Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә кабан дуңгызлары кешегә ташланган дигән сүзләр дөреслеккә туры килми

Әлмәт районында кабан дуңгызлары ике олы кешене һәм машинада калган кечкенә баланы талаган дигән сүзләр таралды. "Знамя труда" газетасы әлеге фаҗига турындагы хәбәрнең дөрес булу булмавын ачыклаган.

news_top_970_100
Әлмәттә кабан дуңгызлары кешегә ташланган дигән сүзләр дөреслеккә туры килми

- Безнең районда мондый хәл була калса, мин моны беренче булып белер идем, -  дип җавап бирде сорауга шәһәр эчке эшләр идарәсенең бүлек җитәкчесе Роберт Галиев.  Әлмәтнең полиция бүлегенә мондый гариза язмаганнар, ләкин бу хакта сүзләр йөри дип билгеләп үтте, дип хәбәр итә "Знамя труда" газетасы

Әлмәт шәһәренең эзләү-коткару посты хезмәткәрләре кабаннарның кешегә ташлану турындагы мәгълүматны расламадылар. 

Кабан дуңгызы кеше өчен куркынычмы? Бу сорауга җавапны Интернет челтәреннән таптык.

"Үзен тыныч тоткан кеше өчен ул куркыныч түгел дип уйлыйм, - дип яза аучылык белгече, биолог А. П. Сенин. - Әлеге хайван  бик сак, үзе дә кеше белән очрашудан кача, шуңа күрә без аларны сирәк күрәбез. Спорт, ау хуҗалыгында эшләп алган тәҗрибәм буенча шуны әйтә алам - әлеге җәнлекләр ике очракта безнең өчен куркыныч тудырырга мөмкиннәр. Беренчесе, ана дуңгыз балалары тугач, яки аларны саклаганда (яз айлары һәм җәй башы) үзен агрессив тота. Шулай ук җәнлек яраланган яки гадәттән тыш ярсынган булса һәм аңа зыян салырга теләсәләр, шул вакытта очраклы пәйда булган кеше аңа якын килсә, кабан ташланырга мөмкин. Котыру чире булганда да аларның үз-үзләрен тотышы көтелмәгән булырга мөмкин".

Кабаннар белән очрашудан качарга ярдәм итүче кагыйдәләр бар:

- әгәр дә кабан көтүенә юлыксагыз, алар сезне күргәнче тизрәк китәргә тырышыгыз;

- кабанга якын килмәгез, хәтта дуңгызның баласы гына булса да, чөнки якында гына аның әнисе булырга мөмкин;

- мөмкин кадәр сак булыгыз, җирдәге яки кардагы эзләргә игътибар итегез. Эзләр күрсәгез, бу сукмактан ераккарак китегез яки башка якка чыгыгыз;

- кабан дуңгызы бик якын булса, аңа сугарга тырышмагыз, бу аны ярсытачак кына. Качарга яки биек агачка менәргә тырышыгыз.

"Кабаннар сак, ләкин куркак түгел; ярсыган, яраланган вакытта яки балаларын саклаганда, алар бик кыю һәм куркыныч, чөнки аларның казык тешләре бик зур", - дип яза Википедия. Шуңа күрә, кабан белән очрашканда кешенең исән калу шанслары аз". 

Ә бу имеш-мимешләрнең барлыкка килү сәбәбен бары тик фаразларга гына кала. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100