Йосыф Дәүләтшин үлем турында: Аллаһы Тәгалә кешегә кайда яхшырак булуын белә

29 Июля 2017

Укылган: 1834 тапкыр

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Берәү дә мәңгегә килмәгән. Иртәме-соңмы, һәркайсыбызга якыннарыбызны югалту ачысын татырга туры килә. Әмма иңнәргә төшкән шул хәсрәтне күтәрә белү, мәрхүмнәрне хөрмәтләп соңгы юлга озату – безнең бурычыбыз.
Кешенең вафаты турында хәбәрне кабул итү, көчле һәм сабыр була белү мәсьәләсе буенча без Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән әңгәмә кордык.

Үлем килсә дә, кешенең өмете өзелергә тиеш түгел


- Йосыф хәзрәт, якын кешең үлгәч, шул хәбәрне ничек дөрес итеп кабул итәргә? Хәсрәтне җиңеллек белән күтәрү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Без, хәзрәтләр, бу мәсьәләдә кешеләргә китап сүзләре җиткерәбез. “Тормыш Аллаһ кулында, Аллаһның әмере белән киләбез, аның әмере белән китәбез”, дип кайвакыт берникадәр “акыл сатабыз” инде. Китап сүзләрен җиткерү авыр эш түгел, ләкин кайгы килгән кешегә китап сүзләрен кабул итү җиңел түгел. Үзем күп еллар хәзрәт булып эшләгәч, бик күп кешеләрне юатырга туры килде. Фаҗигаләр булып тора бит, берничә ел элек самолет һәлакәткә очрагач та, балаларын югалткан әти-әниләр белән аралаштык.

Кешегә өйрәтү җиңел, әмма үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән бар авырлыгын. Үземнең әти 53 яшендә вафат булды, аны югалту хәсрәтен татыдым һәм китапча гына кабул итү җиңел түгеллеген аңладым. Миңа Аллаһы Тәгалә: “Йосыф, ничә еллар кешегә дару каптырып утырасың, акыл сатып, хәзер шул ачы даруны үзең дә эчеп кара әле”, диде бугай. Шуңа күрә, беренче сүз шул: авырлык килгән кешеләргә Аллаһы ярдәм итсен! Аллаһ ярдәм бирмәсә, ничә еллар буе бергә яшәгән, көн саен күреп өйрәнгән әти-әниеңне дә, хәләл җефетеңне дә, апаңны яки абыеңны да, бигрәк тә балаңны югалту кайгысын күтәреп булмыйдыр.

Икенчедән, туганны югалту авыр, әмма дин белән яшәгән һәм бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында булуына инанган һәм шуны күңеленә сеңдерергә тырышкан кешегә җиңелрәк. Чөнки ул белә: кеше үлде дә бетте түгел. Без бу дөньяга вакытлыча килдек, һәм безнең чын яшәвебез ахирәттә һәм Алла боерса җәннәттә булыр дип өметләник. Шушы әйберне аңларга тырышу җиңеллек бирә.

Бүтән мин бу кешене күрә, кочаклый, тавышын ишетә алмаячакмын дип уйлау бик авыр. Аллаһка ышанмаган, атеист кешеләргә туганнарын югалту күпкә авырдыр, минемчә. Ә мөселман кешесе, безнең әби-бабайлар, гомер бакый соңгы юлга “үлде дә бетте", дип түгел, ә "җәннәттә күрешергә язсын”, дип озатканнар. Кешедә өмет булырга тиеш. Шундый очраклар була: кемнәрнеңдер туганнары авырый, табиблар барыбер үләчәк, дисә дә, барыбер туганнарның өметләнә белүен күрәм. Хәтта кешегә үлем килсә дә, кешенең өмете өзелергә тиеш түгел. Ахирәткә ышанып яшәү, “минем әниемне, иремне, баламны җәннәттә күрергә өметем бар”, дигән уй кешегә җиңеллек бирә. Шуңа күрә безгә үлемне дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Үлем ул булды да бетте түгел, үлем ул кечкенә бүлмәдән зурысына күчерә торган бер бусага.

 "Кеше үлгәнне ишеткәч, мөселман кешесе дога кыла"


- Кешенең вафаты турында хәбәрне ишеткәч, кайсы сүрәләрне, аятьләрне уку кирәк?

