Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

12 яшьлек үсмердән үлән чаптырган өчен Кукмара мәктәбе директорына 25 мең сум штраф салынган

Кукмара районы прокуратурасы, балигъ булмаганнар хезмәтен оештыруда закон бозган өчен, мәктәп директорын җаваплылыкка тарткан

news_top_970_100
12 яшьлек үсмердән үлән чаптырган өчен Кукмара мәктәбе директорына 25 мең сум штраф салынган

Кукмара районы прокуратурасы балигъ булмаган балаларның хезмәт хокуклары үтәлүен тикшергән. Тикшерү "Кукмараның 4 номерлы  урта мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениясендә булган. 

РФ Хезмәт кодексы буенча хокук бозу ачыкланган -  12 яшьлек укучыны мәктәп территориясендәге үләнне чабарга мәҗбүр иткәннәр. Шулай ук, бу хезмәт өчен яшүсмер бензин чалгысы  кулланган. Инструкция буенча, 18 яшькә җитмәгәннәр бу корал белән эшләргә тиеш түгелләр. 

Моннан тыш, язгы вакытта, белем бирү оешмасы администрациясе тарафыннан  мәҗбүри хезмәткә 30 балигъ булмаган бала тартылган була.  Хезмәт килешүендә, хезмәт шартлары һәм түләү, шулай ук эш вакытлары күрсәтелмәгән була. Укучыларны, эшкә алу һәм хезмәт килешүенең вакыты чыгу белән эштән азат ителү турындагы боерык белән таныштырмаган булалар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура "Кукмараның 4 номерлы урта мәктәбе" директорына карата, РФ Административ хокук бозулар буенча кодексның 5.27 маддәсенең 4 өлеше, (хезмәт турындагы законны һәм хезмәт хокуклары турындагы башка норматив актларны бозу) шулай ук, РФ АК ның 5.27 маддәсенең 3 өлеше  нигезендә (РФ федераль законнарында һәм норматив актларында каралган хезмәт саклау буенча дәүләт кагыйдәләрен бозу) административ хокук бозу буенча эш ачкан. 

Мәктәп директоры 25 мең сум күләмендә штрафка тартылган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100