ләкин ул киенсә дә, аның бөтен әйбере күренә, яки ул үтә-күренмәле нәрсә кигән, яки сыланып торганны. Ул киенсә дә, аның бөтен матурлыклары фетнә булып күренеп тора.

Пәйгамбәребез әйтеп калдырган тагын бер галәмәт: үлчәүләрнең асты-өскә килү. Гадәттә үлчәү-мизан ул гаделлек берәмлеге, хәтта мәхкәмә, суд, прокуратура дигәч тә, анда үлчәү тора. Ул элек-электән гаделлекне күрсәткән. Әмма дөнья бетәр алдыннан, ахырзаман алдыннан үлчәүләрнең асты-өскә килер, ягъни гаделлек дип аталган үлчәүләр дөрес күрсәтмәс. Шуңа күрә кешеләр ялганчыны дөрес сөйләүче дип әйтерләр, ә дөрес сөйләгән кешене бу ялганчы дип әйтерләр; акны кара дип, караны ак дип әйтерләр: яхшылыкны явызлык, явызлыкны яхшылык дип әйтерләр ди. Бүген без шуларны күрәбез бит. Күп кенә бер изгелеге булмаган кешеләрне, шулхәтле өскә күтәреп: "Менә бу яхшы кеше!" - дип әйтәбез.

Аннан соң пәйгамбәребез туганлык җепләре бетәр диде. Әгәр борынгы заманнарда туганнар ничектер бергә булсалар, ярдәмләшеп яшәсәләр, ахырзаман алдыннан туганлык дигән нәрсә бетәр. Мәсәлән, үзем кечкенә вакытта әниләр төсле телевизор алган иде, бөтен туганнар безгә әз-әзләп акча җыйды. Әти шул телевизорны алып кайтканда, әни бәлешләр салып, бөтен туганнарны җыйды. Бу вакыйга гомергә минем истә калды. Ә хәзер безгә мәчеткә күп кенә кешеләр килеп, туганым мине кредит алганда җаваплылыкны үз өстенә алучы итеп кертте, үзе түләми, мин түләп йөрим дип сөйлиләр. Кызганыч, бүген туганнар кирәкми, өй күтәрәм дисәң дә, кеше банкка бара, туганнар белән аралашу юк.

Шулай ук пәйгамбәребез әйткән - кеше хатыныма ярыйм дип, әнисен рәнҗетер дигән. Хатын - хатын, ләкин әти-әни һәрвакыт әти-әни булып кала. Яки, мәсәлән, ир кешегә әтисе белән аралашуга караганда дуслары белән сөйләшү кызыграк булыр, ди.

Шулай ук табигатьнең үзгәрүе, глобаль җылыну һәм башкалар. Мәсәлән, пәйгамбәребез Гарәбстан ярымутравы яңадан яшеллеккә күмелер дип әйткән. “Яңадан яшеллеккә күмелер” дигән сүз, кайчандыр ул чүллекләрдә яшеллек булган дигәнне аңлата. Чыннан да, бүген археологлар яшеллек булган эзләрне табалар, һәм акрын гына гарәп илләре яшеллеккә күмелә.

Тагын берсе: вакыт кыскарыр дигән, чыннан да, хәзер шундый заманда яшибез, машиналар да чаба, ат кебек кенә түгел, машинада 150 ат көче җитми безгә, зуррагын алырга тырышабыз. Ни өчен? Чөнки өлгереп булмый, вакытның бәрәкәте юк. Галимнәр ахырзаман алдыннан кешеләр бер урыннан икенче урынга кыска вакытта күчә алыр дигән. Менә бу вакытның кыскару да инде.

Әти-әнине рәнҗетү, аракы эчү артыр, кешеләрдән дини гыйлем китәр, наданны галим дип йөртерләр – шундый бик күп галәмәтләр бар, алар турында, әйткәнемчә, китаплар да язылган, үзебез дә күреп торабыз.

Ахырзаман җитүнең олы галәмәтләре

Дөнья бетүнең олы галәмәтләр әле башланмаган. Аларга Гайсә г.с.нең килүе дә керә. Нәрсә дисәң дә, без мөселманнар, безнең китабыбыз Коръән, анда ахырзаман алдыннан җир өстенә Гайсә пәйгамбәр төшәр диелә. Безнең китабыбызда Гайсә г.с. исән дип язылган, Аллаһ Тәгалә аны хачка, тәре дип әйтәбез, кадакламадылар, үтермәделәр, ул аларга күренде генә, ди. Кайбер риваятьтә кадакланган кеше Гайсә пәйгамбәрнең бер шәкерте генә дип тә килә, кайбер риваятьтә ул бер хыянәтче, Аллаһ Тәгалә аңа Гайсә сурәтен бирде дип тә килә, кайберсендә җен дип тә әйтелә. Ләкин Гайсә г.с. исән, аның әле дөньяга төшәсе бар һәм дөньяда яшәп, кешеләрне изгелеккә, хәерле эшләргә чакырасы бар, әле аның гаилә корасы, өйләнәсе бар. Аннан, әҗәле җитеп, җеназа укып күмәчәкләр. Гайсә с.г. пәйгамбәр буларак килмәячәк, ул гади мөселман буларак киләчәк, чөнки Мөхәммәт с.г.в. килгәч аның пәйгамбәрлеге бетте.