- Кеше үлгәнне ишеткәч, мөселман кешесе дога кыла. Коръәни Кәримдәге “Бәкарә” сүрәсеннән “Ииннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун” аятен укый. “Без бөтенебез дә Аллаһы Тәгаләнеке һәм бөтенебез дә Аллаһка кайтабыз” дигәнне аңлата – сөекле пәйгамбәребез шушы сүзне әйтергә кушкан. Бу безнең тәкъдирне кабул итүебезне күрсәтә. Ә, гомумән, Раббым, шушы кешенең гөнаһларын кичерә күр, хаталарын гафу ит дияргә кирәк, гөнаһлары ярлыканса, аның ахирәте хәерле булачак. Дога укымаса, кеше үз теле белән “Раббым, хаталарын гафу ит, каберен җәннәт бакчасы ит, тәмуг чокыры булудан сакла”, дип, күңеленнән килгән сүз белән сорарга тиеш. Аның хәлен Аллаһ кына үзгәртә ала.

“Аллаһы Тәгалә кешегә кайда яхшырак булуын белә”


- Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләрен үзенә иртәрәк ала дигән сүз бар. Бу кешеләрне юату өчен генә әйтеләме?

- Әби-бабайлардан “теге дөньяда да яхшы кешеләр кирәктер”, дигән сүзне ишеткән бар.

Тормышымда минем өчен бер мөһим хәл булды. Бер гаилә минем өчен кадерле гаиләгә әйләнде. Кайгы берләштерә диләр бит. Бер гаиләдә бердәнбер балалары – 18 яшьлек малайлары суга батты һәм комага китте. Табиблар баш мие үлде, исән калырга шанслары юк дигәннәр. Бердәнбер баласын югалткан әни депрессиягә бирелде. Аларның танышлары “барып, күрешеп кара әле” дип сорадылар, мин бит инде психолог, табиб түгел, шулай да Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, догалар укып тынычландырып карармын дип, аларга чыгып киттем. Аллаһы Тәгалә телне ачтырды, һәм без сөйләшеп китеп, алар белән шундый фикергә килдек: бу баланы Аллаһы Тәгалә юктан бар итеп аларга биргән, иң беренче бу бала Аллаһы Тәгаләгә кадерле, Аллаһы Тәгалә аларга баланы биреп торган, хәзер бу баланың кайда калуы яхшырак: әни-әни кулындамы, әллә Аллаһы Тәгалә хозурындамы – Аллаһы Тәгалә үзе хәл итсен. Менә шундый фикергә килдек.

Бер айдан алар миңа шалтыратып, “Аллаһы Тәгалә безнең улыбызга аның янында яхшырак була дип хәл итте”, дип әйттеләр. Шушы әйберне аңларга тырышу кешегә ярдәм итә.

Без бит биргәндә “Аллаһы Тәгалә бирде” дип әйтәбез, шөкер итәбез, корбан чалабыз, Аллаһы Тәгалә алганда да үзенекен ала бит. Ул кешегә кайда яхшырак булуын белә. Минем туганнан туган энекәшем 18 яшьтә китеп барды. Без озак кына сөйләшеп утыргач, абыем, бәлки гөнаһларга чумганчы, теге дөньяга күчү яхшырак булмады микән, дип әйтте. Кемгә күпме язган инде...

“Безнең әби-бабайлар венок куеп түгел, дога белән җирләгәннәр”


- Кайбер кешеләр истәлек булсын дип, социаль челтәргә якыннарының фотоларын элә, чәчәкләр илтә...

- Чәчәк мәсьәләсенә килгәндә, соңгы юлга озатканда, диндә ике, дүрт, так яки җөп санлы чәчәкләр булырга тиеш, канәфер булсын дигән әйбер юк. Ул дин гадәте түгел. Шул ук веноклар безгә совет заманында кергән. Безнең әби-бабайлар венок куеп түгел, дога белән җирләгәннәр. Фәкать шуны гына әйтергә була: исламда галимнәр арасында кабергә чәчәк яки үсемлек утыртыргамы, юкмы дигән бәхәс бар. Берәүләр утыртырга була ди, икенчеләре файдасы юк ди. Үсеп торганда, шиңгәнче, Аллаһы Тәгаләгә дога укып торырлар дигән сүз бар инде. Галимнәр икегә бүленгән, һәм шуңа катгый рәвештә әйтә алмыйбыз. Шулай да, “ярамый” дип әйтүче “ярый” диючеләрне хөрмәт итәргә тиеш.

Ә кабер ташына сурәт кую, билгеле тыела. Сурәт булган җиргә фәрештә килми дип әйтәбез, ә без бит инде догалар кабул булуын телибез. Кемдер искә төшерү өчен өстәленә яки ятак кырыена куя ала инде, әмма мәрхүмгә ул кирәкми, аңа безнең догаларыбыз кирәк. Гомумән, мәрхүмнәр өчен эшләнгән күп кенә эшләр алар өчен түгел, ә кешеләр өчен. Хәтта, мәсәлән, чардуган, таш кую да безнең өчен, шул каберне белү, эзләп табу өчен.

