Күрше төбәктә алты яшьлек малай бер көндә ике тапкыр авариягә очраган, әтисе белән әнисе үлгән

5 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: https://vk.com/gibdd43
2 ноябрьдә Киров өлкәсендә "Вятка" трассасында иртәнге тугыз тирәсендә юл һәлакәте була. "Ниссан" машинасын йөртүче 36 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыга һәм "Камаз" машинасына бәрелә. "Ниссан" йөртүче ир-ат, аның 28 яшьлек хатыны урында ук һәлак була. "Камаз" машинасын йөртүче имгәнә, аңа табиблар урында ярдәм күрсәтә, хастаханәгә алып китү кирәк булмый. "Ниссан" машинасында утырган 6 яшьлек малай исән кала, аны хастаханәгә озаталар. Бу турыда Киров өлкәсе буенча ЮХИДИ хәбәр итте.

Бәрелешү шулкадәр көчле була, "Ниссан" машинасының алды изелеп бетә. Әтисе белән әнисе һәлак булган баланы ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китәләр. Ике сәгатьтән соң, авария урыныннан 100 километр еракка киткәч, ашыгыч ярдәм машинасы да авариягә очрый. Киров шәһәренә кереп барышлый, юл һәлакәте була. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

"Ашыгыч ярдәм йөртүчесе тавыш һәм утлы сигналларын яндырып бара, ул светофорның кызыл төсе янганда урам чатына керә. Шунда ашыгыч ярдәмгә "Форд Фьюжен" машинасы бәрелә. Авариядә беркем дә имгәнми", - дип сөйләгәннәр ЮХИДИ инспекторлары.

Иномарка йөртүче ни сәбәпле ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгәнен полиция ачыклаячак. 

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: [email protected]

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: [email protected]

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла