Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты яшьлек малай иптәшен коткарырга дип бозлы суга чумган һәм батып үлгән

Әти-әниләре ике нәни малайны ишегалдында уйнарга чыгарган булган.

news_top_970_100
Алты яшьлек малай иптәшен коткарырга дип бозлы суга чумган һәм батып үлгән

19 ноябрьдә Бурятиянең Гусиноозерск шәһәрендә фаҗига була. Гусиное күлендә алты яшьлек малай боз астына төшеп китә. Аның мәетен 1,5 сәгатьтән табып алалар. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.

Мәрхүм бала үзенең гомере бәрабәренә дустын һәлак булудан саклап калган.

Үлгән малай һәм аның беренче сыйныфта укучы дусты бу кичтә күлдәге боз өстенә килергә тиеш тә булмый. Әти-әниләре аларны ишегалдында уйнарга чыгара. Ләкин балалар, олыларга әйтмичә генә, шәһәрнең читенә Гусиное күленә китеп бара. Күлдә әле берничә көн элек кенә юк боз каткан. Ләкин боз өсте әле ныгып бетмәгән. Балалар исә моны белми, алар боз өстенә кереп китә, шунда уйнап йөриләр.

Ярдан 200 метрлар эчкәрәк кергәч, малайларның аяк астында боз шатырдый башлый, ярык барлыкка килә. Бер мизгелдә малайларның олырагы суга чума. Алты яшьлек малай исә дустын коткару өчен бозлы суга төшә. Ул дустын этеп, судан боз өстенә чыгара. Ләкин үзе судан чыга алмый, төпкә китә.

Котылган малай ярга таба чаба. Шул чакта яр буеннан машинада узып баручы кеше баланы күреп ала. Ул малайны машинасына утырта, җылыта, полиция чакыра, аннары баланы өенә илтә. Шуннан соң соң бу ир-ат фаҗига урынына кире килә, коткаручыларга ярдәм итә, әмма инде соң була.

«Тикшерү эшләре башланды. Мәктәпләргә махсус хат юллыйбыз. Укытучылар һәм җитәкчелек балалар белән аңлату эшләре алып баруны таләп итәчәкбез. Боз өстенә керү бик куркыныч», — дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының Бурятия буенча матбугат хезмәтендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100