Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрәк-кан тамырлары авырулары: нәрсәсе белән куркыныч һәм кисәтү чаралары

Медицина фәннәре кандидаты, «Төбәкара клиник-диагностика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең неврология бүлеге мөдире, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе баш штаттан тыш белгеч-ангионеврологы Марат Сайхунов «Атна вакыйгалары» газетасына инфаркт, инсульт һәм йөрәктәге ишемия авыруын кисәтүдә төп чаралар хакында сөйләде.

news_top_970_100
Йөрәк-кан тамырлары авырулары: нәрсәсе белән куркыныч һәм кисәтү чаралары

- Марат Вәлиуллович, йөрәк-кан тамырлары авыруларының төп куркынычы нәрсәдә?

- Йөрәк-кан тамырлары авырулары - дөньядагы барлык үлем-китем очракларының төп сәбәпләреннән берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, ел саен 17 миллионга якын кеше шушы авырулардан вафат була.

- Йөрәк-кан тамырларына нинди чирләр керә?

- Шуларның берсе – инсульт. Бу – баш миендәге кан әйләнешенең кискен бозылуы. Аның берничә төре бар, аларның һәркайсы үлемгә яки инвалидлыкка китерергә мөмкин. Инсульт кичергән кеше озак вакытлы һәм катлаулы тернәкләндерү курсы үтәргә тиеш. Шуңа күрә табиблар, һичшиксез, әлеге куркыныч авыруга профилактика үткәрергә киңәш итә. Шунысы күңелне өметләндерә: инсульт һәм инфарктларның 80 процентын булдырмый калырга мөмкин.

Йөрәктәге ишемия авыруы – дөньяда иң киң таралган авыруларның берсе. Әлеге чир еш кына хезмәткә сәләтле яшьтә, актив эшчәнлек чорында баш калкыта. Ишемия авыруы – йөрәкнең төп артерияләре атеросклеротик бляшкалар белән томалану яки тараю нәтиҗәсендә йөрәк мускулының җитәрлек күләмдә кан белән тәэмин ителмәвенә, ягъни кан тамырларының эчке стеналарында холестерин утыруга бәйле хроник авыру ул. Нәтиҗәдә, кан агышы, шулай ук йөрәк мускулына кислород һәм файдалы матдәләрнең килүе кими.

Моннан тыш, миокард инфаркты да йөрәк-кан тамырлары авыруларына керә. Йөрәк мускулын тәэмин итә торган кан тамырында тромб хасил булу яки кан тамырының кисәк кысылуы аның төп сәбәпчесе булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, кан белән тәэмин итү бозыла һәм йөрәк мускулы участогына зур зыян килә. Әгәр мондый участок шактый зур икән, кеше үләргә дә мөмкин. Йөрәк мускулының таркалу процессы күпмедер вакыт дәвам итә, шуңа күрә аны туктатырга һәм кирегә борырга мөмкин.

- Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан ничек сакланырга?

- Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүнең төп чарасы – сәламәт яшәү рәвеше алып бару, барыннан да элек дөрес туклану, даими физик активлык һәм зарарлы гадәтләрдән, аерым алганда, тәмәкедән баш тарту. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә торган төп факторларны (югары кан басымы, канда холестерин һәм шикәр күләменең югары булуы) даими контрольдә тотарга кирәк.

- Төп кисәтү чаралары хакында сөйләгез әле.

- Йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәт булсын өчен баланслы туклану рационы зур әһәмияткә ия. Ул җиләк-җимеш һәм яшелчә, бөртектән әзерләнгән ризыклар, майсыз ит, балык һәм ногыт борчагын үз эченә алырга тиеш. Тоз, шикәр һәм май куллануны чикләргә кирәк.

Симерүдән интегүче кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм сәламәтлеккә бәйле проблемалар аеруча еш күзәтелә.

Физик активлык никадәр зур икән, йөрәк-кан тамырлары авыруларына дучар булу куркынычы шулкадәр кими дигән сүз.

Тәмәке тарту сәламәтлеккә бик тә зарарлы. Шулай ук пассив тәмәке тарту да зыян китерә. Тәмәкене ташлаганнан соң инфаркт яки инсульт килеп чыгу куркынычы кими башлый, ә бер елдан соң ул 50 процентка кадәр азаерга мөмкин.

Әгәр кан басымыгыз югары икән, яшәү рәвешен үзгәртергә – тоз куллануны киметеп, сәламәт туклануга күчәргә һәм физик активлыкны арттырырга кирәк. Кан басымын контрольдә тоту өчен дарулар эчәргә туры килүе дә ихтимал. Нинди препарат кирәклеген табиб сайлап алырга, шуннан соң аны даими рәвештә кабул итәргә кирәк. Канда холестерин күләменең югары булуы да инфаркт һәм инсульт килеп чыгу куркынычын арттыра. Сәламәт туклануга өстенлек биреп, аның күләмен контрольдә тоту һәм кирәк булган очракта тиешле дарулар кабул итү зарур.

Шикәр чире дә көннәрдән бер көнне инфаркт һәм инсультка китерергә мөмкин. Шуңа күрә авыруны контрольдә тоту, кандагы глюкозаны тиешле күләмдә саклау йөрәк-кан тамырлары авырулары баш калкыту ихтималын киметә.

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАСУ ярдәмендә әзерләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100