Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киллер - заказчысына: "Ничек? Син үз апаңны үтерергә теләдеңме?"

Яр Чаллы шәһәрендә үз фатирында үтерелгән Оксана Р. буенча яңа мәгълүматлар пәйда булды. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза. Искәртеп үтик, хатынны муенына пычак кадап һәм буып үтергәннәр иде.

news_top_970_100
Киллер - заказчысына: "Ничек? Син үз апаңны үтерергә теләдеңме?"

Ялгыз яшәүче ханым августның 20 ләрендә ялга китәргә тиеш булган. Аның фатирында Төркиягә алынган туристик юллама табыла. Чит илдә ял итәргә ул беренче тапкыр җыенган була. Берничә матурлык салонында маникюр белгече булып эшләп, озак вакыт акча җыйган. Дин тоткан, бу хакта аның фатирында булган күп санлы иконалар сөйли. 

"Челнинские известия" алдарак хәбәр иткәнчә, җинаять 12 август көнне эшләнә. Өч шикләнүче кулга алына: Оксананың 40 яшьлек бертуган энесе Ярослав, киллер - Мамадыш кешесе һәм арадашчы. Ачыкланганча, Ярослав һәм киллер Мәскәүдә бергә шәхси сак оешмасында эшләгәннәр. Ә моңа кадәр ике тапкыр хөкем ителгән Ярослав сак оешмасының җитәкчесе була. Киллер хатынны үтергән өчен 150 мең сум акча алып, шулай ук, Мәскәүгә кача һәм Мәскәү өлкәсендә яшеренергә ниятли. 

Киллер һәм арадашчы Ярославның бертуган апасын үтерергә теләгәнен тикшерү барышында белгәч, гаҗәпләнеп калалар: "Ничек? Син үз апаңны үтерергә теләдеңме?". Әти-әниләре вафатыннан соң, алар икесе генә кала һәм конфликт фатир аркасында килеп чыга. Ярослав кеше үтергән өчен төрмәдә утырган вакытта, Оксана фатирны сата, бурычка акча алып, үзенә һәм энесенә бер бүлмәле ике фатир ала. Ул бурычларын түләп бетерә. Ләкин, ханымның дус кызлары сүзләренә караганда, энесе аның белән килешми һәм янап СМС-хәбәрләр җибәргән. Киллерга түләр өчен ир-ат үзенең фатирны сатып акчаның бер өлешен аңа бирә.  

Әлеге факт буенча РФ ҖК 105 маддәсенең 1 өлеше "Үтерү" нигезендә җинаять эше ачыла. Хәзерге вакытта башкаручы һәм арадашчы үзләренең гаепләрен тулысынча танып аңлатма биргәннәр. Җинаятькә заказ бирүче тикшерүченең сорауларына җавап бирүдән баш тарта. Элек кылган җинаятьләрен тикшергән вакытта да, ул үзен  шулай ук тоткан була. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100