Алдауның яңа төре: никахта озак еллар яшәүчеләрнең пенсияләренә өстәмә түләү вәгъдә итәләр

11 Сентября 2017

Укылган: 752 тапкыр

Мошенниклар беркатлы пенсионерларның карталарыннан акча "салдыру" өчен тагын бик күп төрле әкиятләр уйлап чыгара. Бу хакта"Челны-24" каналына таянып, "Челнинские известия" яза.

Пенсионерлар бик еш алдакчылар тозагына эләгә. Алдау юллары төрле, нәтиҗә бер үк - өлкән яшьтәге кешеләр акчасыз кала. Мондый проблема белән "Челны-ТВ" телеканалының кайнар линиясенә Чаллыда яшәүче Марат исемле кеше шалтырата. Күптән түгел аның әтисе аздан гына мошенниклар тозагына эләкми кала. 

Өлкән яшьтәге Чаллы кешесенә пенсия фонды хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар. Телефоннан шатлыратучылар аның пенсиясенә өстәмә түләүләр вәгъдә итә. 


Бу гаилә инде берничә тапкыр мошенникларга юлыга. Пенсия фонды хезмәткәрләре исеменнән килеп, төрле хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итәләр һәм Марат әтисенең шәхси мәгълүматлары белән кызыксыналар. Соңыннан инде ир-ат гомумән таныш булмаган кешеләргә ишек ачмый башлый. Шуннан соң аларга шалтыратулар килә башлый.  

Монысында да Марат ышанмый һәм пенсия фондына шалтырата. Анда аңа, фонд хезмәткәрләре пенсионерларның өйләренә килеп йөрмиләр,  телефоннан шәхси мәгълүматлар сорамыйлар, дип җавап кайтаралар. Барлык теркәлүләр дә офиста һәм ябык бүлмәләр уза. 

Пенсия фондының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов сөйләвенчә, алдау очраклары күп. Пенсионерларга никахта озак яшәгән өчен пенсияләренә өстәмә түләүләр тәкъдим итәләр, өлкән яшьтәгеләргә төрле мактаулы исемнәр бирәләр,  карта номерын, ә тагын да беркатлылардан хәтта паролен дә сорыйлар, шуннан соң акчаны алалар. Пенсионерларга һәм аларның балаларына үзләрен пенсия фонды хезмәткәләре дип таныштырган чит кешеләргә ишек ачмаска киңәш итәләр. Шулай ук шәхси мәгълүматларны, карта номерларын таныш булмаган кешеләргә әйтергә ярамый. 


Фикерләр








Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә берәү әҗәтләре аркасында машинасыннан колак каккан

Әлмәт шәһәрендә яшәүче 1962 елгы ир-ат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләп бармаган. Нәтиҗәдә, аңа карата 7 башкарма эш кузгатылган.  

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла