Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина бәрдергән кыз берничә метрга өскә чөелгән (видео)

Казанда Гвардия һәм Гадел Кутуй урамнары чатыннан ерак түгел Volkswagen йөртүчесе юлны тиешсез урында чыгып барган 21 яшьлек кызны бәрдерә. 21 нче июльдә булган аварияне видеорегистратор яздырып алган була.

news_top_970_100
Машина бәрдергән кыз берничә метрга өскә чөелгән (видео)

Автомобильләр светофорга туктап торган арада кыз юл аша чыгарга була, әмма автобус полосасы буенча ыжгырып килгән иномарканы абайламый кала. Машина бәрдерү нәтиҗәсендә, кыз берничә метрга югарыга чөелә.

Зыян күрүче кызның ире сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ул реанимациядә. Хәле тотрыклы авыр, кыз бик күп кан югалткан, күп җире сынган, баш мие селкенгән, берникадәр амнезия дә бар. Хатынын машина бәрдергән ир хәзер юл-транспорт һәлакәте шаһитләрен эзли.

Кызга иртәгә операция ясалачак дип хәбәр итә якыннары.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100