Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Декабрьдә нинди һава торышы булачак?

Россиянең Европа өлешенең төньягында декабрьдә уртача температура нормадан югары булачак.

news_top_970_100
Декабрьдә нинди һава торышы булачак?

Декабрьгә һава торышы фаразларын Россия Гидрометеорология үзәге бүлеге мөдире Владимир Тищенко сөйләде дип яза “Российская газета”.

Мәскәү төбәге дә төньяк өлешкә керә, шуңа күрә Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә гадәттәгедән җылырак булачак. Башкалада кар декабрь башында явачак диелә. Алдагы көннәрдә суытачак, тик явым-төшемнәр булмаячак.

Шулай ук Уралда һәм Красноярск краеның төньягында да температура нормадан югары булачак. Үзәк һәм Идел буе федераль округында, Көньяк һәм Төньяк Кавказ округында температура нормага якын булачак. Ә Якутиядә көчле салкыннар булырга мөмкин. Хәер, анда декабрь башында болай да төнге температуралар 40 градустан түбән була, быел тагын да салкын булырга мөмкин.

Көньяк һәм Идел буе федераль округларында явым-төшемнәр аз булырга мөмкин. Себердә, Ямалда һәм Таймырда, Камчаткада, Магадан өлкәсендә һәм Хабаровск краенда явым-төшемнәр артыгы белән булачак. Ә калган төбәкләрдә нормада булачак дип фаразлана. Мәскәүдә декабрьдә уртача 56 мм кар ятар дип көтелә.

Владимир Тищенко моның бары тик беренчел фаразлар булуын искәртә. Кышның беренче аена төгәл фаразлар ноябрьнең соңгы көннәрендә чыгачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100