Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике бала белән аларның анасы янып үлгәнен туганнары телефоннан ишетеп торган

Ике бала белән аларның анасы янып үлгәнен туганнары телефоннан ишетеп торган

news_top_970_100
Ике бала белән аларның анасы янып үлгәнен туганнары телефоннан ишетеп торган
Новосибирск өлкәсендә Болотное районы үзәгендә бер йортта янгын чыга. Йорт эчендә ике бала һәм аларның әниләре янып үлә. Гомеренең соңгы минутларында мәрхүмә хатын туганына телефоннан шалтырата. Бу турыда “КП” сайты хәбәр итте.

18 ноябрьдә иртәнге алты тирәсендә йортта янгын чыга. Мәрхүмә хатын соңгы минутларына кадәр балаларын коткарырга маташа. Ләкин алар чыга алмый.

30 яшьлек Юлия үзе Болотноеда туган, соңгы берничә елда ире һәм балалары белән Новосибирскида яшәгән. Октябрьдә алар туган якка күченеп кайткан.

“20 октябрьдә алар бер йортны арендага алды. Киләчәктә бу йортны сатып алырга җыеналар иде. Биредә Юлия дүрт яшьлек кызы һәм ике яшьлек улы белән яши. Янгын вакытында ире кайда булуы билгесез”, - дип сөйли Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча идарәсенең Болотное районы буенча вәкиле Алексей Курцев.

Янгын чыгар алдыннан өйдә Юлия һәм аның балалары гына була. Бу йортка газ кертелгән, шуңа күрә аларга иртән торып мичкә ягасы юк.

Иртәнге алты тирәсендә йорт верандасында ут чыга. Утны күршеләрнең берсе күреп ала һәм коткаручылар чакыра. Ләкин соң була инде. “Керә торган ишекнең бер өлеше янып беткәч, өйгә сөрем газы тула башлый, гаилә шуның белән агуланып үлә”, - дип сөйли Кравцов.

Соңрак ачыкланганча, янгын вакытында Юлия дә, балалар да аңында була, алар соңгы минутларга кадәр өйдә чыгарга тырыша. “Юлия апасына шалтыраткан. Ләкин трубкага “Леля” дип кенә әйтеп өлгергән. Аннары ул коса башлаган. Туган апа балаларның елаганын, кычкырышканын трубкадан ишетеп торган”, - дип сөйли биредә яшәүчеләр.

Мәрхүмә хатын тәрәзәне ачкан, ләкин чыга алмаган.

“Янгын сүндергәндә, коткаручылар өч кешене – бер хатын-кыз һәм ике баланы эвакуацияләде. Хатында тормыш билгеләре юк иде”, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча идарәсе.

Балаларны да коткара алмыйлар, алар ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100