Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 22 яшьлек егет апасына янаган ир-атны үтереп суга ташлаган

Казанда 22 яшьлек егет, 37 яшьлек ир-атны кыйный, башына таш белән суга һәм гәүдәсен Чебакса күленә ташлый. Ир-ат аның апасына бәйләнгән һәм янаган була. Бу хакта Татарстанның Тикшерү комитеты хәбәр итә.

news_top_970_100
Казанда 22 яшьлек егет апасына янаган ир-атны үтереп суга ташлаган

13 сентябрь көнне, күл ярыннан берничә метр ераклыкта, башы җәрәхәтләнгән ир-ат мәете табалар. Бу факт буенча "Үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачыла, соңрак бу җинаятьтә шикләнелгән 22 яшьлек егет кулга алына, дип яза "ProKazan.ru сайты

- Үлгән ир-ат, элек үзе белән торган хатынын эзәрлекләгән була, ул аны кире үзенә кайтырга күндерергә теләгән. Ул хатынга һәм аның баласына зыян салу белән яный. Моны ханым үзенең энесенә әйтә. Егет үзенең дуслары белән бергә, ирнең Фучик урамындагы фатиры янында көтеп ала. Ир-атны машинага утыртып, Чебакса күле янына алып киләләр, шунда гаепләнүче, аның башына берничә тапкыр таш белән суга һәм суга ташлый, - дип белдерде тикшерүчеләр. 

Егет үз гаебен таныган, хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100