Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек табиб кулы сынган балага рентген ясый алмаган - видео

Медицина тикшерүе рентгенолог-табибның чыннан да исерек булуын раслаган.

news_top_970_100
Исерек табиб кулы сынган балага рентген ясый алмаган - видео

Воронеж өлкәсенең Семилуки шәһәрендәге Гончаров исемендәге хастаханәдә бер табиб исерек килеш эшкә килә. Рентгенолог-табиб кулын сындырган балага рентген ясый алмый. Баланың ата-анасы исерек табиб хатынны видеога төшерә. Бу кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

"Рентген ясарга килдек. Менә ул, утыра, исерек могҗиза. Монда сөйләшер кеше юк, бу бит зомби", - дип сөйли язма авторы.

Әлеге кадрларның баш герое исә селкенә дә алмый. Ул кушеткада утыра, ачулы кешеләргә игътибар да итми.

Хастаханәнең баш табибы Алексей Акульшин "Мое онлайн" басмасына аңлатма биргән. Рентгенологны шул ук көнне эштән азат итүләрен әйткән. Медицина экспертизасы аның чыннан да исерек булуын раслаган. Моңа кадәр бер дә дәгъва белдерелмәгән табибны вазифасыннан җибәрәчәкләр. Пациентлардан гафу үтенгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100