Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда 26 яшьлек исерек егет машинасында капланып үлгән

Яр Чаллыда ике егетнең имгәнүенә һәм бер кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтенең видеосы бар, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

news_top_970_100
Чаллыда 26 яшьлек исерек егет машинасында капланып үлгән

Кичә иртән, Батенчук урамы буенча 4 нче йорт каршында, “Тойота Королла” белән идарә иткән 26 яшьлек йөртүче югары тизлектә бордюрга менә. Нәтиҗәдә, иномарка әйләнеп каплана.

Һәлакәттә машина йөртүченең аягы сынган, 20 яшьлек пассажир баш мие җәрәхәте алган, 26 яшьлек егет алган имгәнүләреннән "Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган. Егетләрнең өчесе дә исерек халәттә, саклану каешларын да эләктермәгән булганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100