Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сиңа җыенып чыгып китәр өчен 15 минут вакыт". Кызы өеннән куып чыгарган Камил ярты ел машинада яши

Ир-атны өеннән үз кызы өеннән куып чыгарган. Ярты ел буе машинасында яшәгән ир турында prokazan.ru газетасы яза.

news_top_970_100
"Сиңа җыенып чыгып китәр өчен 15 минут вакыт". Кызы өеннән куып чыгарган Камил ярты ел машинада яши



Казан янындагы Осиново бистәсендә "ВАЗ-2108" автомобилендә ир-ат көн күрә. Ул машинада быелның март аеннан бирле яши. Аны үз кызы фатирсыз калдырган дип яза prokazan.ru

Камил Зарипов механик булып эшләгән. Аның Казанда 4 бүлмәле фатиры булган. 2015 елда хатыны белән аерылганнан соң, милек бүлешәләр. Фатирны саталар, аның акчасын ир белән хатын һәм ике баласы бүлешә. 



- Мин Осиновода фатир алдым,- дип сөйли Камил Зарипов. - Ярты миллионга 17 квадрат метр. Фатир алганда кызым ярдәм итте, барлык документлар белән ул шөгыльләнде. 

Камил ике ел буе фатир үз исеменә алынган дип ышанып яши. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләре аның исеменә килгән, бернинди дә шиге булмаган. Февраль аенда идарә компаниясе счетчикларны алыштырырга кирәклеге турында әйтә. Бары тик шунда гына фатир Камилнең  балигъ булмаган оныгы исемендә икәнлеге ачыклана. 

Кызымнан: "Нәрсә бу? Ни өчен фатир минем исемгә теркәлмәгән?", - дип сорадым. Ул башта ачыклармын диде дә, аннан соң: "Сиңа моннан чыгып китәргә 15 минут вакыт", - дип куып чыгарды", - ди Камил. 
 
Кызына үпкәләгән әти кеше өеннән бернидә алмый чыгып китә. Быелның мартыннан бирле ул машинада яши.  



Озак вакыт урамда яшәвенә карамастан, үзен карап, тәрбияләп торганы күренә: кырынган, гади ләкин, чиста киенгән. Үзе сөйләвенчә аңа туганнары ярдәм итә: кемдер киемнәрен юа, кайберсе юынырга, кунып чыгарга да кертә. "Ләкин аларда озак вакытка калырга аның намусым кушмый, - ди Камил. Аның бөтен яшәеше машинада. "Монда минем ботинкаларым, азык-төлек, су, - дип, багажнигын күрсәтте Камил. Шунда ук мунчала белән сабын. "Шешә белән су алам да коенам. Башкача берничек тә булмый", - ди йортсыз калган ата кеше.

Камил өченче группа инвалид, аның аяклары авыру һәм сөйләме начар. 
 
Хәзерге вакытта Камил кызы белән судлаша. Ул әтисе акчасына алган фатирны үзенең улы исеменә теркәгәнлеген таный, ләкин моны әтисенең мәнфәгатьләрен кайгыртып шулай эшләдем дип аңлата. Имеш, әтисенең милкен аның белән яшәгән хатыннан саклаган. Башта ханым бәхәсне тыныч юл белән генә хәл итү яклы була, ләкин хәзер инде моны эшләү мөмкин түгел диярлек.  

Мондый хәл республикада беренче тапкыр: моңа кадәр суд практикасында өйдән куып чыгарылган әти-әниләр буенча эш булмаган. Судья Камилнең кызын гаделлеккә өнди, ләкин ханым үз баласының мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итәм дип аңлата. 

- Ул, фатирны кайтарсам, балам яшәү урынсыз кала, - ди Камилнең кызы. Моңа каршы судья, баланың аның белән торганын, яшәр урыны барлыгын, ә әтисенең урамда яшәгәнен аңлатты. Әмма бу файдасыз. Ханымга банктан  кредит алырга мөмкинлек бар, үз милкендә булган җире сата ала, ләкин ул боларны эшләми. 


 
Адвокат Лариса Лазарева, закон бозып эшләнгән килешү турында полициягә гариза язган. Аның гаризасын: "Гаилә эшләрен үзегез хәл итегез", - дип, кире борганнар. 

Камилнең кызы аралашудан баш тарта: телефоны сүнгән, ә сатып алган фатирында яшәми. Хәтта әтисе белән дә элметәдә торуны кирәк дип тапмый. Камил ни өчен болай килеп чакканын аңлый алмый. 



 - Миңа баш өстендә түбә кирәк! Ни өчен алар мине шундый хәлгә калдырдылар? Мин аларга акча эшләп тапканда гына кирәк булдым! "Әти, акча бир, әти, акча бир!". Акчам беткәч, минем дә кирәгем калмады....


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100