“Мәрхүмне озатканда күзгә ташланмый торганрак кием кирәк”


- Соңгы юлга озатканда, ир-атлар һәм хатын-кызлар ничек киенеп килергә тиеш?

- Мәрхүмнәргә хөрмәт булырга тиеш. Бәйрәмчә яки су коенырга барган кебек барырга тиеш түгел, билгеле. Һәр урынның әдәбе бар. Мәрхүмнең үзенә, туганнарына карата да ихтирамсызлык күрсәтү ярамый. Кеше болай көнкүрештә яулык бәйләп йөрмәсә дә, сумкасында кечкенә генә яулык йөртергә тиеш. Мәчеткә керәсеңме, зираткамы – яулык кирәк. Махсус кара кием булмаса да, күзгә ташланмый торганрак кием кирәк. Чуар чәчәкле, ромашкалы кием белән килсә, дөрес түгел бит. Шуңа күрә кычкырып тормый торган кием булса яхшы булыр иде. Хәтта без хәзрәтләр дә зиратларга барганда купшы итеп түгел, күбрәк эш киеме, җыйнаграк киенергә тырышабыз.

“Кеше туфрактан яралган, җаны чыккач, ул тизрәк тәнен эзли”


- Танылган шәхесләрне җирләгәндә, үзегезнең күңелегезгә нәрсә тия?

- Кайвакыт без совет чорыннан калган гадәт буенча сәгатьләр, көннәр буе хушлашабыз. Ә дин ягыннан бер нәрсә бар: кеше туфрактан яралган, аның җаны чыккач, ул тизрәк тәнен эзли.

Күзне йомдыру шуннан кергән: җан ничә ел тәне белән яшәде, тән җанын эзли диләр, күзләрне йомдырып кую дигән әйбер шуннан. Тәнне тизрәк теге дөньяга озатып, яңадан тән белән җан кавышуына тырышырга кирәк. Гадәттә, танылган кешеләрне озатканда, “вазифаларыгызны үтәгез, безнең эш башлангач, безгә кысылмагыз, без аның дөрес китүенә җавап бирәбез”, дибез. Безнең өзеклекләр булырга тиеш түгел. Юып кәфенләгәч, кабат-кабат кагылу, теләсә кемнең теләсә ничек ачып караулары хәерле эш түгел. Аннары вазгыятькә дә карыйсың инде, туганнары каян һәм башкалар.

“Мәрхүмнәрнең гайбәтен сөйләмәү шарт булып тора"


- Үлеләр турында гел сүз таратуга ничек карыйсыз?

- Үлеләр турында, урыслар әйтмешли, я бернәрсә дә, я яхшысын гына әйтергә кирәк. Пәйгамбәребез әйтә: әллә нинди начар кеше булса да, вафат булганнарны сүкмәгез, ди, чөнки сез аларны сүгеп, туганнарын рәнҗетәсез, ди. Хәтта пәйгамбәргә дошман булган Әбуләхәп, Әбуҗәхилне дә сүкмәскә кушкан. Мәрхүмнәрнең гайбәтен сөйләмәү шарт булып тора, сүгеп язарга ярамый. Сагынып язганда да, мәдхия уку кебек кенә түгел, гыйбрәтле булса иде.

"Кешенең кадерен исән вакытта белергә кирәк”


Гомумән, кешенең кадерен исән вакытта белергә кирәк. Әгәр дә сез хөрмәт иткән кеше үлеп китә икән, аның туганнары сезгә хөрмәтле кеше була ала. Пәйгамбәребез дә шул хакта әйтә. Мәсәлән, әти-әнисен, хәләл җефетен, баласын зурлыйсың, ул гаиләгә ярдәм итәсең...

Фикерләр








Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Гает һәм җомга – бәйрәм хисе белән укылучы намазлар

Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәте белән шундый вакытларны билгеләде ки, ул вакыт аралыгында гыйбадәт кылган өчен савап берничә мәртәбәләр артык була. Җомга намазы һәм гает намазлары нәкъ менә шундый вакытлардан.

Дин

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Намаз – җәннәт ачкычы ул

Намаз исламның икенче баганасы санала. Мөселман кешесе көн саен биш вакыт намаз (иртәнге, өйлә, икенде, ахшам, ястү) укый. Намаз ялгыз гына да, күмәкләшеп тә укыла. Җомга намазын мәчеттә уку мәслихәт.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла