Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел чын кыш кайчан киләчәк?

Быелгы көз җылы булды. Ләкин шулай да кышкы матурлык сагындыра да башлады. Чын кышның кайчан киләчәге турында КФУның метереология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

news_top_970_100
Быел чын кыш кайчан киләчәк?

"Көнбатыш процессларына бәйле рәвештә быелгы көз җылы килде: безгә даими рәвештә Төньяк Атлантикадан циклоннар килә һәм температура күтәрелүенә китерә. Хәзер кыш алды һәм тәүлекнең уртача температурасы түбән булырга тиеш. Ләкин хәзерге вакытта температура югары", - дип сөйләде метереология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев "Челнинские известия" газетасына. 

Тотрыклы кар катламы тәүлек температурасы минус  5 °С ка җиткәч ятачак. Гадәттә, бу 19-22 ноябрь көннәренә туры килә. Ләкин быел бер атнага тоткарлык булырга мөмкин. Россия Федерациясенең Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, һава температурасы 22 ноябрьгә кадәр нормадан 4 °С ка югары һәм Татарстан республикасы тулысынча шушы зонага туры килә. Шуңа күрә кинәт кенә суытуны көтәргә кирәкми. Моның өчен салкын арктик басымнар кирәк, - дип аңлата метеоролог. 

Россия Гидрометеорология үзәгенең фаразларына карганда, ноябрь аенда температура нормадан  0,5 °С ка югары, ә декабрьдә нормадан тайпылышлар булмаячак. 

«Челнинские известия» газетасы шулай ук, 13-19 ноябрь көннәрендә, төрле елларда төшерелгән фотолар тәкъдим итә. Бу фотоларга карап, 2011, 2012, 2013, 2014, 2015 һәм 2016 елларда әлеге көннәрдә һава торышы нинди булганын күзалларга була. 

16 ноябрь, 2011 ел. 

13 ноябрь, 2012 ел.

18 ноябрь, 2013 ел.

14 ноябрь, 2014 ел. 

13 ноябрь, 2015 ел.

19 ноябрь, 2016 ел. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100