Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел төнендә һава торышы ничек булачагы билгеле булды

Россиянең Европа территориясендә декабрь аенда һава температурасы нормадан бер градуска югары булачак.

news_top_970_100
Яңа ел төнендә һава торышы ничек булачагы билгеле булды

31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы яңа ел төнендә кар капламы һәм уртача салкынлык фаразлана. Бу хакта “Российская газета”га Гидрометеорология үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина җиткергән.

Тулаем алганда, Россиянең Европа территориясендә декабрь аенда һава температурасы нормадан бер градуска югары булачак. Уртача айлык температура башкала төбәгендә - 6,1 градус торачак. Ноябрьдә Россиянең күпчелек төбәкләрендә шулай ук аномаль табигать күренешләре күзәтелми. Илнең үзәк өлешендә атмосфера фронтлары һәм атлантик циклон тәэсирендә уртача явым-төшем – яңгыр һәм юеш кар белән болытлы һава торышы көтелә.

Һава температурасы төнлә –2 градуска кадәр, көндез ноль тирәсендә торачак, дип җиткерә “Дни.Ру”. Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык булу мөмкинлеге турында кисәтә.

Чәршәмбе көнне, 22 ноябрьдә Россиянең үзәк өлешендә салкын атмосфера фронты күзәтелә. Шунлыктан төнлә температура 7 градуска кадәр төшәчәк. Шулай ук бераз кар явуы көтелә. Бу хакта “Известия” хәбәр итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100