Искәндәр Биктаһиров

1952 елның 12 октябрендә Чирмешән районы Югары Чыгтай авылында туган.

1980 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, 1982-84 тә Казан консерваториясендә З. Хисмәтуллина классында белем ала. 1975-81 елларда Татар дәүләтҗыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981 - 95 елларда Г. Тукай исемендәге  Татар дәүләт  филармониясе эстрада бүлегенең солист-вокалисты, 1995 елдан Казан шәһәр филармониясе солисты.

Җырчының репертуарында татар халык җырлары (шул исәптән Г. Тукай шигырьләренә) мөһим урын алып тора. И. Биктаһиров үз иҗатында, татар халык җырларының үзенчәлеген тирәннән аңлап, аларны башкаруда яңа алымнар эзли; аңа фольклор музыкасының бөтен нечкәлеген тоеп, халык лирикасын күпьяклап ачу сәләте хас. «Әллүки», «Зиләйлүк», «Туган тел», «Тәфтиләү», «Уйлану», «Хатлар язам» кебек күп кенә татар халык җырлары Биктаһиров башкаруында яңача яңгыраш ала, аеруча популярлык казана. И.Биктаһировның репертуарына шулай ук татар композиторлары С. Сәйдәшевнең «Уянсыннар кырлар» (Ә. Фәйзи шигыре), З. Хәбибуллинның «Айлы төн» (Ә. Ерикәй шигыре), Р. Яхинның «Җырларым» (М. Җәлил шигыре), С. Садыйкованың «Татарстан - минем Республикам» (Н. Дәүли шигыре), Л. Батыр - Болгариның «Ак яулыклы әнием» (Н. Касыймов шигыре), Р. Ахиярованың «Әй, җанаш» (Р. Харис шигыре) һ.б. җырлары керә. Җырчы үзбәк, таҗик, казакъ, төрекмән, гарәп, шулайук рус җырларын да башкара.

И. Биктаһиров радио һәм телевидениедә еш чыгыш ясый («Татарстан» ДТРК фондында аның 50 данәдән артык язмасы бар), Идел буе, Урал, Себер шәһәрләрендә, Мәскәүдә, С.- Петербургта һәм чит илләрдә концертлар белән гастрольләрдә була.

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла