Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда гаилә хәбәрсез югалган: ир белән хатын һәм аларның ике яшьлек уллары

Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгының Хәйбулла районы бүлекчәсе хәбәрсез югалган гаиләне эзли: 1980 елгы Ильяс Надыргулов, аның хатыны 1988 елгы Рәзинә Надыргулова һәм аларның ике яшьлек уллары Радмир. Бу хакта"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

news_top_970_100
Башкортстанда гаилә хәбәрсез югалган: ир белән хатын һәм аларның ике яшьлек уллары
Гаилә Хәйбулла районы Акъякр авылының Яңа урамында яшәгән. Җирле администраия сайтында гаилә 17 июльдә өйләреннән "Шевроле Ланос" автомобилендә билгесез юнәлештә чыгып киткәннәр дип хәбәр ителә. 

Гаилә турында, аларның кайда булуары турында мәгълүматка ия булган кешеләргә (34758) 2-19-19, 8-929-754-81-71, 8-999-742-04-89 телефоннары аша мөрәҗәгать итү сорала.

"Полициягә хәбәр кичә кич килеп ирешә. хәзерге вакытта гаиләне эзләү эшләре бара. беренчел мәгълүматларга караганда алар өйләреннән чыгып киткәннәр һәм үзләре белән ике яшьлек улларын да алганнар, - дип җиткергән "Башинформ" агентлыгына Башкортстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Максим Радионов. - Хәзерге көндә югалган гаиләне эзләүдә җиде оператив полиция группасы, шулай ук 40 якын җирле халык һәм волонтерлар катнаша ".

Ведомство мәгълүматлары буенча ир белән хатынның тагын өч балигъ булмаган балалары калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100