Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марий Элдагы юл фаҗигасендә һәлак булучыларның исемнәре билгеле булды: 15 кеше вафат

Марий Эл республикасы башлыгының иҗтимагый элемтәләр һәм мәгълүмат идарәсе микроавтобусның йөк автомобиле белән бәрелешүе нәтиҗәсендә һәлак булганнар исемлеген массакүләм мәгълүмат чаралары аша таратты.

news_top_970_100
Марий Элдагы юл фаҗигасендә һәлак булучыларның исемнәре билгеле булды: 15 кеше вафат

Фаҗигадә 15 кеше, алар арасында балигъ булмаган да бар. Дүрт кеше сырхауханәдә, аларның өчесе - балалар. Республика клиник сырхауханәсендә Михаил Морозов, Йошкар-Ола шәһәр сырхауханәсендә Сергей Леухин, Наталья Шалахова, Анастасия Софрина.

Һәлак булучылар түбәндәгеләр:

Нина Морозова (1952)

Капитолина Малова (1955)

Сергей Зотин (1976, автобус йөртүче)

Ольга (1985) һәм Владимир (1983) Ремизовлар

Вера Дорофеева (1955)

Людмила Цветкова (1952)

Елена Полякова (1974)

Людмила Кисилева (1965)

Любовь Копцева (1955)

Юрий Найденов (1936)

Ольга (1986) һәм Евгений (2006) Храмовлар

Сергей Колесников (2000)

Антон Кивалкин (2000). 

Искәртеп үтик, 16 нчы ноябрь 17 сәгать 30 минут тирәсендә Йошкар-Ола —Козьмодемьянск автомобиль юлының 64 нче километрында Mercedes пассажир микроавтобусы белән йөк автомобиле бәрелешә. Автобус йөртүче, алда баручы машинаны узып китәм дип, каршы як хәрәкәт юлына чыга, әмма маневрны тәмамлый алмый, бу вакытта каршыга “КАМАЗ” лесовозы очып килгән була. Автобус йөртүче бәрелешмәс өчен кырыйгарак чыккан була, әмма барыбер йөк машинасына тиеп китә һәм кюветка чыгып оча.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100