Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

38 яшьлек Илгизә ирен үтерүдә гаепләнә

Татарастан Республикасының Тикшерү комитеты тарафыннан, 38 яшьлек Илгизә Рәхимова һәм 27 яшлек Вадим Гришин, РФ ҖК ның 2 маддәсе (үтерү) 2 өлешендә каралган "ж" пункты буенча гаепләнәләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Тикшерү комитеты хәбәр итә.

news_top_970_100
38 яшьлек Илгизә ирен үтерүдә гаепләнә

Тикшерү версиясе буенча, 30 августтан 31 нә каршы төндә, Казан шәһәренең Коры Елга бистәсендә Илгизә Рәхимова 40 яшьлек исерек ире белән талаша, соңыннан Вадим Гришин янына килеп, ирен үтерергә тәкъдим итә.  Металл арматура белән коралланып, алар зыян күрүченең йортына киләләр, анда Гришин ирнең башына берничә тапкыр суга. Шуннан соң аны җәймәгә төреп өйдән алып чыгалар һәм якындагы бакчачылык ширкәтендәге  куаклар арасына ташлап калдыралар. Канлы җәймәне һәм арматураны Дәрвишләр бистәсендә калдыралар. 

Тикшерүченең судка баргән гаризасы буенча, җинаятчеләр сак астына алына. Фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100