Чаллы кешесе часовня һәм зиратта сәдака өчен куелган тартмалардан акча урлаган

4 Сентября 2017

Укылган: 360 тапкыр

Чиркәүдәге сейфны ачып акча урлаган кеше тотылган. Ул Яр Чаллы кешесе булып чыккан. Бу хакта "Нократ" газетасы яза. 

Мамадыш шәһәре янындагы Баркас елгасы ярындагы чишмә күптәннән билгеле. Кешеләр бирегә су алырга киләләр һәм, чишмәне карап тору өчен, сәдака акчалары калдыралар. Акча елга буендагы часовня сейфында саклана.

Быелның июлендә сейфны ватып акчаларны алалар, ут баганасын җимерәләр һәм бассейнга ташлар ыргыталар. 

Бу җинаятьне Яр Чаллы кешесе эшләгәне ачыкланган. 

Моңа кадәр дә ул берничә тапкыр хөкемгә тартылган була. 

Шушы ук кешенеңТүбән Ушмы авылындагы зиратта сәдака өчен куелган тартманы ватып,  акча  урлаганы ачыкланган. Монысын ул беренче урлаудан соң ук башкарган. Әлеге факт буенча тикшерү эше бара.  

Фикерләр








Хәвеф-хәтәр

"Сез баланы аңларга тиешсез" - әнисе телефонын алганнан соң тәрәзәдән егылып төшеп үлгән 13 яшьлек кыз турында яңа мәгълүматлар бар

17 сентябрь көнне, Чаллыда 13 яшьлек кыз 9 каттан егылып төшеп һәлак була. Күршеләре сөйләвенчә, фаҗига урынына өлкәннәр һәм балалар килеп җитә. Ашыгыч медицина ярдәме кызның әнисенә кирәк була - ул кызы гәүдәсе янында аңын югалтып егыла. 

Хәвеф-хәтәр

Өч айлык баласын тиешенчә карамаган өчен яшь әни җәза алачак

Чаллыда яшәүче яшь ана өчен сабые теләгән бала булмый: туган көннәрдән үк ул үзен кайгыртучан, яхшы әни буларак күрсәтми. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла