Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

24 яшьлек егет балалар өчен хәйрия җыярга куелган сәдака тартмасыннан акча урлаган

Казанда яшәүче 24 яшьлек егетне, сәдака тартмасыннан акча урлаган өчен ирегеннән мәхрүм иттеләр.

news_top_970_100
24 яшьлек егет балалар өчен хәйрия җыярга куелган сәдака тартмасыннан акча урлаган

Казанның Мәскәү районы прокуратурасы, элек хөкемгә тартылган 24 яшьлек Казан кешесенә карата, дәүләт гаепләүчеснең гаризасын кабул итте. Ул РФ ҖКның 158 маддәсенең 2 өлешендәге "б" пункты (саклау урынына законсыз рәвештә кереп уралау) нигезендә гаепләнә

Суд тарафыннан, 2017 елның 29 июнендә, көндез, гаепләнүченең Казанның бер сәүдә үзәгендә, пәке ярдәмендә балалар хәйрия фондына караган сәдака тартмасын ватуын һәм аннан 15 мең сум күләмендә акча урлаганын ачыклаган. Берникадәр вакыттан соң ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына. 

Ул үз гаебен тулысынча таныган, суд тикшерүеннән башка гына карар кабул итүне сорап, гариза язган. Суд, дәүләт гаепләүчесе белән килешеп, егетне 2 елга ирегеннән мәхрүм итеп гомуми режимдагы колониягә җибәрә.  Суд карары үз көченә кермәгән. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100