Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2016 елда югалган студентның мәетен Болгар шәһәре янында тапканнар

Сергей С. ның туганнары һәм якыннары соңгы көнгә кадәр егетнең кайтуына ышаналар, ләкин шушы көннәрдә аның мәете Спас районында табыла. Татарстанның Тикшерү комитеты "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

news_top_970_100
2016 елда югалган студентның мәетен Болгар шәһәре янында тапканнар

Бу хакта "Казань. Прямой эфир" сайты хәбәр итә. 

«Сережа где же ты, ведь сегодня у тебя юбилей 20 лет, самый тёплый рассвет, а тебя все нет и нет, мы тебя все очень любим и ждём, вернись пожалуйста», - дип язган егетнең әнисе социаль челтәрдәге битендә.

Сергейның беркемгә дә, берни әйтмичә югалуын беркем дә аңлата алмый. Егет Казанда, Авиацион-техник колледжда укыган. Студент 2016 елның 16 декабреннән бирле эзләүдә була. 7 июльдә Ямбакты авылының урман полосасында билгесез ир-атның мәете калдыклары табыла. Экспертлар үлемнең 6 ай элек булганын ачыклый. Төрле экспертиза һәм тикшерүләрдән соң вафат булучының шәхесе ачыклана, ул Әлки районыннан 20 яшьлек Сергей С. булып чыга. Хокук саклау органнарындагы  чыганак белдерүенчә, егетнең тәнендә кыйнау һәм үтерү билгеләре булмый. Хәзерге вакытта үлемнең сәбәбе ачыкланмаган. 

Ачылган җинаять эше кысаларында, егетнең үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклау эшләре бара. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100