Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Фазыйлова ятим калган улын тәрбиягә бирәсе гаиләне үзе сайлап калдырган

Айгөл Фазыйлова ятим калган улын тәрбиягә бирәсе гаиләне үзе сайлап калдырган

news_top_970_100
Айгөл Фазыйлова ятим калган улын тәрбиягә бирәсе гаиләне үзе сайлап калдырган

Яман шеш белән авыручы 31 яшьлек Айгөл Фазыйлова 15 ноябрьдә хосписта вафат булды. Аның 7 яшьлек улы Әмир Татарстанда яшәүче туганнарында торачак. Айгөлнең туганнары арасыннан сайлап алынган кешеләр Әмирне үз канаты астына ала. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сөйләде.

"Әмирне Айгөл Фазыйлова үзе исән вакытта ук сайлаган гаиләгә тәрбиягә бирәләр. Бу - Айгөлне борчый торган иң төп сорауларның берсе иде. Шуңа күрә опека органнары Айгөлгә гаилә сайлашырга ярдәм итте. Аның ихтыярын рәсмиләштерә торган барлык юридик документлар вакытында эшләнде", - дип сөйләде Гүзәл Удачина.

"Опека органнары бу гаиләне тикшерде. Гаилә федераль закондагы барлык критерийларга да туры килә. Шуңа күрә якын арада Әмирне бу гаиләгә тәрбиягә бирәләр", - ди Удачина.

Айгөлнең якын дусты Гөлчәчәк Локманова агентлык хәбәрчесе белән сөйләшкән. Бала Айгөлнең икетуган абыйсының гаиләсендә яшәячәк, дигән ул.

"Бу гаиләдә ике ир бала үсә. Әмир алар белән булачак. Аны чит кешеләр түгел, ә туганнары алу зур плюс инде", - ди Гөлчәчәк.

Айгөл улын тәрбиягә алырдай гаилә эзләп, Беренче каналга да мөрәҗәгать иткән иде. "Әнием үлмәсен иде": Яман шеш белән авыручы Айгөл баласына гаилә эзли - үзәк өзгеч кадрларны да сайтка урнаштырган идек.

Яман шеш белән авыручы ана: “Минем улымны ташламагыз!”, дип әйтүен язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100