Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аксубай районында кеше ашаучы кулга алынган

5 нче октябрьгә каршы төндә Аксубай районы Яңа Илдерәк авылында кеше үтерү һәм аның әгъзаларын ашау белән бәйле җинаять була. Муены һәм эчендә киселгән-суелган яралары булган 53 яшьлек ир-ат мәете табыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Россия Федерациясе 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгаткан.

news_top_970_100
Аксубай районында кеше ашаучы кулга алынган

Җинаять кылуда шизофрения белән авыручы 40 яшьлек ир-ат шикләнелә. Ул кулга алынган. 

Тикшерү версиясе буенча, бу ирне 53 яшьлек танышы кунакка чакыра. Берзаман кунак хуҗаны үтерергә карар кыла, тикшерү фаразы буенча бу адымга ул корбанын ашау нияте белән бара. Ул башта хуҗаны куллары, аннары табуретка белән кыйный башлый. Ир үлгәч, ул аның муенын кисә, эчен ача һәм әгъзаларын ашый. 

Аннары ир-ат полициягә шалтыратып, шушы хәл турында хәбәр итә.

Хәзерге вакытта барлык нечкәлекләрне ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100