Әле Гайсә г.с.гә кадәр Дәҗҗалның килүе бар. Аны урысча Антихрист дип әйтәләр. Ул үзен Аллаһ Тәгалә дип әйтәчәк, бик күп кешеләр аңа иярәчәк, Аллаһ Тәгалә аңа кайбер могҗизалар бирәчәк, мәсәлән, яңгыр яудыру; җеннәр, шайтаннар аңа ярдәм итәчәк.

Шулай ук Мәһди килүе бар. Аны кайбер галимнәр кече, кайберләре зур галәмәтләргә кертә. Аны мөселманнарны берләштерүче әмир булыр дип әйтәләр.

Шулай ук Дәббә дип аталган, сөйләшеп йөри торган хайван чыгар диелә. Ул да зур галәмәткә керә.

Яэҗүҗ-мәҗүҗ халкы – ул тау астында бикләнгән бик күп санлы халык. Бу халык көннәрдән-бер көнне чыгып, хәтта бер күлне эчеп бетерәчәкләр. Алар бик күп булачак һәм җир өстендә кан коячак, соңыннан Аллаһ Тәгалә аларның үзләрен һәлак итәчәк.

Шулай ук Хиҗаз җиреннән зур ут чыгар дип әйтелә. Кояш икенче яктан чыгу – иң ахыргы галәмәтләрнең берсе. Кояш көнбатыштан чыкканнан соң бөтен кеше аңлаячак: дөнья бетте, тәүбә ишекләре шул заман ябылачак. Зур галәмәтләр әлегә башланмады.


Дөнья беткәндә Аллаһны искә алучы кеше калмас

Кайбер кешеләрнең күзләре шул кадәр томаланган була, галәмәтләрне күргәч тә аңламаска мөмкин. Пәйгамбәребез кыямәт көне бик тиз килер, дөнья бетү, дөнья җимерелү бик тиз булыр дип әйтте. Хәдистә килә: Иртә белән кибет тотучы үзенең сатасы әйберләрен җәеп салыр, ә сатарга өлгермәс. Димәк иртә белән ул үзенең әйберләрен төзегәндә әле дөнья бетәчәге билгеле булмый. Ризык әзерләүче кулына ризыкны алыр, ләкин кабарга өлгермәс. Болар дөньяның бик тиз бетәчәген күрсәтә.

Һәм дөнья бетә башласа, әлбәттә, бер кешедә икенче кешенең кайгысы булмаячак. Беркем дә дөнья җимерелә башлагач, "Кая әле, мин гаиләм белән саубуллашып килим, аласы әҗәтләремне алыйм әле", - дип уйламаячак. Дөнья беткәндә һәркемдә үз кайгысы булачак, ләкин беркем дә котыла алмаячак.

Хәдисләрдә дөнья шулкадәр куркыныч булып җимереләчәк дип килә, ләкин дөнья беткәндә “Аллаһ, Аллаһ” дип әйткән кешеләр инде калмас, ди. Төрле риваятьләрдә бу төрлечә аңлатыла, иманлы кешеләр инде үлеп беткән була, исән булсалар да, ниндидер бер хуш ис чыгып, шул истән иман әһелләре егылып хуштан язар, дөнья бетүне күрмәсләр диелә.

Таулар тетелгән йон кебек очып йөрер

Коръәндә ахырзаманга караган аятьләрдә диңгезләр ярларыннан чыгар, диңгезләр кайнар дип килә. Бу нәрсәләрне күз алдына китерү бик куркыныч. Диңгез кайный башласа, аның астында ниндидер ут чыккан дигән сүз, ул ут җир кабыгы ачылып чыгармы, җир ярылып, астагы вулканнар бәреп чыгармы - төгәл ничек буласын без күз алдына китерә алмыйбыз.

Шулай ук таулар тетелгән йон кебек очып йөрер диелә. Йолдызлар коелыр, күкләр җимерелеп ярылып бетәр дип тә әйтелә. Андагы вакыйгалар бик куркыныч булачак.

Андагы вакыйгаларны сурәтләүгә сәләтле голливуд режиссерларының гына көче җитми. Ләкин иң мөһиме шул: иманлы, хәерле кешеләр бу дәһшәтне күрмәячәк, Аллаһ Тәгалә аларны алдан ук үзенә алачак.

