Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марий Элдагы зур фаҗига: үлүчеләр саны 15 кә җиткән, исән калучылар авыр хәлдә

Өч бала һәм бер олы кеше кичә Марий Элда булган авариядән соң әлегә авыр хәлдә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

news_top_970_100
Марий Элдагы зур фаҗига: үлүчеләр саны 15 кә җиткән, исән калучылар авыр хәлдә

Кичә, 16 нчы ноябрь 17 сәгать 30 минут тирәсендә Йошкар-Ола —Козьмодемьянск автомобиль юлының 64 нче километрында Mercedes пассажир микроавтобусы белән йөк автомобиле бәрелешә. Автобус йөртүче, алда баручы машинаны узып китәм дип, каршы як хәрәкәт юлына чыга, әмма маневрны тәмамлый алмый, бу вакытта каршыга “КАМАЗ” лесовозы очып килгән була. Автобус йөртүче бәрелешмәс өчен кырыйгарак чыккан була, әмма барыбер йөк машинасына тиеп китә һәм кюветка чыгып оча. 

Юл-транспорт һәлакәтендә 19 кеше зыян күргәне турында хәбәр ителгән иде. Соңгы мәгълүматлар буенча, 15 кеше, шул исәптән бер яшүсмер вафат булган. Калган 4 кеше хастаханәдә. Югарыда әйтелгәнчә, авыр хәлдә. Аларның барысына да операция ясалган. Бер бала Республика балалар хастаханәсе реанимациясендә. Тагын ике бала һәм бер олы кеше Йошкар-Ола шәһәр хастаханәсендә.

Әлегә авария сәбәбен фаҗига алдыннан бер сәгать алдан башланган көчле кар явуда дип әйтәләр. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Марий Эл буенча тикшерү идарәсе Җинаять кодексының 238 нче маддәсенең 3 нче часте (тормыш һәм сәламәтлек иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү) буенча җинаять эше кузгаткан.

“Шундый һава шартларында да пассажирлар утырткан автобус йөртүчесе алдагы машинаны узарга җөрьәт иткән. Әмма маневрын төгәлли алмаган”, - дигән төбәк башлыгы Александр Евстифеев “Россия 24” телеканалына. Ул бу маршрут автобусының эшчәнлеге лицензияләнгән булуы турында да әйтә. Евстифеев, шулай ук, автобусның тәгәрмәчләре шиплы булуы турында искәртә.

Бүген, авария белән бәйле рәвештә, Марий Элда матәм көне.

Әлеге видео https://mediarepost.ru сайтыннан алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100