Үз йортың ихатасында яулыксыз йөрергә ярыймы? (сорау-җавап)

11 Сентября 2017

Укылган: 572 тапкыр

“Йортыбыз ихатасына кайвакыт яулыксыз чыккалыйм. Кызым мине моның өчен шелтәли, сине чит ир-атлар күрергә мөмкин, ди. Бер хәзрәттән ишеткәнем бар, имеш, ихата ул - хатын-кызның өе, яулыксыз да йөрергә ярый. Бу хак сүзме?” - дип сорый укучыбыз. Сорауга җавапны Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин бирә.
– Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Ханымның кызы дөрес әйтә. Мәсәлән, ихатаның коймасы биек булырга мөмкин яки өйләре кырда тору сәбәпле, ул ихатасына чыгып, әгәр дә бер ир-ат та күрми икән аны, йорергә мөмкин. Андый вакытта проблема юк. Чөнки бөтен хикмәт өйдә, ихатада булу түгел, ә ирләр күрмәүдә. Шуңа күрә, әгәр дә, ул ирләр күзеннән имин булса, яулыксыз йөрергә дә була. Ир-атлар күрергә мөмкин икән, андый вакытта өйдә дә яулыксыз йөри алмый.

Фикерләр








Дин

Хаҗилар тәэсирләре: “Җаныбызның туган җире - Мәккә, ул калырга тели, ә тәнебез туган илгә тарта”

Ислам диненең 5 нче баганасы булган Хаҗ гамәлен әле күптән түгел генә үтәп кайтучыларның күңел кичерешләре, тәэсирләре яңа. Бу очракны кулдан ычкындырмыйм диеп, ашыга-ашыга әзерләдем бу язмамны. Күбесенең зур юлдан соң сәламәтлеге бераз какшап торган мәле. Шулай да, вакыт табып, канатланып, сөенеп искә алды алар узган көннәрен. Күңелләр дә тулып ташыды, күзләр дә яшьләнде... Рәхмәт сезгә, хаҗилар, хыялда гына булса да безне үзегез белән бергә алган өчен!

Дин

Быел хаҗилар арасында авыручылар саны ике тапкырга арткан

Татарстан хөкүмәте Хаҗга баручыларның сәламәтлеген кайгырту өчен 12 табибны (былтыр 15 табиб иде) Изге сәфәргә юллады. Республика бу табибларның һәм хаҗиларга кирәк булырга мөмкин булган медикамент чыгымнарын да күтәрә. Табиблар әйтүенчә, былтырга караганда авыручылар саны ике тапкырга күбрәк булган, шулай итеп, хаҗилар быел ике тапкыр күбрәк авырган.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла