Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру баласы янып үлгәндә, әнисе кинода булган

Авыру баласы янып үлгәндә, әнисе кинода булган

news_top_970_100
Авыру баласы янып үлгәндә, әнисе кинода булган
Мәскәүнең Дмитров шоссесындагы торак йортта 7 яшьлек инвалид кыз бала янып үлгән. Фаҗига вакытында, баланың анасы кинода булган. Бу турыда "Московский комсомолец" сайты хәбәр итте.

Янгын 16 ноябрьдә кичке бишләр тирәсендә чыга. Төтен исен күршеләре сизеп ала. Сигезенче каттагы бер фатирның ишек астыннан да төтен бәреп чыга. Күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакыра, ә фатир хуҗасы - 44 яшьлек Натальяга шалтыратсалар да, ул трубканы алмый. Фатирдан шалтыраган тавыш килгәч, эчтә кеше булуын аңлап алалар. Коткаручылар ишекне ватып ача. Алар яна торган җиһазларны, кием-салымны тиз арада сүндерәләр. Янып беткән чүп-чар арасында нәни кыз мәете табыла.

Балигъ булмаган баланың анасы берникадәр вакыттан соң гына кайта. Ул кинода булуын әйтә. "МК" чыганаклары хәбәр иткәнчә, хатын баласы белән икәү генә яши, әтиләре берничә ел элек юкка чыккан.

"Гаиләне начар дип әйтеп булмый. Натальяны исерек килеш күрүчеләр дә юк. кызда Даун синдромы була. Анасы аны булдыра алганча тәрбияли, моңа кадәр баланы караучы аерым хатын - няня да була. Ишегалдында да Натальяның кызын беләләр. Алар кич белән соң гына урамга йөрергә дә чыга. Ләкин гаилә бик фәкыйрь яши. Подъездда бары тик аларның фатирында гына совет заманыннан бирле ремонт булмаган, керә торган ишек тә бик сәләмә", - дип сөйли күрше хатын.

Наталья моңа кадәр дә кызын ялгыз калдырып чыга. Ул ут каба торган әйберләрне яшереп китә. Наталья нигә баласын шулай озакка ялгыз калдырган, нигә телефонын да үзе белән алмаган - күршеләре шуңа шакката.

Янгын килеп чыгу сәбәбен янгын-техник экспертизасы ачыклаячак. Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсенең рәсми вәкиле Юлия Иванова "МК" сайтына сөйләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100