Ахырзаманның кайчан булачагын иң зур фәрештә һәм иң олуг пәйгамбәр белмәгән икән, аны Нострадамус каян белсен?

Тарихта ахырзаман шушы елда, шушы айда, көндә җитә дип чаң кагучылар, сөйләүчеләр гел булып торган. Кайбер адашкан дин әһелләре акчаларыгызны безнең гыйбадәтханәгә китерегез дип кешеләрдән акчаларын җыеп алганнар. Кибеттә шәмнәр, тозлар, ярмалар калмаган очракларны да беләбез. Күрәсең, сәүдәгәрләргә дә җыелып торган товарны сату кирәк. Берничә ел элек акыллы гына кешеләр: “Менә электр, газ бетәчәк икән, утын яга торган мичләр кайтарып куйдык”, – дип әйттеләр. Мондый сүзләр тарату кемгәдер файдалы, кемдер аның ярдәме белән акча эшли, ләкин беркайчан да кыямәтнең кайчан җитәсен Аллаһ Тәгаләдән башка бер зат та белми.

Аллаһ Тәгалә бер вакыт Җәбраил г.с.не Мөхәммәт с.г.с. янына бер кеше сурәтендә җибәрде. Пәйгамбәребез кешеләрнең иң изгесе һәм Аллаһка иң якыны санала, аның янына фәрештәләрнең иң зурысы булган Җәбраил г.с. килде. Ул Мөхәммәт с.г.в.нән кайчан дөнья бетә дип сорады, ул бу сорауны юкка гына бирмәде. Пәйгамбәребез белмим дип тә, Аллаһ Тәгалә генә белә дип тә әйтмәде, ул бик хикмәтле дип җавап бирде: “Соралучы сораучыдан артыгын белми”, – диде. Бу нәрсә дигән сүз: син дә Җәбраил иң зур фәрештә, мин дә Аллаһка иң якын кеше, без беребез дә дөньяның кайчан бетәсен белмибез. Шуңа Җәбраил фәрештә белми икән, Мөхәммәт пәйгамбәр белмәгән икән, аны Нострадамус каян белсен, аны фәлән авылның фәлән сихерчесе каян белсен? Аны Аллаһтан башка беркем дә белә алмый.

Әҗәл килү безнең өчен ахырзаман инде, моңа әзер булырга кирәк

Бер вакыт Мөхәммәт с.г.в. янына килеп, бер кеше: “Кайчан дөнья бетә инде?” – дип сораган. Ә пәйгамбәребез: “Кайчан үлем фәрештәсе килеп, синең җаныңны суырып ала, шунда синең өчен дөнья бетә”, – дигән. Шуңа дөнья бүген бетәме, иртәгәме, без әзер булырга тиеш. Җир шарында секунд саен кем өчендер дөнья бетеп тора. Үлем фәрештәсе килеп, минем җанымны алып китте икән, миңа бу дөньяда нәрсә булса да барыбер. Әҗәл килү безнең өчен ахырзаман инде, моннан качып та, котылып та булмый, моңа әзер булырга кирәк. Ләкин базга шәмнәр тутырып түгел, ә Аллаһ Тәгалә каршында гөнаһларыбыздан арынып, рәнҗеткән кешеләребездән гафу үтенеп, әзер торырга тиешбез. Әҗәл беркайчан да ишек шакып килми, ул ишек шакымыйча килә торган бердәнбер кунак, ул килә дә җаныңны алып китә, тәнең елап торган туганың янында ятып кала.

Кыямәт көне фәкать җомга көнне генә булыр

Пәйгамбәребезнең шундый сүзләре бар: “Минем килүем белән ахырзаман ике бармак кебек якын булыр”, ягъни мин киләм икән, кешелек тарихында ахырзаманның да килүе озак калмаган дигәнне аңлата. Ул ике бармагын күрсәткәндә алар арасында тагын бер бармак юк иде. Бу нәрсә дигәнне аңлата? Димәк, мин килү белән ахырзаман арасыда бүтән затлар булмый, бүтән пәйгамбәрләр килми.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтте: “Дөнья яралды җомга көнне, Адәм белән Һава җомга көнне яратылды, җомга көнне алар җәннәткә кертелделәр, җомга көнне алар җәннәттән чыгарылдылар һәм кыямәт көне дә фәкать җомга көнне генә булыр”, – диде. Шуңа ислам тәгълиматы буенча кыямәт көне атна кич тә, шимбә көнне дә түгел, ул җомга көнне була.

Пәйгамбәребез әйтте: “Җомга җитсә, бөтен бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр кайгырыша башлый, бүген дөнья бетәр микән инде дип. Ләкин гафил булган адәм балалары гына ничек дөньяга чумып яшәсәләр, шулай яшәүләрен дәвам итә.

(Беренче өлеш тәмам. Кыямәт һәм җәннәт турында - алдагы язмабызда).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100