Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үгез авылында тугыз кеше, шул исәптән, биш бала янып үлгән, Башкортстанда матәм көне

Башкортстанда 7 август матәм көне дип игълан ителде. Бүген бу хакта премьер-министр Рөстәм Мәрданов иртән узган киңәшмә вакытында белдерде. Утырыш бер минут тынлыктан башланды дип хәбәр итә БСТ каналы.

news_top_970_100
Үгез авылында тугыз кеше, шул исәптән, биш бала янып үлгән, Башкортстанда матәм көне
Башкортстанның Бөре районы Үгез авылындагы тугыз кешенең үлеменә китергән янгын электрүткәргечләрнең төзек булмавы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова җиткерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

"Россия Федерациясе Җинаять кодексы 109 нчы маддәсе 3 нче бүлеге ("Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеме) буенча җинаять эше кузгатылды. Янгынның беренчел сәбәбе – электрүткәргечләрнең төзексезлеге", – дип җиткергән ул.

Башкортстанның Үгез авылында 7 августка каршы төндә, 00:24 сәгатьтә агач йортта чыккан янгын вакытында тугыз кеше, шул исәптән биш баланың гомере өзелде, тагын өч кешенең сәламәтлегенә зыян килде.Һәлак булучылар бер-берсенә якын туган тиешле кешеләр.

Янгын алдыннан бу йортта бәйрәм иткәннәре билгеле.

Янгынны сүндерүгә 27 кеше һәм 14 техника җәлеп ителүгә карамастан, утны 4 сәгать буе сүндерә алмаганнар.  

Йорт хуҗасы - өлкән яшьтәге ханым исән калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100