Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әгерҗедә әти кеше үз кызын өч ел буе көчләп яшәгән

Әлеге вакыйга турында кыз өч елдан соң гына сөйләгән.

news_top_970_100
Әгерҗедә әти кеше үз кызын өч ел буе көчләп яшәгән

Татарстанда яшәүче бер ир, аны хәтта ир дип тә атарга тел әйләнми, үз өендә, үз кызын өч ел буе көчләп яшәгән. Хайвани затны хәтта кызының балигълык яшенә җитмәве дә туктатып кала алмаган.

Корбан булган кыз үзе дә бу хакта авыз ачып берни әйтмәгән. Капчыктагы без исә хокук сакчылары белеп алгач кына тишелгән. Баксаң, ата кеше кызын 2015 елның апреленнән үк үзенең кара максатларында кулланып яшәгән икән.

Шулай итеп, хәзер Әгерҗедә яшәүче 40 яшьлек типсә тимер өзәрдәй бу ир үз кызын көчләүдә гаепләнә. Ул тимер юлда машинист булып эшләгән. Кызга хәзер 17 яшь. Бу пычрак эшнең өч ел элек башлануын искә алсак, ул вакытта кызга 15 кенә яшь була.

Бүгенге көндә әлеге ир сак астына алынган. Аңа карата “Балигъ булмаганнарга карата җенси характерда көч куллану” маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Әлеге маддә нигезендә, хайвани теләкләрен чынга ашырган иргә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100